Санамагыз бәрәңгене!

Санамагыз бәрәңгене!

Быел бәрәңге утырткан өчен штраф буласы дип яздылар. Әгәр дә бәрәңгене сатарга уйлыйсың икән, махсус орлыгын сатып алып утыртырга кирәк, имеш. Мәсәлән, күршеңә сатасың икән, 200дән 500гә кадәр штраф түләттерәләр. Бу законны кем уйлап чыгарган инде тагын? Гомер-гомергә бәрәңге алгач, монысы – ашарга, монысы – орлыкка, монысы терлекләргә булыр дип аерып куя идек. Ә хәзер үзең үстергән бәрәңгене утыртырга ярамый икән. Сатып алырга икән. Тимәгез авыл халкына! Үз бәрәңгеләре, теләгәнчә эшләсеннәр. Авыл болай да көчкә сулый. Алай бик акыллы баш икән, әнә авыллардагы фермаларны ачыгыз. Авылдан яшьләр дә китмәс иде.

Менә хәзер укулар бетә. Урта мәктәпне тәмамлаучы балаларның әти-әниләре кайгыда. Авылда калдырырлар иде, монда эш юк. Шәһәрдә дә берәү дә беркемне кочак җәеп көтеп тормый. Элеккеге тулай тораклар хәзер юк дип әйтерлек. Кыз балаларга ярый әле, йә фатир яллап, йә туганнарына урнашып, ничек тә тырыша. Ә менә ир балаларга читенрәк. Укулар күп җирдә түләүле. Авылда калсалар, егетләр аракы белән мавыгырга мөмкин. Рөстәм Миңнеханов, авылларда арзан гына бәягә ипотека белән өйләр төзергә кирәк, ди. Ул өй анда кемгә кирәк икән соң? Әнә безнең Әлки районы Иске Чаллы авылында урам саен бер ялгыз әби утырып калды. Ә бит нинди зур авыл иде. Эш юк, эш булмагач, яшьләр китә. Үлсәң, кабер казырга да кеше калмады бит инде хәзер. Газы, уты, суы кергән никадәр өйләр буш тора авылда.

Авыл халкының бәрәңгесен санап утырганчы, хөрмәтле депутатлар, күтәрегез бу мәсьәләне, ачыгыз авылларда фермаларны. Эш булса, яшәргә кешесе кайта аның.

Кәүсәрия СӘМИГУЛИНА,

Казан шәһәре

Комментарии