- 16.09.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №36 (14 сентябрь)
- Рубрика: Аулак өй
Без, өлкән яшьтәгеләр, татар халык җырларын, алай гына димәс идем, өлкән буын композиторларыбызның «җиде нотага» язылган җырларны яратып тыңлыйбыз, үз итәбез. Чөнки ул җырларның сүзләренә музыкасы туры китереп язылган. Ә хәзер моңсу, кайгылы, булган җырларны да бии-бии такмаклап җырлыйлар, шаккатмалы.
Без генә түгел, хәтта сәнгать өлкәсендә махсус белемле, үзләре дә җырлап йөрүчеләр дә хәзерге заман җырчылары зәвыксыз , «тозсыз», ике-өч нотадан торган киләчәге булмаган бер көнлек җырлар башкара», – дип тәнкыйтьлиләр. Әмма бер генә исем-фамилияне дә атамыйлар.
«Татар җыры» бәйгесе ел саен оештырыла, «Алтын барс» сыны өләшенә. Ничә номинациядер, хәтта бер үк җырчылар ике номинациядә бу сынны алучылар бар. Янәсе, халык тавыш бирә.
Кызык бит, бәйгенең «Алтын барс» өләшкән йомгаклау өлешен карадым. Г.Сафин, Р.Закиров, Р. Шәрәфиевалар (бәлки, башкалар да булгандыр) 1-2 номинациядә өч кешелек финалга чыксалар да, «Алтын барс» эләкмәде.
Бер тапшыруда Хәния Фәрхинең «Унынчы «Алтын барс»ны алу бәхетенә ирештем», – дигәнен ишеттем. Бу бер дә гаделлек түгел инде. Дөрес аңлагыз, мин аларны лаек түгел, дип әйтәсем килми.
Тукай, Муса Җәлил бүләге лауреатлары, атказанган исем алучыларга исем бер генә тапкыр бирелә бит. «Алтын барс» бирүне дә шулай эшләсәләр, «очсызланмас» иде.
«Татар җыры – 2010» бәйгесендә һинд җырчыларына ошатыбрак җырлаган Әлфинә Әзгамова да «Алтын барс» сынына лаек булды. Кая инде ул һинд киноларындагы музыка белән чагыштыру. Аннан бәйгенең исеме дә «Татар җыры – 2010» иде бит. Гафу итегез, мин белгеч түгел, гади тамашачы гына.
Әлфинә кызым! «30 яшьтә генә сәхнәгә мендем», – дисез бит. «Белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп» дигән әйтем бар. Өлкән буын җырчыларының башкаруын күбрәк карагыз, Римма Ибраһимованы тыңласагыз, үзе бер мәктәп. Сәхнәдә җырлау гына җитми, башкарырга да кирәк. Кыскасы, «Татар җыры – 2011» дә үзгәрешләр көтеп калабыз. Махсус белемле җырчылар аерым, үзешчәннәр аерым бәяләнсен иде. Бу язылганнар минем фикер генә. 90ны ваклаучы әби ни уйламас та, ни язмас?!
Ихтирам белән, Дәлия әбиегез ХАННАНОВА. Актаныш авылы.
Комментарии