«Язу сәләтен тыя алмыйсың»

«Язу сәләтен тыя алмыйсың»

Даими укучыбыз һәм язучыбыз, күп җырлар авторы Динә апа Камалетдинова 3нче апрельдә 75 яшен тутырды. Моннан биш ел элек 70 яшьлегенә туган авылы Буа районы, Иске Суыксуга кайтып килү насыйп булган иде. Быел вакыты шундый – телефоннан гына сөйләштек. Хәер, ул яктан Динә апа бик җайлы кеше. Телефоннан да теләп сөйләшә, интернетта да утыра, язмаларын компьютерда үзе җыеп җибәрә. «Безнең Динә апа» дип йөртәбез аны.

– Мин әби һәм әни белән үстем. Әти белән әни миңа 2 яшь 8 ай булганда аерылышканнар. Укырга кергәндә әби фамилиямне «Камалетдинова» дип яздырган – шулай итеп әни ягыннан бабай фамилиясен йөртә башладым. Безнең бабайның йортын туздырганнар, үзен кулак дип сөргәннәр, бердәнбер малаен алып китеп атканнар. Мин сәләмә генә йортта авырлык белән генә үстем. Әнигә кулак баласы булуның күләгәсе төшкән, ә безнең заманга андый тамга тагу бик калмаган иде инде. Пионерга алмадылар алуын. Үзләрен йорттан куган партиягә үпкәләп, әни дә бирергә риза булмагандыр. Шулай итеп, октябряттан коммунистка сикердем мин – авыл советында эшләгәндә партиягә керттеләр.

– Кайларда эшләргә туры килде?

– 15 яшемдә хат ташучы булып кердем. Ул вакытта йөзәрләгән газетасы, хаты, посылкасы… Җилкәләремә авыр сумкалар асып, почта өләшә идем. Аннары фермага учетчик итеп куйдылар. Язуым матур иде минем. Ул вакытта бөтен нәрсә кулдан языла бит. Анда 5 ел эшләгәч, «сельсовет»ка секретарь итеп сайладылар. Балалар тугач, дәүләт иминиятләштерү агентлыгына кердем. Анда эшли алмадым, киредән колхозга алдылар. Ул вакытта өченче балам Рушанны тапкан гына идем. Эшләп тор инде, дип сорагач, 2 генә айга дип барган идем, 22 ел да 3 ай эшләп, 57 яшемдә пенсиягә чыккач кына киттем.

– Казан университетына да кергәнсез бит әле сез?

– 70нче елда университетка татар теле һәм әдәбияты факультетына көндезге бүлеккә барып кердем. Әни мине озатып кайтып бара икән. Тимер юл безнең авыл аша үтә бит. Шунда бер баганага «Берегись поезда» дип язганнар икән. Әни моны укыган да, «берегез поездда» дип язып куйганнар бит баганага да, дип елап кайткан. Әй-й укытасы килмәде инде, шуның хәтле укытасы килмәде мине әнәйнең (Динә апаның мишәр диалектында сөйләшүен махсус үзгәртмичә бирәбез – үзе белән сөйләшеп утыргандай булыгыз. – Авт.). Университетка кереп, әллә кем булып кайттым хәзер. «Кызым, керәлмәдеңме?» – ди. Кердем, әнәй, Аллаһка шөкер, дим. Әй тотынды еларга, «әй Раббым, теләгән теләкләрем бар да юкка булганмыни соң?» ди. Белмим, нигә алай укытырга теләмәгәндер инде. Читтән торып IV курска хәтле укыгач, бүтән бара алмадым инде.

– Университетны тәмамлый алмау күңелдә калдымы соң?

– Диплом ала алмый калдым. Башта кызым, аның артыннан ук улым туды. Нишлисең бит инде… Бергә укыган дуслар белән интернетта аралашабыз. Без бит анда татар телендә укыдык! КПСС тарихлары татар телендә иде, Йолдыз Борнашева укытты. Андагы укытучыларны тыңлап үлә торган иде. Гомәр Саттаровның вафат булу хәбәрен ишеткәч тә елыйсыларым килде. Имтиханда миңа Муса Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» чыкты. Сөйлим дә сөйлим. «Тукта, Камалова, – ди, – монда бит әле тагын башка кешеләр дә бар». Шулай диде дә «4»ле куйды. Абый, минәйтәм, нәрсә «этчен» «4»ле куясыз соң, яхшы сөйләдем бит, дим. «Этчен»ең өчен куям, ди. «Өчен» дип әйтә белмим бит инде мин.

– Казанда уку да мишәр диалектын боза алмаган…

– Юк. Әле аптырыйлар. Үзеңнең телең «абыр-дабыр», ничек хикәяләреңне шуның хәтле матур язасың, диләр. Белмим, минәйтәм, аны кемдер миңа әйтеп тора, мин язам гына бит. Әсәрләр миңа шулай килә. Төнлә дә килеп төшәргә мөмкин, тизрәк торып язып куям.

– Ничә яшьтә яза башладыгыз?

– Мин үземне белә башлаганда ук вак-төяк шигырьләр чыгаргалый идем инде. Мәктәптә укыганда район газетасы редакциясенә җибәреп карадым, бастылар. Ул вакытта районга, авылларга язучылар да еш килә иде. Почтада эшләгән вакытта районга очрашуга почта атына утырып бара идем. Мин ул вакытта бик ябык. Хәсән Туфан берсендә: «И бала, синең җаның кайда тора соң?» – ди. Абый, сезнеке кайда – минеке дә шунда торадыр инде, мин каян белим, күргәнем юк, дидем. Аңа көлделәр инде. Аннан соң университетка кергән вакытта миңа Язучылар берлегеннән рекомендация бирделәр. Бардым. Әлеге дә баягы Хәсән Туфан. Хәзер миннән сораша, сезнең авылда хат ташучы кыз бар иде, бик ябык иде, ди. Мин бит инде ул, дим. Янымнан әйләнеп узды, «китче-китче, бу синмени?» – ди. Анда инде мин «важный».

– Әбиегез, әниегез нәрсә дип әйтә иде язганга?

– Яратмадылар. Мин укырга киткәч, әни язганнарымны кәгазь җыеп йөрүчеләргә биреп җибәргән. Язучылар белән төшкән фотоларымның да бөтенесен яккан. Шулай да язу сәләтен тыя алмыйсың бит. Менә әле хәзер «Кына гөле» дигән хикәя язарга җыенып йөрим, башта бар инде.

– Гаилә коргач та иҗат тукталып тордымы?

– Юк, ул вакытта бигрәк тә күп яздым. Ирем Фаяз берсендә санаторийга китте. Шунда минем «Бер генә минутка» дигән җырны бозып җырлаганнар. Блокнотка сүзләрен язып биргән идем. Ирем сәхнә алдына чыккан да: «Сеңлем, дөрес җырламадың, ул җырны минем хатын язган, икенче юлы дөрес җырла», – дип, шул сүзләрне биргән.

– Ул җырның туу тарихын сөйләгез әле. Иң танылган җырларыгызның берсе бит инде ул!

– Фермада эшләгән вакытта коеп яңгыр ява. Миңа бозауларга сөт алып кайтырга кирәк. Ә мине алып китәсе автобус килми дә килми. Шул көнне яздым ул шигырьне. Ник алай язганмындыр, көткән кешем дә юк иде. Берсендә радио тыңлап утырам. «Бер генә минутка»ны, «Әниемә», «Кил генә» дигәнне җырлады. Туктале, бу бит минем сүзләр, дим. Икенче көнне редакциягә шалтыратып сорадым, Фирзәр Мортазин җырлады, диделәр. «Беренче карлыгачлар» дигән китапта минем шигырьләрне күреп алып ошаткан, көй язган икән. Шулай итеп аның белән таныштык. Аннары аңа тагын бер 20ләп шигырь язып бирдем.

Үзем тапкан 96 җырым бар. Көй язганда әйтеп, сорап тормыйлар, шуңа тагын да күбрәктер әле. Кайвакыт тыңлыйсың да, карале, бу бит минем сүзләр, дип куясың.

– Нәрсә илһамландыра сезне, Динә апа, нәрсә көч бирә?

– Иртә белән торып басасың, син исән-сау. Тәхәрәт алам, намаз укыйм. Йортыбыз яхшы. Балалар, оныклар исән-сау, аһ итеп торалар. Өч балам да үзебезнең авылда, барысының да эше, ашы бар. Һәрберсендә икешәр бала – алты онык әбисе мин. Әби дип кенә торалар. Оныгым Гадел кичкырын бер-ике мәртәбә «әби, тыныч йокы» дип керә, иртә белән тагын бер-ике мәртәбә хәерле иртә тели. Малай булса да шундый. Күршеләрем – бергә үскән ахирәтләр – исән-сау, җәй көне урамга чыгып утырабыз. Ничек шатланмыйсың инде шушы тормышка, шөкер итеп бетерә алмыйм! Тегим дисәм – тегү машинам утырып тора. Кәрзинемдә – бәйләү җепләрем. Укыйм дисәм – китапларым, языйм дисәм –компьютерым. Әле узган елда гына «Ел тәүлеге – унике ай» дигән яңа китабым чыкты. Мин хәзер бернәрсәдән дә зарланмыйм. Бик зур бәхет – сәламәтлек. Аны үзең авыргач кына аңлыйсың икән. Авырмагыз берегез дә!

Редакциядән. Даими авторыбызны һәм укучыбызны 75 яшьлек юбилее белән котлап, аңа сәламәтлек, тыныч-имин көннәр, якыннары белән бергәләп бәрәкәтле гомер кичерүен телибез. Иҗат чишмәгез беркайчан да саекмасын, Динә апа!

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Рәхмәт сиңа, апрель

Рәхмәт сиңа, апрель, ашыктырып

Алып килдең якты дөньяга.

Күңелләрне дәртләндергән ай син,

Карлар эри, кояш елмая.

Әбиемнең мине тирбәткәндә

Дастаннарын күңел ишеткән.

Мин үсәргә тырышканмын шулай,

Егылып төшә-төшә бишектән.

Син бит миңа тәпи алып килдең,

Яшем тулып килгән көнемдә.

Әбиемнең догалары белән

Моң уяттың минем күңелдә.

Син бит миңа хисләр бүләк иттең –

Яшьлек дәрте белән янарга.

Тулган айлы кичләр бүләк иттең –

Тәүге мәхәббәтем табарга.

Язгы көнне ярты акыл, диләр,

Сәеррәк булдым шул тумыштан.

Язлар килгән саен тиле йөрәк

Яшьлек дәрте белән тулышкан.

Дөнья матур, язлар шундый якты,

Шөкер, тормыш матур, җитеш бит.

Күңел генә моңсуланып куя:

Бу язда бит миңа ҖИТМЕШ БИШ!!!

…Менә тагын апрель кереп бара,

Ә урамда һаман кар әле.

Илһам тулы күңел канатлана,

Язгы хисләр тагын кабатлана

Моңланырга күңел тар әле

Мин язасы җырлар бар әле…

Динә КАМАЛЕТДИНОВА

Комментарии