Куян шулпасы

Гөлфирә апасының да, студент кызының да хәлен белешеп кайтырмын дип, шәһәргә җыенды. Башта тавык суеп чистартты, балан бәлеше, эремчек бөккәне, өчпочмак пешереп алды. Сөтен, каймагын җыйнады. Шәһәр җирендә артык булмас дип, иренә куян чалырга кушты.

Вокзалда кызы Фирая каршы алды. Ул Гөлфирәнең апасы Галияләрдә тора иде. Кайтып, күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Кызы укырга китте. Гөлфирә белән апасы кичке аш хәстәренә керештеләр. Куян итеннән шулпа куеп җибәрделәр, нечкә итеп токмач кистеләр. Табынга күрше Хәмидә апаны да дәштеләр. Авыл, тормыш хәлләрен сөйләшә-сөйләшә кичке аш ашадылар. Хәмидә апа бер кисәк ит капты да: «Әй тәмле дә инде үзең үстергән авыл тавыгы!» – дип куйды. Гөлфирәнең кычкырып көләсе килгән иде, көчкә тыелып калды, өлкән кешене кыен хәлгә калдырасы килмәде. Ярар, тәмле икән, тәмле. Барыбер диетик ит, куян ни дә, тавык ни… «Әйе, бик симез булдылар шул», – диде елмаеп. Хәмидә апаны озаткач, Гөлфирә: «Кибет ризыгына өйрәнгән шәһәр кешесенә куян ите белән тавык итен аермау гаҗәп түгел инде», – дигәч бар да көлешеп алдылар.

Җәүһәрия ШӘРИПОВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии