Без кем итен ашадык…

1977нче елның җәе. Эштән төшке ялга кайтсам, өй эче тулы кунак, шәһәрдән яңа гына Суфия апа, Нәкыя, Гөлфия, Альберт һәм Илдар кайтып төшкәннәр. Җитмәсә, әнкәйнең дә Куянавылга Мөнирә апаларга киткән вакыты. Мин аптырап калмадым, тиз генә базга сикердем, кул астына беренче эләккән савытны ачтым. Бер салырга бетмәс, икегә җитмәс ит булып чыкты. Өй тулы кунак өчен тач кына булачак. Итне юып, аш куеп җибәрдем, савытын юып читәнгә элдем. Аш пешеп чыкты, табынга тәм-том, күчтәнәчләр куелды. Ите мулдан булгач, шулпасы да гаҗәеп тәмле. Шулай мактый-мактый сыйланышып утырганда ишектән әнкәй пәйда булды. Кулындагы мин юып элгән кәстрүлен болгапмы-болгый, кая инде ул кунакларга сәлам бирү:

– Кем эше бу, балалар, харап булдым, кеше итен пешергәнсез ләбаса!

Шулай дип әйтеп бетерүе булды, кем өстәл артында укшый, кем юынгыч чиләгенә капланды, мин берни аңламый утырам.

Шул вакыт Альберт бик исе китмичә генә әйтеп куйды:

– Менә нәрсәдә икән хикмәт, әйтәм бик тәмле.

Миңа да барып җитте, битемә тастымал каплап, укшый башладым. Әнкәй аңлатырга тырыша:

– Базларында кар беткән дә, күрше Майсәрә апагыз итен безнең базга керткән иде канә, җаныкайларым.

Аңлагансыздыр инде, «кеше ите» дигәне күршебез Майсәрә апалар терлегенең ите икән. Кунаклар да эшнең асылына тиз төшенде, янә түгәрәк өстәл янына җыелып, гөрләштек. Ну сыпырдык та инде тәмләп «кеше итен».

Мәйсәрә апаның кәстрүле дә буш калмады. Базда, түр кисмәккә тозлап куйган ат ите салынды.

Минем әзергә-бәзер булып кайнана ышыгында, рәхәттә яшәгән чакларым иде бу. Кайнанамнан да әйбәт кеше булмагандыр. Яхшы күңелле, изге хатын иде мәрхүмә. Язмам дога булсын.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,

Мари Иле, Бәрәңге бистәсе

Без кем итен ашадык..., 1.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии