ИХ, ҖИЛӘКЛЕ ҖӘЙЛӘРЕ…

ИХ, ҖИЛӘКЛЕ ҖӘЙЛӘРЕ…

Китап алдык җиләк сатып,

Киптердек гөлҗимешләр.

Шомырт, балан, бөрлегәнгә

Булмады интегешләр…

Дәфтәр эченнән килеп чыккан бу юлларның авторын белмим. Ә менә алар күпме хатирәләрне кузгатып җибәрде. Түзмәдем, кырык эшемне кырык якка ташлап мәкалә язарга утырдым.

Их, ул балачакның җиләкле җәйләре. Күпме җыйдык икән без аны үз гомеребездә? Аны кем санаган? Ул беренче тапкыр җиләккә барулар. Аннан үсә-үсә авылның данлыклы җиләкчеләре Рәхимә, Салиха, Гөлчирә апаларга ияреп урманга бару иң зур хыялым иде. Ялына торгач, Рәхимә апа ияртергә булды. Аның үз таләпләре бар иде: кычкырып йөрмәскә, кеше алдына төшеп җыймаска, авырлыкка түзәргә, ыңгырашмаска. Һи, андый таләпләргә генә түзмимме соң, шатланып иярдем. «Босс»ларның алдына кермим, хәтта янәшә дә утырып җыймыйм, шуңадырмы, мине яратып ияртәләр иде. Тик бер начар гадәтемне сизмәделәр кебек. Поши кебек сикергәләп әйләнә-тирәне әйләнергә ярата идем. Эресен генә җыеп узасың, савыт та тиз тула. Савыт төбенә яфрак та яшереп калдырасы юк. Яшерен-батырын түгел, андый гөнаһ күбебезгә кагылып узды. Ә алар соңрак мин узган җиләклеккә чыгалар һәм сукранып: «Алланың рәхмәте, Салихәләр моннан да җыеп киткәннәр», – дип куялар иде. Бу гадәтем бистәсенә килен булып төшкәч тә бетмәде. Тапталган җиләклеккә килеп чыкканда Фәүзия, Раушания апалар исләре китеп: «Харис Бариевичлар бу урында да булырга җитешкәннәр», – дип гаҗәпләнәләр иде. (Харис Бариевич – районыбызның баш табибы, бик оста җиләкче иде, сүзем дога булсын!) Ә менә әйләнә-тирәсеннән актарып, җиләкнең бөртеген дә калдырмый җыеп савытын тутырган Зәмзәния апага соклана идем. Бер урыннан гына җыярга күпме сабырлык кирәк бит.

Урман җиләген җыйганда тагын шунысы истә калган, иркен аланлыкларда җиләк мыж була. Барган һәр кеше җиләк савытларын тутырып кайта торган иде. Җиләк җыйганда авызга кабу юк, чөнки иптәшләрең белән ярышып чиләгеңне тутырырга кирәк. Көн кызуында телләр чатнап аңкауга ябыша. Кайту юлына чыккач, агач ышыклыгындагы юлда, тәгәрмәч эзендә ялтырап утырган суны яулыкларыбыз аркылы сөзеп эчәбез. Әллә нинди бөҗәкләр йөзеп йөрсә дә, әлсерәгәнгә түзә алмыйча, шул суны эчә идек.

Балачакта җиләкне сату өчен дә җыйдык. Анда да өлкәннәргә ияреп, таң атар-атмас көянтә чиләкләр белән Бәрәңге бистәсенә юнәлә идек. Халык эшкә агылганда без китап кибете күләгәсендә «сату» эшенә тотынабыз. Иске почта тыкрыгында җиләк сатар өчен эшләнгән урын да бар. Ләкин анда басарга ярамый, анда «җиләк корольләре» – пүчинкәләр хуҗа. Бигрәк тә авызлары кап-кара Мәдхияләр, Наиләләр хәтергә уелып калган.

Алучы булганда «Война и мир» китабыннан ертып алынган (авылда кем ачып караган ди ул китапны) битне чорнап җиләк салуның күңеллелеге. Үзең эшләп алган ун тиеннең нинди кадерле булуын искә төшергәндә әле дә күз төпләре чемердәп китә. Әй, ул узган гомерләр…

Өч-дүрт стаканлык җиләк саткан акча ашханәдә тотыла: винегрет, ярты порция борщ, гарнир белән кәтлит һәм какаоны каршы өстәлдәгеләрнең: «Кай җиренә сыя икән бу баланың», – дигән репликасы астында ялтыратып та куясың. Каян белсеннәр инде алар бу баланың иртәнге икедән торып, җиләк күтәреп, әлсерәп район үзәгенә килүен, ярты көн буе эчендә «бүреләр улаган» хәлдә сату итүен. (Әни җибәргән ризык кычыткан арасында кала. Сәүдәгәр башың белән авылча ашап утырырга монда). Әле кирәк-ярак сатып аласы, җәяүләп кире Яңавылга теркелдисе, янә иртәнге кояш нурлары артыннан җиләккә барасы…

Без, 50-60-70нче ел балалары, бөрлегенгә, карлыганга, шомырт җыярга да күп йөрдек ул вакытта. Зурларга гына салынмыйча күпләребез җиләк сатып уку кирәк-яраклары юнәтте, базардан күчтәнәчсез дә кайтмады.

Ул бөрлегәнле, җиләкле балачакны сагынмыйча буламы соң? Ә хәзер базарда җиләк саткан бала – бик сирәк күренеш.

Җәен җыйган җиләкләрегез игелекле булсын дигән теләктә язмамны төгәллим.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе.

  ИХ, ҖИЛӘКЛЕ ҖӘЙЛӘРЕ..., 4.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии