Балыкчылар Сабан туе

Балыкчылар Сабан туе

Кукмара районының Нормабаш авылында быел өченче тапкыр балыкчылар ярышы үтте (бу турыда «Безнең гәҗит»нең №27, 6нчы июль санында хәбәр иткән идек). Анда Казан, Чаллы, Менделеевск, Кама Аланы, Сосновка шәһәрләреннән, Кукмара бистәсеннән һәм авылларыннан 61 балыкчы катнашты.

Нормабаш авылы Татарстанның табигать һәйкәле саналган Нурминкә елгасы буенда урнашкан. Моннан 450 еллар элек нигез салынган авыл халкы элек-электән игенчелек, мал асрау, киез итек басу белән шөгыльләнгән. Күп кенә крестьяннар, революциягә кадәр Туештагы бакыр кою заводына барып, ялланып эшләгәннәр. Авылда 1908нче елда 160лап йорт булып, 737 кеше яшәве мәгълүм. 1920нче елда да әле 800ләп кеше яши, әмма колхозлашу, илне индустрияләштерү башлангач, халык кими. Бөек Ватан сугышы моңа тагын бер сәбәп була.

Бүген авылдагы 40 хуҗалыкта 80гә якын кеше яши. Аның да 50гә якыны – хатын-кызлар, нибары 30ы – ир-атлар. Кибете, мәктәбе, балалар бакчасы, медпункты булмаса да, авыл шөкрана итеп яшәргә тырыша. Соңгы вакытта гына дүрт яңа гаилә килеп төпләнде. Хәзер килеп урнашам дигән кешегә дә буш йортлар юк. Авылыгыз матур, участок бирәләрме моннан, дип йөрүчеләр дә байтак.

Биредә яшәүчеләргә бердәмлек, тырышлык хас. Хөкүмәт бирер, авыл җирлеге эшләтер әле дип көтеп ятмый, авылга ни кирәк, барысын да үзе эшләргә тырыша. Моннан ике ел элек клуб янәшәсенә районда беренче булып спорт-уен мәйданчыгы ясап куйдылар. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына авыл читендә җиләк- җимеш бакчасына нигез салынды. Узган җәй авылдагы «Нәҗметдин чишмәсе» төзекләндерелде – анда барсаң, кайтасы килми. Барысының да иганәчеләре һәм эшләүчеләре авыл халкы белән авылдан чыккан якташлар булды. Инде менә өченче ел рәттән балыкчылар ярышы үтте.

…Һәр чарага әзерлек иганәчеләр белән уртак тел табып эшләүдән башлана. Быел да иң элек беренче елыннан ук балыкчылар ярышының партнеры булган Кукмара металл савыт-сабалар заводына юл тоттык.

– Мин инде моңа кадәр килмәгәч, икенче иганәче тапкансыздыр дип тора идем, – дип каршы алды директор Азат Ясәви улы Заһидуллин. – Хәзер киңәшмәне тәмамлыйм да, сөйләшәбез. Әлегә кызлар белән нәрсәләр кирәген ачыклый торыгыз.

Бухгалтерия кызлары юмарт булып чыкты, менә монысын алыгыз да монысын алыгыз, барысы да балыкчыларга кирәк әйберләр, дип кенә торалар. Ай-һай, күбрәк булды бу, бирерме икән директор абыегыз моның кадәр әйбер, дип шикләнеп тә куйдык. Азат әфәнде кәгазьгә күз салды да култамгасын сырлады.

– Әйбәт әйберләр инде бу. Машинагызны складка китерегез, күтәреп йөрисе түгел. Вакыт булса, быел үзем дә киләм әле балык тотарга, конкурстан тыш булса да катнаштырырсыз. Үземнең бүләкне үзем отарга яратмыйм мин.

Азат Ясәвиевичка рәхмәт әйтеп, икенче бер даими иганәчебез – күрше Вахитов исемендәге хуҗалыкка юнәлдек. Идарә янында хуҗалык рәисе Нәфыйк Факил улы Хөсәеновның машинасы юк, димәк, каядыр киткән. Шалтыраттык, Казанда икән.

– Интернеттан белдерүне күргәч, мин сезне кичә үк килерсез дип көткән идем инде. Хәзер кызларга шалтыратып әйтәм, алырсыз. Күп сорамагыз, үзебезнең дә чыгымлы ел быел…

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Безгә инде аның ун меңе дә зур акча, сөенеп кайтып киттек. Кукмарада савыт-сабалар белән сәүдә итүче кибет тотучы авылдашларыбыз Рәмзия ханым белән Мәхмүт әфәнде биргән, үз авылыбызда яшәүче Дания һәм Илдар Динмөхәммәтовлар, Райнур Нәҗмиев өстәгән бүләкләрне дә кушкач, балыкчыларга да, шул ук көнне кичен клуб янында узачак кичке уенда юбиляр-авылдашларыбызны котларга да җитәрлек бүләк җыелды.

…Иртән бөтен күкне болыт каплаган иде. Тиздән инде айдан артык яумаган яңгыр да сибәли башлады. Алай да күңелне төшермәдек, җәйге яңгыр, гадәттә, үтә дә китә ул.

Көндезге унберләр тулганда, күл янына шушындый авыл бәйрәмнәренең даими пешекчесе Фәнис Гыйльфиев килеп җитте.

– Малайлар (ул янында гел олылар гына булса да малайлар дип сөйләшә – авт. иск.), мин сәгать берләрдә никахка китәм. Ярыш булмаса, ашы үзегезгә булыр, учакны яга торыйк.

Бераздан тезелешеп утырган дүрт самавырдан төтен чыга башлады, өч казанда су кайнап чыкты. Ә яңгыр һаман, коймаса да, сибәли. Җылы, рәхәт, көтеп алынган яңгыр. Күңелгә, болай яуса, кичектерергә туры килмәгәе, дигән уй да килгәли.

Ул арада «Кукмара авазы» радиосы алып баручысы Илзия Гаязова да: «Рәшит абый, нишлибез, Кукмарада ява, сездә явамы?» – дип шалтырата. Ярыш була дигәнгә дә, булмый дигәнгә дә ике төрле белдерү әзерләдек тә, эфирга чыгар алдыннан тагын бер тапкыр элемтәгә керергә булдык.

Рәхмәт төшкере, күкнең бер читендә кояш күренде. Сәгать берләр тулганда, яңгыр тамчылары да сирәгәйде. Илзия дә радиодан «Яңгыр явып торуга карамастан, Нормабашта балыкчылар ярышы үткәрелә» дигән игъланны укыды.

Сәгать ике тулганда, исемлеккә 60тан артык кеше теркәлгән иде инде. Ярышның кагыйдәсе гади – бер генә кармакка тотарга, кичтән тоткан балыкны суыткычтан алып килеп чиләккә салмаска. Ул арада хөкемдар Алексей Гыйләҗев, калкулыкка менеп, балыкчыларны бинокльдән күзли дә башлады: кагыйдәне бозмыйлармы?

Быел ирләр балык тоткан арада, җиләк җыючы хатын-кызлар арасында да ярыш оештырдык. Андыйлар җиде кеше булып чыкты. Күл кырыендагы тау битендә җиләкләр авызга керәм-керәм дип кызыктырып тора, җыясы да, ашыйсы да килә.

– Ашамаган булсам, моның кадәр ике була иде әле, – ди беренчелекне алган Альбина Хәбриева.

Елдагыча, быел да ярыш бик күңелле генә үтте. Бер балыкчы да бүләксез кайтып китмәде. Ә иң зур бүләк ярышлар тәмамланганда шыбырдап ява башлаган яңгыр булды.

Рәшит МИНЛЕГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Нормабаш авылы

Автор фотолары

Комментарии