Римма Ибраһимова: «Елап утырырга вакыт юк иде…»

Римма Ибраһимова: «Елап утырырга вакыт юк иде…»

Үзенең моңлы тавышы һәм онытылмас җырлары белән күпләрнең күңелен яулаган җырчы Римма Ибраһимова да 70 яшен тутырды. 50 ел гомерен сәхнәгә багышлаган әлеге көчле хатын-кызның тормыш юлында күргәннәреннән китап язарлык. Шул кечкенә тарихның кыскача эчтәлеген белү өчен Римма ханым белән әңгәмә кордык.

– Римма ханым, бүгенге көндә нәрсә белән шөгыльләнәсез?

– Институтта һәм училищеда укытам. Өйдә утыруга гына калсаң, башың бетә дип саныйм. Хәзер балаларымның үз гаиләсе, үз тормышы. Шулай да аралашып, исән-сау гына яшәп ятабыз.

– Алай да, сәхнәне онытып бетермәгәнсездер. Концертларга чакыралармы?

– Чакыралар, сәхнәдән төшеп беттем дип әйтә алмыйм. Мин Филармониягә бик рәхмәтле, чөнки алар «Илһамият» дигән фонд оештырды. Анда безнең чор артистларын җыеп, концертлар үткәрәләр. Шулай мәш килеп, безгә дөньядан артта калырга, сәхнәдән төшәргә ирек бирмиләр. Филармония директоры Кадыйм Нәзировичка бик рәхмәтлемен. Мондый проектны уйлап чыгарырга да кирәк бит әле! Элек андый әйберләр юк иде, хәзер һәр бәйрәм саен безне чәй өстәлләре әзерләп көтеп торалар. Филармония барыбызны да күз алдында тота. Менә быел минем исемдәге чыршы утыртып кайттык. Укытуга килгәндә, элек балалар бик күп килә иде, хәзер дөньялар үзгәрде, бюджет урыннары бетте – бөтен җирдә акча кирәк. Быел нәрсә булыр, бер Ходай гына белә.

– Артистлар юбилейларын сәхнәдә билгеләп үтмичә калмый, сезнең планда да бардыр?

– Хәзер карантин өстендә карантин, концерт куеп булмый. Андый теләгем дә юк иде үзе. Кадыйм Нәзирович кына беркөнне чакырып алып, кырт кисеп: «Үткәрәчәкбез!» диде. Бик күп котлаулар килде. Районнан да, хөкүмәттән дә котладылар, бүләк алып килделәр. Мин ничектер яшәреп киткәндәй булдым әле.

– Туган көндә бирелгән бүләкләр түгел, ә язмыш бүләге кадерле. Тормышның сезгә биргән иң зур бүләге нәрсә?

– Балаларым, гаиләм, эшем. Барысына да Аллаһы Тәгалә ярдәме белән ирештем дип уйлыйм. Артист булырга уйлап йөргән кешеләрдән түгелмен. Иптәш кызым бер белдерүгә тап булып, шуның турында хәбәр итте. Баксаң, Филармониягә комиссия килә икән. Анда сайлап алу турлары үткәреп, 15 кешене Мәскәүгә ВМЭИга (Эстрада сәнгатенең Бөтенроссия остаханәсе – Авт.) укырга җибәрделәр. Без анда ике ел укып, күп һөнәрләр үзләштереп кайттык. Анда җырларга гына түгел, бию серләренә дә төшендек. Гомумән, безнең төркемдә эстрадада мөмкин булган бөтен жанр осталары да бар иде: нәфис сүз осталары да, акробат, пантомимочылар да. Барысына да өйрәндек. Көнебез биюдән башлана иде: иртән ике сәгать буе биибез, аннары башка бүлекләргә йөрибез. Ике елдан соң кайттык. Костюмнар тегеп, репертуарны әзерләп, җырлар яздырып кайтып кердек. Ниндидер яңалык, яңа сулыш идек без, чөнки мондый костюмнар, биюләр әле моңарчы сәхнәдә күрсәтелми иде. Иң мөһиме – халык яратып кабул итте.

– Җырчы кеше тавыш өстендә гел эшләргә тиеш, еш җырлыйсызмы?

– Җырламыйча булмый. Өйдә генә түгел, концертларда да бик теләп чыгыш ясыйм. Карантинга кадәр балалар гаилә концерты оештырды. Миңа бик ошады ул программа. Бер-бер артлы җыр җырлау гына түгел иде. Бер гаилә булгач, барысы да бер-берсе белән бәйләнгән иде. Җырлыйм, төшеп калырга исәп юк әле, кыскасы.

– Балалар белән гел аралашып торасыздыр. Еш күрешәсезме?

– Әйе, тырышабыз. Ләйсән дә Фәрит тә иртә белән үк шалтыратып, хәлләрне белә. Шул арада килеп тә китәләр. Әле карантин башлангач бик кызык хәл булды. Карантин дип куркыттылар бит, 65 яшьтән өлкәнрәкләргә, гомумән, өйдә генә утырырга куштылар. Балаларым да: «Әни, бер җиргә дә барасы түгел. Кирәк әйберең булса шалтырат, алып килеп бирәбез», – диделәр. Ә кызым Ләйсән телефонына минем кайда икәнлегемне билгели торган программа урнаштырган. Минем кая барганны күзәтеп тора икән. Урамга бер адым атлаган саен, «ник чыктың, кая барасың?» дип бер ай җанны ашады. Аскы каттагы кибеткә генә төшеп менә идем инде югыйсә, бер җиргә чыкмадым. Аллага шөкер, балалар бик карап торалар.

– Оныкларыгызны тәрбияләүгә сезнең дә өлеш керәме?

– Алар белән көн саен күрешеп торам димим, әмма мөмкинлек чыккан саен бергә. Кодагыйларга, Ландышның әнисе Фирдәвескә рәхмәтлемен, чөнки хәзерге вакытта балаларны карарга бик булышалар. Ландыш та сәхнә кешесе, гел өйдә була алмый, Фәритнең дә эше бар, минем дә.

– Оныкларыгыз социаль челтәр йолдызына әверелеп бетте. Улыгызның балалары Әнвәр дә, Ләйлә дә, Гомәр дә бик матур итеп татарча сөйләшә. Хәзерге вакытта бала күңелендә ничек итеп туган телгә карата мәхәббәт уятырга?

– Бу, күбесенчә, Ландыш тәрбиясе. Аларга кунакка баргач та, аралашканда барыбер бер рус сүзе кыстырылмыйча калмый. «Әни, татарчаңны онытма», дип миңа да әйткәли. Балаларга гына түгел, үземә дә «эләгә». Телне өйрәнү тулысынча гаиләдән тора икән. Балаңны ничек өйрәтәсең, нинди тәрбия бирәсең, ул шуңа күнегә. Әнвәр татар мәктәбендә укый. Аңа да карамастан, тәнәфестә иптәшләре белән рус телендә сөйләшә алар. Шуңа күрә гаиләдә бирелгән тәрбия мөһимрәк.

– Кайнаналарны усал була, диләр…

– Юк, мин усал түгел. Үзләре ничек яши, шуңа риза, алар тормышына кысылмыйм. Һәр кешенең үз тормышы булырга тиеш. Мин кысылып, моны болай эшләмә, тегеләй эшләмә, дип өйрәтеп утыра алмыйм. Барысын да үзләре белеп эшлиләр, киңәшләшәләр. Фәрит тә, Ләйсән дә үзенең гаиләсен корган икән, димәк, аларның үз тормышы.

– Таләпчән әни идегезме? Балаларыгызга ниндидер киртә куйдыгызмы?

– Чикләү кую булгандыр инде ул. Без – гел гастрольдә йөргән кешеләр. Безнең күршедә бик яхшы әби яши иде. Аның кызы белән кияве дә шунда яшәде, тик аларның балалары булмады. Чыгып китәргә кирәк булганда, тыныч күңел белән балаларны шул гаиләдә калдырып китә идек. Алар балаларны үзләренеке кебек якын күрделәр. Әле дә алар белән аралашабыз. Бу яктан да бәхет елмайды безгә.

– Остаз буларак, бүгенге татар эстрадасында үзгәртергә кирәк булган әйберләр бармы?

– Кырт кисеп әйтә алмыйм. Әмма ошатмаган бер әйбер бар. Безнең заманда һәр җырны тикшерү бар иде. Гастрольгә китәр алдыннан комиссия килеп һәр җырны, һәр сүзне тикшерәләр иде. Моның сүзен кем язган, көе кемнеке… Ә хәзер андый тикшерү юк. Нәрсә телисең – шуны җырлыйсың. Иркенлек булу әйбәттер ул, бәлки. Ләкин ул безнең сәнгатьнең үсешенә файда бирәме икән? Яшьләрчә җырлау да кирәктер, ләкин чикләү булырга тиеш. Аннары, хәзер композиторлар да юк бит, һәр җырчы сүзен дә үзе яза, көен дә, биюен дә уйлый, программаны да төзи. Милли рухны онытмас өчен үзебезнең аһәң, композиторлар булырга тиеш. Мин Кытайга бардым. Анда кая кермә, кая барма – үз инструменталь музыкалары яңгырап тора. Колакка ятышлы көйләр. Ник бездә дә милли көйләрне яңгыратмаска ди? Талантлы яшьләр бездә дә күп бит.

– Элек бер җырны ишеткәч үк «моны Илһам абый җырлый, монысы Әлфия апаныкы» дип аерып әйтеп була иде, ягъни җырчыны тавыштан тану мөмкин иде. Ә хәзерге буын җырларының авторларын тану мөмкин түгел.

– Мин дә таный алмыйм. Үзем укыткан укучыларны таныйм, ә башкаларны танымыйм. Кем бу, нәрсә бу, каян чыккан? Хәзер җырчылар артык күп. Һәркем акча түли дә, җырлый белсә дә, белмәсә дә, җыр яздырып радиога бирә, шуны әйләндерәләр. Син дә бар, җыр яздыр. Акчаңны түлә дә, җырлый башла, радиода да көн дәвамында синең җырыңны ишетеп булыр. Мин сине бер тыңлыйм, ике тыңлыйм. Бәлки, танырга өйрәнермен, ләкин истә калмассың. Бөтен кеше хәзер сәхнәгә менә дә, бөек җырчы булам дип хыяллана, акча эшләрбез дип уйлый. Ләкин хәзер юк-бар җыр белән сәхнәдә акча эшләп булмый.

– Ә тамашачы артистның акчасы күп дип уйлый бит, сәхнәгә менәргә кызыга…

– Юк, кеше күз алдында булу кызыктыра аларны. Яшьләрне бигрәк тә. Үзен күрсәтәсе килү теләге бар аларда. «Менә мин» дип мактану теләге бар. Яшьләргә бик җиңел түгел хәзер. Без бушлай укыдык, хәзер башлангыч мәктәптә дә бушка укып булмый. Мәскәүгә бардык – анда да бушка белем бирделәр. Өстәвенә, стипендия дә түләделәр. Хәзер консерваториягә кереп кара – күпме акча кирәк. Аның кадәр акчаны кем түли ала ди? Кешенең таланты булып та, акчасы булмаса, алмыйлар хәзер. Бөтен әйберне дә акча хәл итә. Ул – баш. Бер фатир алдык, икенчесен филармония бирде. Хәзер фатир алам дип кара… Шуңа ипотекада утыралар. Ә аның очы-кырые күренми. 20-30 ел буе җилкәңдә утыра торган йөк ул. Безнең заманда андый әйбер юк иде.

– Сезнең балаларыгыз да, Ләйсән дә, Фәрит тә сәхнә юлын таптады, тик җырчы булмадылар. Аларның бу карарларын ничек кабул иттегез?

– Фәрит ул теләсә менә, теләсә төшә дигәндәй, аның үзенең ныклы фикере бар. «Әни, юк, миңа кирәкми бу», – диде. Ул – химия фәне буенча Казанда беренче урын алган кеше. Башлы да, әйбәт укыды. Институтка имтихансыз керде, кызыл дипломга тәмамлады. Аннары аспирантурада укыды. Шуннан аны «Барс-медиа»га генераль продюссер итеп чакырдылар. Укыган вакытта ук сәхнәдә җырлый башлады. Безнең бергә җырлаган вакытлар булды. Шуннан соң ошап киткәндерме, белмим, кандидат диссертациясен яклау алдыннан продюссерлыкка китте дә барды. «Әни, мин аның тегесен дә алып барам, монысын да», – диде, ләкин продюссерлык эшчәнлеге белән ныклап шөгыльләнә башлады. Мин аның тавышын яратам, җырлап кына йөр, дим. Плюссовкага җырлауны күз алдына да китерми. Ләйсән исә, бөтен кеше җырчы була алмый дигән фикердә.

– Ә үзегез сәхнәне сагынасызмы?

– Сәхнә сагындыра дип әйтмим. Сәхнәдән төшкәч үк укытуга кереп чумдым, ләкин концертсыз да тормадым. Гел чакырып торалар. Үземнең дә бик чыгасым килми хәзер, ләкин чакырганда баргалыйм. Сәхнә бит ул яшьләрне ярата.

– Сез – үрнәк һәм чыдам хатын-кыз. Язмыш сезне дә сынады – сынмадыгыз. Менә шул тормыш авырлыкларына бирешмәс өчен көчне каян алырга?

– Әйе, сыналдым. Иптәшем үлеп китте. Ул авырган вакытта ук елап йөреп булмады, аның күңелен күтәрергә тырыштым. Аннары аны җирләп куйдык. Миңа елап утырырга гына каламы? Үлгән артыннан үлеп булмый. Җиде яшьлек Ләйсәнем, студент улым Фәрит бар. Кызымны мәктәпкә илтәсе, алып кайтасы, укытасы, ашатасы бар. Яшәргә акча да эшләргә кирәк – тиз арада концертка йөгерәсе бар. Бөтен эшкә күмелеп, елап утырырга вакыт та калмады. Елап утырып булмый да, чөнки балаларымны башлы-күзле итү минем өстә. Тормышны алып барырга кирәк. Ул бик авыр заман булды инде, андый авырлыкны күрергә язмасын. Дәваланып та йөрдем, больница ишеген атлап чыгышка ук бөтен уйларымны шунда калдырып эшкә йөгердем. Балаларым һәм эшем яшәтте.

– Тормышка ашырасы хыялларыгыз, теләкләрегез бармы?

– Минем теләгем – балаларым хәзер. Алар исән-сау булсын, оныкларымны башлы-күзле итеп, исән-сау үстереп җиткерсеннәр. Әле әзрәк яшисе килә, билгеле. Эштән дә китәргә җыенмыйм. Эш яшәтә дә, яшәртә дә. Өйдән иртән чыгып китәм, кич кайтам. Хәзерге вакытта иң зур теләгем – кеше кулына калырга язмасын иде. Аллаһы Тәгаләнең минем гомерне аласы килә икән, бәрсен дә ексын, мине балалар өстенә калдырмасын. Балаларның мине ташламаячагын беләм, шуңа күрә алар җилкәсенә өстәмә йөк булып төшәргә язмасын.

Әңгәмәдәш – Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии