Гәҗит дуслар белән күрештерә

«Күз яшьләре әле дә кипмәгән кебек» («Б.Г.» 14.09.2016) дип аталган мәкаләне укыдым да, җавап язарга булдым. Ул язманы минем элеккеге курсташым, Азнакайда яшәүче Лариса Шәйхуллина (Хуҗина) язган иде. Институтны тәмамлавыбызга да 55 ел үткән. Группадашым Лариса, исән-сау булуыңа, бәхетле, тыныч тормышта яшәвеңә бик шат булдым. Әйе, «Безнең гәҗит»не мин дә алдырам, син бик дөрес язгансың: «Иң гаҗәп, иң дөрес, гади халыкны яклаучы», – дип.

Сарман урта мәктәбендә бер чорларда укыган замандашым Халисә Шәйдуллина (Җәлил бистәсеннән), авылдашым Хәйдәр Сабитов (Әлмәттән) хәбәрләрен дә яратып укыйм. Болар саф күңелле, гаделлек сөюче кешеләр инде.

Баш мөхәррир Илфат Фәйзрахманов үзе Дөрес Кеше ул! 1980нче еллар тирәсе кебек хәтеремдә, аның телевидениедәге чыгыш-күзәтүләрен шатланып көтеп ала идем.

Гәҗитебез вакытында килә. Хат ташучыбыз Фәйрүзә Зөфәр кызы Газизуллина шул кадәр төгәл, минуты-сәгате белән көнлек матбугатны өйләребезгә китереп җиткерә. Ул инде пенсиядә, 90га җитеп килүче әнисен, бала кебек тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Тол килеш ике баласына югары белем биреп, һаман да шуларга булышып яши. Армый-талмый, барысына да өлгерергә тырышып яшәвенә сокланам мин аның. Рәхмәт сезгә, Илфат энем, барча хезмәткәрләрегезгә, үзебезнең Фәйрүзәгә рәхмәт.

Лариса! Сиңа адресым: 423352. Сармановский район, д. Кавзияково, Раббаниевой (Хромушиной) Кларе.

Клара РАББАНИЕВА,

Сарман районы, Кәүҗияк авылы

Комментарии