Өстәмә шатлык иңдерүчеләр

Өстәмә шатлык иңдерүчеләр

Минзәлия Гаян кызы Сабировага 1нче гимназиянең белем бирү бүлмәләре 9нчы мәктәп бинасында урнашып торганнан бирле таныш, үз. Ягъни, гимназиянең әле үз бинасы, гөлчәчәкле бакчалары, стадионнары гөрләп утырганчы ук Минзәлия апалары белем йортында җыештыручы булып тыныч кына хезмәт куя иде. «Тыныч кына» дип әйтүем юкка түгел: ипле, үз эшен җиренә җиткереп башкарырга яраткан, гүя күз карашы белән дә барча нәниләрне сөя һәм иркәли алган Гаян кызын бөтен гимназиялеләр дә үз итә шул. Әнә бит, апаларының кулына җылы сулы чиләк тотып әле генә эшкә керешүенә 20 (!) ел үтеп тә киткән. 1996нчы елда эшкә урнашкан Минзәлия Сабированың бар хезмәтен саный китсәң, минемчә, Русиянең барлык юлларын да бер кат әйләнеп, чисталык-тәртип салып чыгарлык ара үтелер иде…

Хезмәте барның – хөрмәте бар, дигән кебек, апалары коридор башында күренүгә, нәни укучыларның да күзләрендә якты нурлар балкышы арта. Инде әйтелгәнчә, ипле, итагатьле һәм сине һәрвакыт аңларга әзер булган үз тәти апалары каршы алачак шул аларны. Белем йортында озак еллар буенча мөгаллимә-оештыручы булып эшләүче Дамира Рифат кызы Әхмәтова да, хезмәттәше турында сүз кузгаткач: «Менә дигән!» – дип ярып салырга ашыкты.

Бүгенге көндә заводта эшләүче ире Рифат әфәнде белән ике улларының сөенечен татып, пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яши алар. Өлкән уллары Ринат «Костомо» оешмасында компьютер аша оештыру-көйләү эшләрен башкарса, Ришат мебель җыю хезмәтен үзләштергән.

Гимназиядә көндез кизү торучылар Шәмсия Фәсхиева, Алинә Закирова һәм җыештыручылар Гөлфия Хәкимуллина белән Резеда Гинмөхәммәтоваларның әлеге уку йортына көн дә чисталык, аерым бер шатлык китерүләрен әйтми булмас. Ә үзара туган көннәр, аерым бәйрәмнәр тантанасы уздырылганда, алар үзләре аерым бер чәчәкләр букетын тәшкил итә кебек. Куйган хезмәтләре, кылган гамәлләре белән дә сокланырлыклар алар.

Рафис ЗАҺИДУЛЛИН,

Алабуга шәһәре

Комментарии