Татар халык биюен урамда да өйрәтәләр

Татар халык биюен урамда да өйрәтәләр

– Безнең халык бәйрәмгә сусаган инде, – ди Роза апа җыела башлаган халыкка карап.

– Шөкер, Казанда көн дә бәйрәм үткәрәләр бит, – дим.

– Юк, сеңлем, милли көебезгә, татарча бәйрәмнәргә сусаган ул. Андыйлары тансык шул...

Роза апа Гафиятуллина белән Казанның Бауман урамында таныштык. 73 яшен тутырса да, мөһим вакыйгалардан, бәйрәмнәрдән калмый икән үзе. Бүген дә бирегә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проектының татар халык биюе буенча мастер-классын күрергә дип килгән.

– Биибезме? – дим аңа караш ташлап.

– Биибез, – ди ул көлеп.

Былтыр Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында Казанның парк һәм скверларында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты башланып китте. Шәһәр халкы танылган артист, хореографларга кушылып ачык һавада физик күнегүләр ясады, бию хәрәкәтләренә өйрәнде. Иң мөһиме – чара татар телендә барды. Аның максаты да спорт һәм күңел ачу чаралары аша шәһәрдә азмы-күпме татар мохите булдыру иде. Проект уңышлы килеп чыкты һәм быел да үз эшен дәвам итә. Июнь аенда Кабан күле яр буенда шәһәр халкы чечетка биюе нигезләренә өйрәнсә, 27нче июльдә Бауман урамында татарча биеде.

Җәй айларында Бауман урамы буш тормый. Казанга килгән кунаклар да, шәһәр халкы да ял итәр өчен әлеге урамны сайлый. Кичкә таба биредә кеше агымы тагын да күбәя. Хәер, туктап күзәтерлек нәрсәләр бар шул... Бауман урамы буйлап барам. Бер якта оста итеп гитарада уйныйлар. Икенче якта акробатик күнегүләр күрсәтәләр. Әнә тегендә – утлы тамаша, ә бераз читтәрәк гармун тавышы ишетелә. Монысы – безнең тукталыш. Ул татар биюенә дәшә.

Татар биюе буенча мастер-класс булачагын белеп килүчеләр сирәк монда. Әллә реклама җитеп бетми, әллә халык җәй көнендә социаль челтәрләргә керми – монысы билгесез. Тик бүген җыелган халыкның күбесе – Бауман урамын айкап узарга чыгучылар. Кара күзлек кигән баянчы Рәзил Камалов һәм гитарачы Айдар Әбдрәхимовны күргәч, нинди күңелле көй уйнарлар икән дип тукталганнар. Бу хозурга милли бизәк төшкән кием кигән һәм озын толымлы биюче кызлар һәм читек кигән егетләр дә өстәлгәч, «тәгаен нәрсәдер булачак», диде алар бертавыштан.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» чаралары Казан Мэриясе тарафыннан Парклар һәм скверлар дирекциясе белән берлектә сентябрьгә кадәр уздырыла. Бусы да соңгысы түгел, чөнки мастер-класс август аенда тагын кабатланачак. Мастер-классны Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең балет артистлары Данил Исхаков һәм Алия Мөхәммәтгалиева, «Казан» бию ансамбле солисты Дамир Насретдинов, халыкара конкурс-фестивальләр лауреаты, халык биюләре педагог-хореографы Сәидә Миннебаева үткәрә. Нәкъ алар үзләренең биюләре белән халык күңелендә татар халык биюенә карата мәхәббәт уятучы да инде. Өстәвенә, биергә мәҗбүр итүчеләр дә. Чарага килгән һәркем татар биюенең төп хәрәкәтләрен – «беренче татар йөреше», «үкчәбаш», «борма», «чалыштыру»ны өйрәнмичә кайтып китмәде. Ә кеше күп иде. Килгән-киткән, үтеп барганда гына да карашын ташлаганнарны да исәпкә алсак, 300ләп кешенең татар биюен күреп, аның белән хозурланып китү бәхетенә ирешүе бәхәссез. Ә биюдә үзе катнашып, чара ахырына кадәр торучылар – 150ләп кеше. 26 яшьлек Виктория Кузнецова – шундыйларның берсе.

– Мин – Казан кызы. Күп милләтле республикада яшибез икән, һәр милләтнең гореф-гадәтен, йолаларын хөрмәт итәргә тиешбез дип уйлыйм. Җәйге кичтә өйдә утырмыйк дип, гаиләм белән Кремль яр буена барырга чыккан идек. Тукталып биеп алырга да җай чыкты менә, – ди ул көлеп. – Чара турында белмәдем дә, ишетмәдем дә. Бауман урамы буйлап барганда җыелып торган бер төркем кешене күреп, без дә түргәрәк үттек һәм бию агымына кереп тә киттек. Миңа ошады. Кем һәм кайдан булуыңа карамастан, бию хәрәкәтләрен аңларга, аларны кабатларга мөмкин булды. Бер сәгать вакытыбызны күңелле һәм файдалы үткәрдек дип саныйм.

Казанга башка төбәкләрдән, илләрдән туристларның килүе дә сер түгел. Аларга Казанның тарихи һәм истәлекле урыннары гына түгел, мәдәнияте дә кызыклы. Мастер-класс барышында алар һәм шәһәр халкы түгәрәккә басып, татар халкының «Түгәрәк уен», «Кое», «Пешмәгән» уеннарында катнашу мөмкинлегенә дә иреште.

– Биредә без традицион татар биюен күрсәтәбез, ул уеннар белән бергә үрелеп бара. Элегрәк егет-кызлар кичләрен шундый җыр-биюле уеннар оештырган, анда уен һәм бию бер-берсеннән аерылмаган. Хәзерге вакытта башкарыла торган татар биюе хәрәкәтләре 20нче гасырның башына барып тоташа. Аларны балет артисты, фольклорчы, балетмейстер Гай Таһиров язып алган, – ди хореограф Сәидә Миннебаева.

Катнашучыларның йөзендә елмаю күрү – оештыручылар өчен иң зур бүләк. Кечесе дә, олысы да көлеп-биеп, аралашып гөрләтте Бауман урамын. Баянчы Рәзил Камалов та шундый фикердә:

– Һава торышының уңай, мастер-класста катнашучыларның күп булуы бик сөендерә, татарның милли рухын күтәрә. Әлеге чара гадәти концертлардан аерылып тора: биредә бер нәрсә дә шаблон буенча бармый, без катнашучыларның ритмына җайлашабыз, Кешеләрнең шат йөзләрен күрү күңелгә бәйрәм хисе өсти.

Әле дә хәтеремдә: бала чакта Сабан туен фәкать биер өчен көтә идек. Сабантуй мәйданына чыгып татар халык биюен башкарсаң, бүләк өчен кулга кечкенә кулъяулык тоттырырлар иде. «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектының әлеге мастер-классы да шул вакытка алып кайтты. Бүген дә «Сабантуй кебек күңелле чара», дигән сүзләрне бер генә кеше авызыннан ишетергә туры килмәде. Тик бүген уеннарда кыйммәтле бүләк яки кулъяулык өчен түгел, ә елмаю өчен катнашты халык. Йөзенә елмаю чыккан кешедән дә матуррак кем бар?.. Хәер, елмаючылары гына табылыр, елмаерга мәҗбүр итүче чаралар күбрәк булсын.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии