Истәлек китабы

Истәлек китабы

Татар җырчылык тарихында үзенә аерым эз һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз, баксаң, күп түгел. Шулар арасында халыкта зур мәхәббәт һәм дан казанган Зиннур Нурмөхәммәтов та бар. Ул бик үзенчәлекле җырчы иде, дип әйтсәм дә, ялгыш булмас. Халык шулай ихтирам иткән талантларның берсе иде Зиннур. Җыр сөючеләр артистларның тормышлары, иҗат юллары белән кызыксына, алар турында матбугатта чыккан мәгълүматларны калдырмый укып бара. Сөекле җырчыбызның безнең арадан китүенә озак еллар узды. Зиннур турында истәлек китабы һаман юк. Халкыбызның Зиннур Нурмөхәммәтов кебек күренекле талантлары турында байтак китаплар дөнья күрде инде. Ниһаять, Зиннур Нурмөхәммәтов хакында да язылырга тиеш.

Озак вакыт баш ваттым. Зиннурны белүчеләр күп бит. Алар арасында җырчылар да, журналистлар да, музыка белгечләре дә бар. Алар чын күңелдән истәлекләре белән уртаклашырлар иде. Шул күпләр арасыннан мин язарга теләк белдереп, уңайсыз хәлдә калмыйммы, халыкның сөекле җырчысы турында китапны төзүче-автор буларак, бу зур эшкә хәзерлегем җитәме, бу эшкә керешергә лаекмынмы, дип, озак уйладым. Ниһаять, тәвәккәлләп, язарга булдым. Башта филармония хезмәткәрләре һәм музыка белгечләре белән киңәштем. Әлбәттә, иң элек Зиннурның хатыны Татьянаның рөхсәтен-фатихасын алдым. Зиннур турында истәлек китабын төзү һәм язу бер көндә генә тумады. Бу турыда берничә ел уйланып йөрдем, материаллар да җыйдым. Тик бу хыялны тормышка ашырырга кирәк иде. Китапны тудыру өчен шактый вакыт кирәк.

Түземлек сабырлык – китап төзүче авторга иң кирәкле сыйфатлар. Яза башлагач, белгәннәрем дигәненең әлбәттә, бик җитәрлек түгеллеге күренде. Зиннурның тормыш юлын тагын бер кат барлап чыктым. Аның иҗаты турында карашым киңәйде. Дөрес, китапның планын төзегәндә һәм язганда баш кашып тормадым, мондый шәхесләр турында истәлек китабы язуым беренче генә түгел, тәҗрибәм җитәрлек.

Автор китапның макетын эшләгәндә «төзү» белән генә шөгыльләнми, шактый язарга да туры килә аңа. Төзеп кенә кую белән эш бетсә, ул җиңелрәк булыр иде. Еллар буенча тупланган тәҗрибәгә таянырга туры килә. Халкыбызның күп шәхесләренә багышланган минем истәлек китапларым дөнья күрде. Китап сөючеләр аларны җылы кабул итте. Татарстаның атказанган артисты, нәфис сүз остасы Әзәл Яһудинга, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Зифа Басыйровага, Татарстанның халык артисты, җырчы Гөлсем Сөләймановага, Татарстанның атказанган артисты, җырчы Таһир Якуповка, татар халкының яраткан композиторы, райондашым Фәтхерахман Әхмәдиевка, әнинең авылдашы, язучы Салих Батталга багышлап, истәлек китаплары нәшер иттем.

Ниһаять, халык җырчысы Зиннур Нурмөхәммәтовка багышланган истәлек китабы да дөнья күрде.

Кеше тормышы бик зур, ифрат күп кырлы, бер генә китап та тормышның бөтен якларын колачлап бетерә алмый, һәм моның кирәге дә юктыр.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии