Морат куйган бәя…

клубларында үзенең күңеллелеге белән аерылып тора торган бер бәйрәм бар – Яңа ел бал-маскарады. Дөрес, соңгы елларда аның «бал-маскарад»дигән исеме генә калды. Тик шулай да, ул үзенең бөтен белән чын күңелдән, җыелып ял итү дигән асыл мәгънәсен саклап килә. Яңа ел кичендә авылдан читкә киткәннәр дә кайта, ничә еллар күрешмәгән классташлар да очраша… Шәһәрдә бу чара авылдагы кебек дәрәҗәдә кадерле һәм күңелле була алмыйдыр, минемчә. Аеруча, клубта елга бер-ике генә чара үткәрүче аягүрә йоклап йөри торган завклуб булса, Яңа елны олысы да, кечесе дә көтеп ала. Гомумән, минемчә, авылда Яңа ел бәйрәме – ул күмәк чара. Менә шушыларның барысын ныклап уйлагач, кулыма каләм алырга булдым.

Соңгы елларда, безнең күрше-тирә авылларда активлык артты: бер-беребездән көнләшә-көнләшә Сабантуй уздырабыз, Яңа ел бәйрәме әзерлибез, «мөгез чыгармакчы булабыз». Быел күрше Биктәш авылы халкы җәен гөрләтеп Питрау уздырып, анда Морат Гайсин, Наил Табанаков ише җырчыларны чакыртып, районны «дер»селкеткән иде. Кышын да алар авыл үзешчәннәре белән вакланып калмадылар, Яңа ел бәйрәменә, иске танышлык буенча, Морат Гайсинны чакырдылар. Бер карасаң, нинди сөенеч авыл халкы өчен – рәхәтләнеп карау мөмкинлеге.

Әмма бу «шартлаткыч»хәбәр таралып өлгермәде: «Билет бәясе 150 сум икән», – дигән сүзләр таралды. Менә монысына күпләр ышанырга теләмәде: Яңа ел бәйрәмен карау, дус-ишләреңне күрү өчен 150 сум! Инде болай да бозау сатып көн күрүче эшмәкәрләрнең һәрберсеннән (ә Биктәштә алар күп) акчалата ярдәм алганнар икән дигән имеш-мимешләр бар иде, ул чын булып чыкты да. Моңа өстәп әле «Татарстан»җәмгыяте дә бераз ярдәм итә… Шуңа күрә әлеге сүзләр чынга чыкмас кебек тоелды.

Икеләнүләремне юкка чыгару өчен, бәйрәм кичендә, классташымны ияртеп, Биктәш клубына юнәлдем. Без килеп кергәндә, бәйрәм башланган иде. Ишек төбендә кассир кыз тора. Шулай ук ул кыз янында завклуб, аның әнисе дә кереп-чыгып йөри. Яшьрәкләр акчаларын бирәләр дә, кереп китәләр. Апа-абыйлар исә бераз жәлләп кенә кесәләрен «бушата». Авыл җирендә Яңа ел бәйрәменә гаилә белән йөриләр, гаиләдә 5 кеше дип алсаң да, кесәгә шактый «суга»булып чыга. Ярар, монысына түзә идем әле, акчамны жәлләми үзем дә кермәкче идем, бер «кызыклы»күренеш булды.

Клуб ишегеннән, ак шәл-яулыгын бөркәнгән ике әби керде. Кассир кыз янына килгәч, аларның 100әр сум гына алып килгәнлеге ачыкланды. Гомер буе авыл җирендә хезмәт куйган әлеге ике әби, Казаннан килгән бу «фырт»ны сөйләштерә башлады: «Сеңлем, шушы авылныкылар бит инде, ышанмадык, шуңа 100лек кенә алдык, зинһар, керт», – диләр. Аларның һәр сүзе саен кыз күркә кебек кабарды һәм шактый чәрелдәвек тавышы белән: «Мин бернишли алмыйм, бу Морат куйган бәя», – диде… Шул вакыт Морат та гримеркадан чыкты һәм: «Акчагыз булмаса, килмәскә иде! Әйдә, вакланма, синең хәзер җырлыйсың бар, теләсә нишләсеннәр», – диде… Менә сиңа мә! «Морат куйган бәя»шулай итеп ярты авыл халкының кесәсен «шомартты».

Биктәшләргә ничектер, әмма мин моңа түзеп тормадым, кайттым да киттем. Көне-төне радио аша яңгыраган җырларны бәйрәм кичендә 150 сумга тыңларга калганмы мин?! Күпләрнең кәефен «кыйммәтле ләззәт»(әгәр моны шулай атап булса, әлбәттә) белән бетергәнче, үз авылларының Эльвинасын, Димасын, гомумән, үз кешеләрен җырлатсалар, күпкә күңеллерәк булыр иде бит… Ә кала йолдызларын чакырырга башка вакыт та бетмәгән.

Ландыш Гарифуллина, КФУ студенты

Комментарии