Яшьлек дустымны эзлим

Яшьлек дустымны эзлим

Мин, Наилә Мингали кызы Абдулхакова, 1957нче елда Казанга ФЗӨгә укырга килдем. Анда штукатур һөнәренә өйрәнеп чыктык. Башта Октябрьнең 25 еллыгы урамындагы тулай торакта яшәсәк, аннан соң, 1958нче елның апрелендә 3нче трестның Дементьев урамындагы тулай торагына күчендек.

Бүлмәдәшләрем – Мәүлихә Нуретдинова (тумышы белән Әлки районының Түбән Әлки авылыннан) һәм Җәүһәрия (фамилиясен хәтерләмим) бик ипле, тыйнак һәм тәрбияле авыл кызлары иде. Аларны гел сагынып, күрәсем килеп яшим.

1959-1960нчы елларда иптәш кызларымның берсен – Мәүлиханы абыйсы Караганда шәһәренә алып китте, ә инде 1962нче еллар тирәсендә дус кызым Казанга кунакка кайтты. Аның белән күрешүем күңелемдә матур истәлек булып саклана. Бу очрашуыбыз соңгысы булмасын иде, дип хыялланып яшим.

Хөрмәтле редакция! Сездән яшьлек елларында (ФЗӨдә укыганда) бергәләп төшкән фоторәсемебезне бастырып чыгаруыгызны үтенеп калам һәм дус кызларым белән кабат Казанда очрашуыбызга өметләнәм.

Хәбәрләшү өчен кесә телефоным – 89377730269.

Комментарии