Рафил Җәләлиев: «Чын музыкант буласы килгән иде…»

Рафил Җәләлиев: «Чын музыкант буласы килгән иде…»

Тамада һәм җырчы буларак Рафил Җәләлиев күпләргә таныш. Хәзер исә көләч йөзле Рафилне «Башваткыч» тапшыруы аша да белеп өлгерделәр. Телевизордагы Рафил тормыштагыдан нәрсә белән аерыла? Татар сәхнәсендә дуслыкка урын бармы? Бу һәм башка сорауларга җавап табу өчен «Башваткыч» тапшыруының хәзерге алып баручысы Рафил Җәләлиев белән әңгәмә кордык.

– Рафил, экранда сез гел көләч йөзле, җор сүзле. Тормышта да шундыймы?

– Тормышта көлгән дә, моңсуланган чаклар да була. Мин үзем күңел төшенкелегенә бирелә торганнардан түгел. Нидер барып чыкмаганда да, Аллаһы Тәгаләнең язганы булгандыр, дим. Мин сәхнәдә генә түгел, тормышта да шаян кеше. Кирәк чагында кырыс та, нечкә күңелле дә була беләм. Мәҗлестә гел юморист булсам, тормышта җитдирәк булырга тырышам. Әйтик, вазгыять быел гөрләтеп мәҗлесләр үткәрергә ирек бирмәде. Аптырап калмадык – сәүдә ноктасы ачып җибәрдек. Казанда сөт продукциясе сатабыз.

– Нигә сәүдә юнәлешен сайладыгыз?

– Хатыным Эльмира бер ел элек үк: «Мәҗлес белән генә яшәп булмас, башка юнәлеш турында уйланырга вакыт», – дип әйткән иде. Уйларга вакыт табылмады. Карантинга яптылар – җай чыкты. Уйладык, сөйләштек, тотындык һәм эшли башладык. Әби (Эльмираның әнисе. – Авт.) бу өлкәне яхшы белә, һәрчак ярдәм итә.

– Сез «тещагыз» турында гел яратып сөйлисез, социаль челтәрдә дә җылы язмалар урнаштырасыз…

– Алар белән мөнәсәбәтләрем бик яхшы, бик җылы, хөрмәт итәм, аларның да миңа тел-теш тидергәне юк. Мәзәкләрдәге кияү белән «теща» мөнәсәбәте түгел.

– Ә үзегез нинди гаиләдән?

– Гади крестьян гаиләсеннән. Гап-гади авыл малае мин. Әти-әнием авылда тора. Әни медицина өлкәсендә эшли. Сеңелкәш тә шул юлны сайлады. Әти – чын авыл кешесе, аның аннан китәсе дә юк. Минем арттан этүчем дә, йонлы куллы кешем дә юк. Бүгенгәчә тапкан әйберем – үз тырышлыгым нәтиҗәсе. «Башваткыч»ка да кемдер этеп-төрткәнгә килеп кермәдем, үзем дә ул урынга дәгъва кылып йөрмәдем. «Кастинг оештырабыз. Сезне күрергә теләр идек», – дип «ТНВ»дан шалтыраттылар. Мин килдем, сайландым.

– Хәзер үзегез дә гаилә башлыгы. Егет тормышы өйләнгән ир тормышыннан аерыламы?

– Юк, бернинди аерма сизмим. Моңа кадәр әти-әни белән яшәгән булсам, хәзер Эльмира белән бергә яшим – аерма шул гына. Үзебезнең гаилә кануннары бар. Барысын да уртага салып сөйләшәбез, җайлыйбыз, бер-беребезне аңлап яшибез. Төрле чак була, кайчакта кырыс та булып куямдыр, ләкин мин – йомшак кеше. Югалтуларны авыр кичерәм. Мин барысын да ничек бар шулай кабул итәм. Бер бүлмәле фатирда яшибез, коттедж, кыйммәтле машина дигән әйбер юк бездә. Эльмира шәһәр кызы булса да, әби-бабай – гади авыл кешеләре. Аллага шөкер, гаиләләребез социаль статус ягыннан тигез.

– Күп кенә ир-атлар мөһим даталарны хәтерләми, диләр. Ә сез Эльмира белән танышкан беренче көнне исегезгә төшерә аласызмы?

– Без икебез дә мәдәният институтында укыдык, ныклап аралашу шунда башланды. Ләкин аңарчы 2011нче елда «Татар моңы» фестивалендә катнашканбыз. Тик бу турыда очрашып йөри башлагач кына белдек. Мин 2012нче, Эльмира 2013нче елда мәдәният институтына укырга кердек. Шул елны миңа «Венера Әхәтовна төркеменә укырга халык җырларын башкаручы Эльмира исемле бер кыз килгән», – диләр. Бу кызны күзәтеп йөри башладым. Датасын тәгаен хәтерләмим, февраль ае иде. Тәнәфес вакытында бер танышым аркылы Эльмира белән танышу бәхетенә ирештем. Шулай сөйләшеп торганда, аңа: «Август аенда бер мәҗлес бар иде, җырларга бер кыз кирәк. Язып куй әле, онытма», – дидем. Ул көлеп кенә: «Ярар», – диде. Бер-ике көннән уку йортында юллар янә кисеште. «Син язып куйгансыңдыр бит?» – дип сорадым. Ул тагын көлеп: «Син чынлап әйтәсеңме ул?» – диде. Мин әйтәм: «Уйнап әйтә торганга охшамаганмындыр», – дидем. Шулай җайлап аралашып киттек. Безнең беренче эшләп китү җәйгә кадәр үк сузылмады, апрель аенда Чебоксарга мәҗлескә бергә бардык. Бу планлаштырылмаган иде, үз акчамнан түләп аны да алып бардым. Мәхәббәт учагы кабынып яткан чак бит, акча мәҗбүри түгел. Ничек тә бу кыз белән бергә булырга, күбрәк аралашырга дигән уй иде башта. Шулай эшли дә, очрашып йөри дә башладык.

– Сез үзегезне сәхнә өчен туган кеше дип саныйсызмы?

– Моңарчы авылда ат җиктем дә, хәзер җырчы булам дип башланган әйбер түгел. Җырлау – кечкенәдән килгән сәләт. Укып кына җырларга өйрәнеп булмый. Минем остазым Салават абый Фәтхетдинов та әйтә: «Моң йә бар, йә юк». Бала чактан ук җырладым, мәктәптә, авыл клубында чыгыш ясадым. Тик алдыма гел каршылыклар очрый барды. Менә фестиваль, конкурсларда катнаштым, уңышлы чыгыш ясадым, тик төшерделәр дә калдырдылар. Бер хатирә истә калган. Колхоз концерты узды. Шуңа озак әзерләндем. Башта авыл сәхнәсендә чыгыш ясап, зона этабын үтәргә, аннары районга бару мөмкинлеген отарга мөмкин иде. Җырладым, ошаттылар. Ләкин районга үткәрмәделәр. Менә моның барысы да күңелдә бер төер булып калды. «Моннан ары ничек эшләсәм эшлим, үз дигәнемә ирешәм», – дидем. Каршылыклар күп булды, хәзер дә бар. Концерт куярга чыгабыз – тамашачы килми, йә тегесе, йә монысы. Үземнең дә «җырламыйм бүтән» дигән чакларым булгандыр, әмма җыр-моңга мәхәббәт күңелгә салынган, аны болай гына алып атып булмый. Мин Арча педагогия көллиятендә укыдым, тик мин барган елны музыка бүлегенә төркем тупламадылар. Менә каршылык. Мин башлангыч сыйныф укытучысына укырга кердем, анда да җырлауны ташламадым. Педкөллиятне тәмамлагач, ике ел эшләдем, аннары Казанга институтка кердем. Бер генә теләгем бар иде – Салават абый төркеменә эләгү. Шунда кердем дә. Тик монда да ныклап җыр сәнгате өйрәтелмәде. Татар театр эстрадасы бүлегендә укыдым. Күбрәк актерлык осталыгы, сәхнә теленә игътибар бирелде. Вокалны начар укыттылар димим, ләкин әле дә үземне музыкант дип әйтәм алмыйм. Баян, тальянда да үзлегемнән генә уйныйм.

– Сәхнәдә парлы җырчылар саны көн саен арта бара. Сезнең өчен конкуренция бармы?

– Конкуренция булмаса, үсеп булмый. Ләкин дөрес конкуренция булырга тиеш. Бүгенге тамашачының зәвыгына шаккатам. Артист – тәрбияче. Тамашачы артист белән түгел, артист тамашачы белән идарә итәргә тиеш. Менә тамашачыга синең сәхнәгә ыштансыз чыгуың кирәк ди, мин ыштансыз чыгыйммы? Никадәр көчлерәк сикерәсең, никадәр акырасың, халык шуңа мөкиббән китә. Тамашачы төрле, ләкин артистның максаты бер – зәвыксыз тамашачыдан зәвыклыны тәрбияләү. Элеккеге артистларны карасак, ул чакта «худсовет» булган. Артистлар да теләсә нәрсә җырламаган, сәхнәдә дә кыланмаган, ләкин «худсовет» булган. Менә бу җыр рөхсәт ителгән, монысы юк. Бүген аның булмавы начар. Дөрес, хәзерге җәмгыятьтә гадел худсовет була алмастыр, чөнки «блат» дигән төшенчә бар. Акчаң күбрәк булган саен, җырларың да күбрәк чыгар. Болай булырга тиеш түгел дигән уй һәм гыйлемем чикнең шул ягына чыгарга ирек бирми. Мин чыгам икән, мәгънәсезлеккә китә. Кем өчендер чик сызыгы, бәлки, башка урындадыр, ләкин минем өчен ул билгеләнгән. Әгәр икебез дә шул билгеле урында торсак, дөресрәк булыр иде.

– Башка җырчыларның концертларына йөрисезме?

– Сайланып кына.

– Димәк, чикне узган җырчыларныкына бармыйсыз?

– Дөреслектә шулай. Кайчакта Эльмира: «Әйдә барып кайтыйк», – ди. Мин теләмим, «берәр дус кызың белән барып кил», – дим. Андый концертта миңа уңайсыз булачак. Мин концерттан рухи азык алырга тиеш. Һәр концерттан соң уйланырга урын калырга һәм фикер тупланырга тиеш. Әгәр дә болар юк икән, мин Г.Камал театрына яки Салават абый концертына барам. Ул остазым булганга түгел. Кайчакта фәкать режиссураны карар өчен барам. Салават абыйның концертында мантыйк та, юмор да, мәгънә дә бар. Миңа менә шул кирәк тә. Үзебезнең концертларда да шундый сыйфатларны тупларга тырышам.

– Программаны үзегез төзисезме?

– Программа төзүнең бер авырлыгы да юк. Режиссер дусларым да бар, үзем дә төзи алам. Ләкин шуны карый торган кеше дә кирәк бит. Әлегә тамашачыларыбыз күп түгел. Халыкка ошый торган җырлар тудыру буенча эшлибез. Бу очракта да безнең өчен җырның саны түгел, сыйфаты мөһим. Менә бер яңа җырыбыз инде әзер дисәк тә була. «Ачуланма» дигән тагын бер яңа җырыбыз бар. Ләкин аңа чират җитми әле. Һәр нәрсәнең үз вакыты. Без үзебезнең дуэтка җыр темаларын бик җентекләп сайларга тырышабыз һәм кычкырыш-талаш, хыянәт темасы безнең дуэтка ят нәрсә. Парлы җырчылар иҗатындагы бу тема минем өчен бик сәер тема.

– Рафил, сезнеңчә сәхнәдә дуслык бармы? Сезнең уңышларга чын күңелдән сөенә торган сәхнәдәш дусларыгыз бармы?

– Дуслык юктыр. Белмим, бәлки, кемнәрдер арасында бардыр. Шәхсән минем өчен юк. Аралашабыз, фикерләшәбез, әйе, ләкин сәхнәдә дуслар юк. Үзем дус санап йөргәннәрнең дә фикеремне үзгәртергә мәҗбүр иткәннәре бар. Хәзер сәхнә бизнеска салынды инде. Монда дуслык була алмый, җан дуслар бигрәк тә.

– Тәнкыйтьне җиңел кабул итәсезме?

– Соңгы арада әйе. Гомумән, тәнкыйтьне кемнең кабул итәсе килсен ди. Башта ияләнә алмый идем. Хәзер үземне мәҗбүр итәм: кабул ит, анализ яса, белмәсәң, бу тема буенча укып кара. Тәнкыйть бар һәм булачак.

– Җырчылар тәрбияче, дибез. Алар халык өчен үрнәк тә. Тик кайберәүләр социаль челтәрләрендә мәгънәсез фотолар урнаштыра, негатив тарата башлады кебек…

– Тамашачы залы сәхнә белән бер яссылыкта түгел. Ул бераз биегрәк. Димәк, җырчы шул сәхнәгә менгән икән, ул тәрбияче дә, үрнәк тә. Зәвык шуннан тәрбияләнә. Кемгәдер ачуың чыкса да, кара кайгыга баткан көнең булса да, син үзеңнең тәрбияче икәнеңне онытырга тиеш түгел. Бу пычрак киемеңне кеше алдына чыгарып селкүгә тиң. Беркем дә негатив белдермәскә тиеш. Эт өрә тора, бүре йөри тора. Мин үземне социаль челтәрләрдә актив димим. Ләкин аның белән бәйле хыялым бар. Әйтик, «Ютуб» каналында берәр тапшыру эшлисе килә. Ирекле аралашуга корылган уен форматындагы бер тапшыру булырга тиеш ул. Халыкка иркен аралашу кызык бит. Телевидениене нәрсәсе белән яратмыйлар – анда кеше битлек артына качарга, ниндидер кысалардан чыкмаска тиеш. Дөрес, мин бераз кысалардан чыгып китәм, урыс сүзләрен дә татарчалаштырып кыстырам, чеметергә дә, юмор өстәргә дә тырышам. Тере аралашуны карарга кызыграк.

– Сезнең тарафка да негатив җиле истеме?

– «Башваткыч»ка килеп кергәч, миңа ниләр генә язмадылар. Берәү: «Ике сүзне ялгап та сөйли белмәгән Рафил бит ул. Кем сайлаган аны», – дип язган иде. Җавап яздым: «Исәнмесез, сез дөрес язасыз бит. Мин күпме әйттем аларга: «Нигә мин сезгә?» – дип, тыңламыйлар бит…».

– Хәзер артистлар урыс җырларын да җырлый. Кайберләре концертларында да башкара. Бу турыда ни уйлыйсыз?

– Бер генә урыс җырчысы да татар җырын җырламый. Бу – бер. Икенчедән, җырчы да туган телен сакламагач, аны кем саклар? Мин патриот, мин миллилек яклы.

– Әйткәнчә, сез алдыгызга куйган максатыгызга ирешә торганнардан. Ләкин тормышка ашмаган хыялыгыз бармы?

– Минем чын музыкант буласы килгән иде. Бүген бу өлкәм аксый. Аранжировка да ясыйсы килә. Үзлегемнән ясый да, рәтен дә беләм, аңлыйм, ләкин теоретик яктан бу өлкәне тулысынча белеп бетермим.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Рафил Җәләлиев яратып кабатлый торган гыйбарәләр (Авторы – Кирам Сатиев):

«Юлымда булма, юлыңда бул».

Эстрада темасына: «Чыпчыкны яратып тыңлыйм, сандугач юк бит».

«Каракның бүреге яңа».

«Ауды имән, булды идән».

Комментарии