- 05.12.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №48 (2 декабрь)
- Рубрика: Аулак өй
Газетабызның 18нче ноябрь санында («БГ» № 46, 2020 ел) Айгөл Закированың шәһәрдәшебез Галимҗан Зарипов белән үткәргән әңгәмәсен кызыксынып укыдым. Галимҗан ага белән мин 1990нчы еллардан ук таныш инде. Ул бит әле милли мәсьәләләр белән дә шөгыльләнде. СПИД авырулары буенча да яхшы белгеч. Тик хәзер СПИДны оныттылар шикелле, коронавируска күчтеләр.
Минем үземә Галимҗан аганың коронавируска каршы көрәштә аракы иснәү турындагы киңәше ошады. «Безнең гәҗит»не почта әрҗәсеннән алып керүгә үк укыдым да, шкафтан бер шешә аракыны тартып чыгардым. Элек алай иснәп караганым юк иде, Галимҗан ага белми әйтмәс дип, бу юлы бөкесен борып ачтым да, кинәнеп суладым. Тик шунысы гына бар, хәзерге аракылардан спирт исе әллә ни килми икән. Компьютер артында утырган улым янына да барган идем, мәле бераз иснә, дип. Йөрисең инде шунда әллә кемнәрнең теләсә нинди киңәшен укып, дип, ул мине әрләп кенә атты. Тәки сулап та карамады. Малайга сүз әйтеп булмый инде, бала-чага түгел бит, ир уртасы яшенә якынлашып килә. Хирургларның операциядән соң нинди битлек белән чыкканнарын күргәнем юк, күрергә дә язмасын. Әмма патологоанатомнар янында булгалаганым бар, янгын куркынычсызлыгы буенча инде, яисә янгында вафат булучылар турында тикшерү үткәргәндә. Мәет яру бүлмәсендә аракы иснәп торасы юк, андагы һава болай да спиртланып беткән.
Элек уку йортларында Гражданнар оборонасы турындагы дәресләрдә бактериологик корал турында да мәгълүмат бирәләр иде. Уйлап карасаң, бу коронавирусны да бактериологик корал төренә кертергә була торгандыр. Аны уйлап табучы галимнәр бик каты тырышканнар ахрысы. Бу вирус белән кечкенә балалар бик сирәк авырый, чөнки алар киләчәк өчен кирәк. Вафат булучыларның күбесе пенсия яшенә таба баручылар, яисә пенсиядәгеләр ахрысы. Бәлки вирус та алардан котылу чарасыдыр.
Битлек киеп эш урыннарында эшләгән, транспортта, кибетләрдә йөргән кешеләргә карыйм да, боларның үпкәсе нишләп бетәр икән, дип борчылам. Үпкәдән чыгарылган, кислородсыз, маска аша чыгып бетмәгән сулышны кабат-кабат сулап кара әле. Кеше организмына әллә никадәр зыян килә торгандыр, анысын бик уйлап бетермиләр әле табиблар.
Галимҗан аганың «Коронавирус бездән биш-алты елсыз китмәячәк әле» дигән фаразы да нервыга бәрә торган. Әле ул биш-алты ел үтәме юкмы, тагын берничә чир уйлап чыгарырлар. Биологик корал эшләү буенча лабораторияләр әллә ничә илдә эшләп ята бит. Элек атом сугышы белән куркыталар иде, анысы әллә ни булмаган икән әле, радиация нурланышы алып та берничә ел яшәргә була. Ә менә вируслар яшәү өчен бернинди дә шанс калдырмыйлар, кеше гомеренә берничә көннән үк чик куялар.
Дин әһелләре туачак кеше ана карынында чагында ук, дүрт ай гомере тулганда, аңа фәрештәнең килеп җан өрүе, бу дөньядагы ризыгын, гомерен, гамәлен һәм оҗмахка яисә тәмугка керәчәге турында язып китүе турында вәгазь сөйләргә яраталар. Коронавирустан, үпкә пневмониясеннән вафат булган кешеләргә шушы чирләр, чикләнгән гомер алар туганга хәтле үк язып куелган булып чыга түгелме соң? Язмышыңа күпме язылган, шуны яшисең инде. Муллаларның бу уңайдан гел әйтә торган җөмләсе бар: «Гомерегезне бер генә минутка да кыскарта да, озынайта да алмассыз, бары да Аллаһ тәкъдирендә».
Җәүдәт ХАРИСОВ,
Чаллы шәһәре
Комментарии