«Фәрит аугъан» 

«Кешене тулысынча онытып булмый. Иртәме-соңмы, аның белән булган хатирәләр калкып чыгачаклар, эчеңдә, яңадан, кисә торган тойгыны тоячаксың».

 Л.Н.Толстой

 1998нче елның май ахыры иде. Ул вакытта шактый популяр булган, «Урмай моңы» конкурсы булырга тиеш. Гадәттә ул Чувашия республикасының Комсомол районындагы Урмай дигән зур гына татар авылында оештырыла һәм шунда үтә иде. Аның оештыручысы Фәрит Гыйбатдинов бу юлы зур итеп, республика күләмендә Чабаксар шәһәрендә үткәрәчәк икән. Мәүлидә әлеге республикада туып үскәнлектән, Фәрит аны да чакырган иде. Мәүлидәнең үзенең генә барасы килми, мине дә үзе белән барырга «кодалады». Аллага тапшырып, автобуска утырып, киттек Чабаксарга.

 Чабаксар автовокзалында Фәридә белән Алсуны очраттык (Фәридә-Алсу дуэты). Бергәләшеп такси тоттык та конкурс буласы опера театрына киттек. Килеп төшсәк, күптәнге танышыбыз (бергә концертлар куйгалаган бар иде) Фәрит Гафиятуллин да килгән икән. Әлбәттә, сөендек бу очрашуга. Сөйләшеп торган арада, май кояшы кебек ялтырап, «Сәлам, конкурентлар», – дип, дустыбыз Земфира Гыйльметдинова килеп чыкты (ул шулай шаярта иде). Шул минуттан без бөтен җирдә дүртәү бергә йөри торган булдык. Конкурс тәмамланды. Мәүлидә «дипломант» булды, Земфира белән Фәрит «лауреатлар». Бергә җыелып, банкет дип аталган нәрсәгә киттек. Аннары ул банкеттан чыккач, озак кына тамак ялгар урын эзләп йөрдек. Кунар урын мәсьәләсе белән дә шома бармады эшләр. Без урнаштык урнашуын, Фәриткә урын табу авыр булды. Икенче көнне гала концертка киттек. Анысы Урмай авылында булды. Урмайда барысы да әйбәт. Башта көндез сабан туе үтте. Анда мин дә чыгыш ясадым бугай. Дуслар-танышлар белән күрештек, сыйладылар, әлбәттә. Кичен концерт, соңыннан банкет. Шулай итеп, иртәнге дүртләр тирәсендә безне Канаш тимер юл вокзалына илтеп куйдылар. Анда инде алтау идек. Фәридә белән Алсу да безнең белән. Без электричка белән кайтырга тиешбез. Ул, ялгышмасам, иртәнге алтыда йөри башлый иде бугай. Монысы алай мөһим түгел. Төп вокзал бинасыннан, кассалардан шактый еракта икәнбез. Билет алырга өер белән йөреп булмый бит инде, Земфира белән мине «командировкага» җибәрергә дигән карар кабул ителде.

Күз алдыгызга китерәсездер: иртә таңнан кеше әсәре булмаган озын перрон буйлап ике кеше бара, тирә-юнь тып-тын, кайдадыр еракта тепловозларның сызгырып куюы гына ишетелеп китә. Шактый гына киткәч: «Фәрит аугъан, Фәрит аугъан», – дип кычкырган тавышка кинәт сискәнеп диярлек борылдык Земфира белән. Моны Мәүлидә кычкырган булып чыкты. Бу җирдә аңлату кирәк, аңлатмасам, бөтен тәме китәчәк. Мәүлидә «мишәр» булганлыктан (гомумән мишәрләр, әдәби татар теленә яраклаштырып, кирәкмәгән җирдә «г» авазына «ъ» катылык билгесен кыстырып куялар. «Гармун» диясе урынга «гъармун» диләр, игътибар иткәнегез бардыр), «Фәрит, Әфган», – диясе урынга, «Фәрит аугъан», – диеп яңгырады, әлбәттә. Земфира бер миңа, бер безнекеләргә карап торды да: «Әнә бит Фәрит утырып тора», – диде. Әйткәнемчә, без бит электричка белән кайтырга җыенабыз. Фәритнең исенә төшкән – Әфганстанда хезмәт итүчеләргә электричкаларда йөрү бушка икән. Мәүлидә: «Фәриткә билет алмагыз, ул Әфганстанда хезмәт иткән», – дип әйтмәкче булган икән.

 Ул Мәүлидәнең «Фәрит аугъан»ыннан юл буе көлеп кайттык. Озак еллар үтсә дә, еш кына: «Фәрит аугъан», – дип, кызык итеп, искә төшерә иде Земфира.

Илсур МОРТАЗА,

Казан шәһәре

Комментарии