Аерылмыйбыз «Безнең гәҗит»тән

«Безнең гәҗит» чыга башлаган вакыттан бирле даими укып, аралашып торабыз. Бу гәҗит ни өчен үзенә шулай җәлеп итә? – дип сорасагыз, аның җавабы гади. Халыкчан гәҗит, Татарстаныбызда гына түгел, башка төбәкләрдә дә аны укучылар күп. Гәҗитне көтеп, сагынып алабыз дип әледән әле укучыларыбызның язмалары басылып тора. Гади халыкның мәнфәгатьләрен кайгыртып, дөреслекне яклап торучы күпкырлы гәҗит. Ул чын мәгънәсендә «Халыкны яклау оешмасы» дигән исемгә лаеклы гәҗит. Мәсәлән, зинһар ярдәм итегез, дип редакциягә шалтырату булгач, журналистлар, мөрәҗәгатькә битараф калмыйлар. Яклауга мохтаҗларның сораулары буенча кайларда гына булмыйлар, кемнәр белән генә сөйләшмиләр. Язмаларыннан күрәбез бит инде авыл кешеләрен кыерсыткан түрәләрнең ничек итеп каршы алуларын. Очрашып сөйләшергә дә теләмәүләрен, телефон аша гына бер-ике сүз әйтеп алуларын. Дөреслекне табу өчен күпме түземлек, ихтыяр көче кирәк. Алар тырыша, теләкләренә ирешәләр, «Безнең гәҗит»тә бастырып чыгарып, халыкка җиткерәләр. Гәҗиттә басылып чыккач, күп кенә четерекле мәсьәләләр уңай хәл ителә.

Гәҗит күпкырлы, дип язган идем. Монда җитди мәсьәләләр, гыйбрәтле хәлләр, киңәшләр, хәтта эчең катып көләрлек мәзәкләр дә басыла. Шуңа күрә яратып укыйбыз да без аны. Әле минем хатыным гәҗит килгәч тә иң беренче үзе укый башлый. Мин инде аның янында сораулар биреп йөргәлим. Ул: «Бар әле, янымда йөрмә, гәҗитнең тәмен бетерәсең», – дип әйтеп куя. Гәҗитнең беренче битеннән ахырынача ул укып чыкмый торып миңа уку юк. Аерылмыйбыз, аерылмыйбыз, беркайчан да аерылмыйбыз «Безнең гәҗит»тән. Ул бит безнең арадашчыбыз, укучыларыбызның кайгыларын, шатлыкларын да уртаклашып үзләренә таяныч таба торган гәҗит.

Киләчәктә гәҗитебезне без генә түгел, балаларыбыз, оныкларыбыз да яратып укысыннар иде. Быелгы үгез елы да җиңел ел булырга охшамаган. Түзик, бергә булыйк, бердәм булыйк. Яшәү яме, исәнлек-саулык, дөнья иминлеге юлдаш булсын барыгызга да.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии