Шушымы милли телевидение?!

Мин мәктәпкә укырга кергәндә үк инде, телевизордан дәү-дәү гәүдәле абзыйлар «Татар телен сакларга кирәк! Тел бетсә, милләт бетә, дин бетә! Тел бетмәсен өчен, аны балаларыбызга өйрәтү мәҗбүри!» – дип шәрран яралар иде. Унбиш ел вакыт үтеп китсә дә, телне, милләтне саклау, аны өйрәнү һәм мәктәпләрдә балаларга татар теле дәресләрен бирү бүген дә татар халкының авырткан җире булып кала бирә.

үзәгендә урнашкан кибетләренең берсенә кердем. сатып алыр өчен түгел, болай, кызыксынып кына. тулы татар китабы, ниндиләре генә юк! Дәреслекләр дә, матур әдәбият әсәрләре дә, дини китаплар да шактый бу кибеттә. Танылган шәхесләр иҗатына, тормышына багышлап язылган татар китаплары аеруча да күп дияр идем. Бәяләре дә шактый түбән, инде танылган язучыларның әсәрләр җыентыгын 30-40 сумга да сатып алырга мөмкин. Әмма түбән бәяләр булуга да карамастан, кибеттә сатып алучылардан бер мин генә идем. Чыгып китәр алдыннан гына бер әби кереп, оныгына татарча әкиятләр китабы сайлый калды.

Телне саклауда китапларның гына түгел, ә вакытлы матбугат, , телевидениенең дә роле зур. Радиодан көне-төне яңгыраган «моңлы» татар җырларын тыңлап, күршедә яшәүче шәһәр кызы татарча сөйләшергә өйрәнде. Уналты яшенә җитеп, мәктәптә татарча өйрәнә алмаган балага моң дигән нәрсә менә ничек тәэсир итә! Ул җырларның мәгънәсе, көйнең миллилеге хакында күп «чәйнәделәр» инде, әмма ничек кенә яманласалар да, нәтиҗәсе юк түгел икән бит.

хакында аерым әйтеп китәсем килә. Бер көнне бүлмәдәш кыз белән телеканалыннан урыс телендәге хәбәрләр карап утырабыз. Казандагы бер рәссамның картиналары турында сюжет төшергәннәр. Беррәттән рәссамның эшләү методлары, картина ясау процессы хакында күрсәтеп киттеләр. Бу «шедеврлар» ясаучы рәссам, шәрә кызларның тәненә куллары белән буяу сылый да, шул буялган органны кәгазьгә «төшерә». Кызыйның аякларын да тота, күкрәкләрен дә тоткалый, арт ягы белән дә рәсем «ясап ала». Мондый «пумала» һәрбер рәссамга да эләкми, әлбәттә. Сәнгать кешеләренең бераз сәеррәк булуына күнеккән идем инде, әмма мондый күренешне каналыннан, бигрәк тә хәбәрләр чыгарылышыннан карармын, дип күз алдына да китерә алмаган идем! Бүлмәдәшем дә рәссам турындагы сюжетны күргәч: «Әбекәй хәбәрләрне бик яратып карый иде, башка телевизорны кабызмас та инде», – дип куйды. Әле монысы «бөреләре» генә булып чыкты, «чәчәкләрен» без алда күрдек. Казандагы стриптиз биюче кызлар арасында ниндидер кастинг үткәрелгән. Шунда җиңүчеләр бер мәртәбәле конкурска барачаклар, имеш. Шәрә ботлы кызларның тимер таяк янында ышкылуы авылдагы татар әбисенә нәрсәгә инде ул, ә?! Аңарга ипи ничә сум торганы, Илһам Шакировның гомер буе кемне яратканы, киләсе җәй корылык буламы-юкмы икәне кызыклы. Ә ул рәссамның килде-китте картинасын ничек ясаганы Мәрфуга әби өчен ике дөнья – бер кәнди кебек кенә. Шулмы безнең миллилегебез? Шул буламы инде безнең татарлыгыбыз? Бөтендөнья татарлары карый ала торган бердәнбер телевизион каналда урыс телендәге программаларның күп булуы гына җитмәгән, анда әле әхлак кысаларына сыймый торган материалларны да эфирга чыгаралар.

«Яңа гасыр» каналында тагын бер күңелгә тигән нәрсә – балалар тапшырулары. Кайсыгызның безнең як урманнарында көңгерәне очратканы бар? Аңламыйм, балалар тапшыруына ул хайванны нәрсәгә дип куйганнар, кайсының башына шундый фикер килгән? турында әйтеп тә тормыйм инде. Ул әкият героен шул кадәр куркыныч итеп ясаганнар ки, аны балалар түгел, олы кешеләр дә тыныч кына карый ала торган түгел. Әле бер көнне күрше хатыны зарлана: «Кечкенә кызыбыз карарга курка. «Шүрәле начар, бәк!» дип көйсезләнә, бездән дә кабыздыртмый, – ди. – Син бит киләчәктә буласы кеше, зинһар, андый әшәке геройларны күрсәтмәсеннәр балаларга, язып чык әле шуны бер», – ди.

Читтән караганда кешене тикшерү ансат дияр кайберәүләр. Әмма үзең шул өлкә, шул юнәлеш буенча укый, эшли, журналистиканың кухнясын өйрәнә башлагач, газета-журналдагы, радиодагы, телевидениeдәге җитешсезлекләргә башкача карый башлыйсың. Иртәнге 4-5тә, әле башкалар татлы йоклап ятканда, телевизион журналистлар торып эшкә киләләр. Без йокыдан уянып, телевизор төймәсенә басканда, алар инде турыдан туры эфирда эшләрен башлаган булалар. Аңлыйм, шундый темпта эшләве, һәрвакыт кызыклы идеяләр, матур геройлар табуы да бик кыендыр. Әмма «Яңа гасыр» каналы – безнең татар милләтенең, мәдәниятенең йөзек кашы булырга тиешле канал. Коллегаларым моны исләреннән чыгармасыннар иде.

Лилия ЛОКМАНОВА,

КФУ студенты.

  Шушымы милли телевидение?!, 3.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии