«Мәңге яшә, бәрәңге!» конкурсына нәтиҗә

«Мәңге яшә, бәрәңге!» конкурсына нәтиҗә

Шөкер, быел да бакчаларыбыздагы бәрәңгене исән-имин җыеп алып, базларга, өй асларына салдык, яңа бәрәңгедән кыстыбый, пәрәмәч, бәлешләр дә пешереп ашадык. Хәзер инде бераз тын алсак, җыеп алган бәрәңгеләребез кышны әйбәт кенә чыксын, черемәсен, дип теләсәк тә була.

Хәер, бер эшебез калган икән. Сезнеке түгел – безнеке! Без «бәрәңге» уңышын җыеп алмаган бит әле. Хәтерегездә булса, газетабызның икенче санында ук (11нче гыйнвар, 2017) даими авторыбыз Зөфәр Дәүләтшин: «Бәрәңге турында бер конкурс игълан итик әле», – дигән тәкъдим белән чыккан иде. Шул ук санда «Мәңге яшә, бәрәңге!» дип аталган конкурс башлап җибәрдек. Нәтиҗәсен бәрәңгеләрне алып бетергәч ясарбыз, дип вәгъдә иттек. Инде менә хәзер нәтиҗә ясар вакыт та җитте.

Әлеге конкурсны игълан иткәндә, ул шул кадәр популяр булыр, дип уйлап та карамаган идек. Бәрәңге турында бик матур язмалар кабул итеп алдык. Күбесе – сугыш чоры балалары язмалары, гыйбрәтле тарихлар. Җиңүчене сайлау бер дә җиңел булмады, чөнки һәр язма аерым игътибарга лаек. Шулай да, бөтен коллектив белән киңәшләшә торгач, укучыларыбызның фикерләренә дә колак салып («фәлән кеше һичшиксез урын алырга лаеклы!» кебек хатлар да алдык без), үзебезнең җиңүчеләрне билгеләдек:

1нче урын – Кайбыч районы, Борындык авылыннан Әлфия Гыймадиева («Бәрәңгегә «б»лы баллада», №17, 26 апрель, 2017) һәм Әтнә районы, Казак Үртәме авылыннан Рафаил Бәйрәмов («Ничек исән калдык икән?», №35, 31 август, 2017).

2нче урын – Арча районы, Сәрдәбаш авылыннан Алия Романова («Бәрәңгегә мәдхия», №13, 29 март, 2017) һәм Мамадыш районы, Олыяз авылыннан Рәсүлә Миңнеханова («Авызда әле дә тәме саклана», №35, 31 август, 2017).

3нче урын – Саба районы, Байлар Сабасы бистәсеннән Һаҗәр Фатыйхова («Әле ярый бәрәңге булды!», №14, 5 апрель, 2017) һәм Кукмара районы, Кукмара бистәсеннән Марат Хисмәтов («Аңа һәйкәл куярлык», №11, 15 март, 2017).

Әлеге җиңүчеләрнең барысын да редакция киләсе елның 6 аена «Безнең гәҗит» газетасына яздырачак. Моннан тыш беренче урынны алучыларга редакциябез нәшер иткән «Шифалы гәҗит» белән «Серләр гәҗите» дә бүләк ителәчәк. Икенче урындагы җиңүчеләргә өстәмә бүләк «Шифалы гәҗит» булачак. Димәк бу укучыларыбызга 2018нче елның беренче яртысына күрсәтелгән газеталарга язылырга кирәкми.

БАРЛЫК ҖИҢҮЧЕЛӘРНЕ ДӘ КОТЛЫЙБЫЗ! СИШӘМБЕ КӨННЕ РЕДАКЦИЯ БЕЛӘН ЭЛЕМТӘГӘ КЕРСӘГЕЗ ИДЕ. ТЕЛЕФОН (843)2724217!

Ә бу конкурста җиңмәгән укучыларыбыз бер дә борчылмасын – киләчәктә әле тагын бәйгеләребез булачак. Үзегезнең тәкъдимнәрегез булса да безгә хәбәр итегез. «Безнең гәҗит» – ул беренче чиратта сезнең ярдәм белән чыга торган газета.

Редколлегия

P.S. Бүген исә конкурска килгән соңгы язмаларны тәкъдим итәбез. Моннан соң килгән хатлар конкурста катнаша алмый инде.

Мин бәрәңге ашап үсмәгән

«Йодрык кадәрле, йомры гәүдәле – бигрәк тәмле бәрәңге». Әйе, тәмле, бигрәк тә бала чакта учак көлендә пешеп, яртылаш күмергә әйләнгән бәрәңгенең тәмен әйтеп тә, язып та бетереп булмый инде. Ул хатирәләр әле бүгенгедәй күңелнең иң ерак бер почмагында саклана. Көтүләр кайтып, сыерларны саугач, без бала-чаганы аларны якындагы болынлыкка ашатырга кудырталар иде. Билгеле инде, олыраклар шырпы белән бәрәңге алып баралар. Без, кечерәкләр, учак ягарга чыбык-чабык, коры үлән җыябыз. Учак янып бетәр-бетмәс, көл төшкәч, көлгә бәрәңге күмәләр. Олыраклар бәрәңге пешергәндә без бала-чага, сыерлар ерак китмәсеннәр, игенгә кермәсен, дип караштыргалап йөрибез. Бәрәңге пешкәч, кайнар килеш авызларны пешерә-пешерә көлгә, күмергә буялып бетеп ашый идек. Учак көлендә пешкән бәрәңге безнең өчен әйтеп бетергесез тәмле була торган иде. Бу инде безнең ачлыктан ашау түгел, әниләр безне кичке ашны ашатмыйча сыер көтәргә чыгармыйлар иде. Кичке караңгылыкта учак янында бәрәңге ашап утыруы без бала-чага өчен сихри бер мизгел иде. Мин үзем үскәндә бәрәңгене туйганчы ашап үстем. Ә менә сугыш вакытында үскән балалар күп вакытта бәрәңгегә дә тилмереп үскәннәр. Аларның берсе турында – Балык Бистәсе районының Иске Арыш авылында туып-үскән Мингали улы Билалов турындагы «Яртыга бүленгән чи бәрәңге бирсәләр, бәйрәм була иде» дигән язма «Безнең гәҗит»нең 2015 елның 9 декабрендә басылып чыккан иде. (Ул әтисе сугышка киткәндә нибары 4 айлык бала булып кала. Әниләре 45нче елны 4 баланы ачлыктан үтермим дип, үзе ашамыйча, ачлыктан үлеп китә. Әниләре үлгәч, 3 малай өйдән-өйгә хәер сорашып йөрергә мәҗбүр булалар. Әле бит һәрбер өйдә дә кешегә бирерлек артык бәрәңге булмый. Көннәр буе йөреп тә яртышар чи бәрәңге алып кайткан көннәрендә бәйрәм булган. 12 яшьлек апалары шул көнне аларга бәрәңге шулпасы пешереп ашаткан.) Без инде сугыштан соң туган балалар, үскәндә бәрәңгене туйганчы ашасак та иркә кочакта үсмәдек. Бәрәңге алганда көннәр матур торса, бала-чага әти-әниләре янында бәрәңге бакчасында була. Әле үрмәләп йөри торганнары шунда бәрәңге сабагы өемендә утырып тора. Инде аягында йөри башлаганнары алар тирәсендә кайнаша. Менә мин дә шунда йөргәндә күршебез Сөнгать абый (ул инде күптән гүр иясе, аңа бу язмам дога булып барсын): «Вакыйф, син нишләп бәрәңге алырга булышмыйсың?» – дип шаяртып сорагач, «Ни эшләп булышып йөрим, мин бәрәңге ашап үсмәгән», – дип әйткәнмен. Кулга көрәк тотарлык буйга җиткәч, бакча казу, бәрәңге утырту, күбрәге безнең кулдан – авыл малайлары-кызлары кулыннан узды. Әти-әниләр колхоз эшеннән бушамадылар. Элек бит хәзерге шикелле бәрәңге бакчаларын тракторлар белән сукалау бик сирәк иде. Барысы да кул көче белән эшләнде. Шәһәргә китеп, анда тора башлагач, көзен ял көннәрендә кайтып, әти-әниләр белән бәрәңге алганда, минем, мин бәрәңге ашап үсмәгән, дип әйткән сүзләремне искә төшереп, бер көлешеп ала идек. Хәзер инде лаеклы ялга чыккач, үз бакчаңда эшләүнең ямен табып, маңгай тиреңне сөртеп үстергән бәрәңгедән дә тәмлерәк нәрсә юктыр ул. Тикмәгә генә җырларда җырламыйлар бит: «Үз җиремдә ямьле миңа бәрәңге бакчасы да», дип.

Вакыйф КЫЯМОВ,

Казан шәһәре

Рәхмәт бәрәңгегә

.

Башлангычта укыганда шимбә, ял көннәрендә үзебездән 1,5-2 чакрымдагы «Чулпан» басуына, көздән бәрәңге җирендә анда-санда алынмый, күмелеп калган өшегән бәрәңгеләр җыярга йөрдек. Классташларым Рәүф, Наил, Йосыф, Равилләр белән чиләк-көянтәләр күтәреп бара торган идек. Алар белән көннәр язга авышкач, бәрәңге дип бер кеше кулы тартып чыгаруыбыз турында язган идем инде («Без – чын сугыш чоры балалары« 2017, №5 (1 февраль). Кышын адашып үлгән күрше Янсыбы авылыннан йон, хайван тиреләре җыючы агент Вәли аганың гәүдәсен шулай табып бирдек. Без шуннан соң бәрәңгене ашамасак та тук булдык, чөнки күз алдыбызга гел «Вәли йодрыгы» килеп баса торган булды.

Менә бу фотода үземнең Тау бакчамда, ком, балчыкта үскән бәрәңгем. Аларның төрлесе, ике аяклы, өч аяклы, кеше рәвешендәгеләре дә үсеп чыкты. Әмма сезгә монысы ошар, хуш килер дип, сезнең хөкемгә тапшырам.

Чыннан да сугыштан соңгы елларда пекарняларда да өшегән бәрәңге, он катнаш зәңгәрсу булкалар пешереп, кибетләрдә саттылар. Аларның тәме әле дә хәтердә. Ул безне ачлык афәтеннән саклап калды.

Нурислам ГАЛИЕВ,

Кукмара районы, Зур Кукмара авылы

БӘРӘҢГЕ ТУРЫНДА БӘЕТ

Дәшмәү-эндәшмәү яшәтсә мәхлукны,

Бәндәләр – сөйләп тутыра бушлыкны.

Күп сүз сөйләп, ләчтит сатудан түгел,

Мактар шәйне – мактамый түзми күңел!

Мактауларга бик тә лаек ризыктыр –

Ул – бәрәңге! Аны мактау – кызыктыр!

Ничә кабат каләм алдым кулыма,

Сыйдырыйм дип, аны бәет юлына.

Әмма, вакыт ирешмәгәч Ходайдан,

Сүз табылмый җан теләгән уңайга.

Аны мактар сүз табуы җиңелме,

Мактаулардан үзе өстен түгелме?

Ни дисәң дә, ул ризыклар солтаны.

Тагын ни бар аннан өстен чыкканы?

Ул булмаса өстәлләрнең түрендә–

Бу табында нинди шатлык күренә?

Гавамнарның иң татлы ризыгыдыр,

Ачлыкларны киртәләү сызыгыдыр.

Ул булгач кем аяк сузар ачлыктан?

(Сузса—сузар авырудан, йә картлыктан).

Рафаил СИРАҖИ,

Иске Чүпрәле авылы

Бәрәңгеле сый тәмле

Туган җире – Көньяк Америка,

Безнең өчен дә бик кирәкле,

Испания аша килеп җиткән

Әлбәттә, ул – тәмле бәрәңге!

Туган ягыбыз агачларга бай:

Юкә, каен, әрсез өрәңге,

Ачлык елларында халкыбызны

Коткарып калган ул – бәрәңге…

Аны яратмаган кеше юктыр,

Макталып җырларда җырлана.

Бәрәңге катнашындагы ризык

Иң яратканы булып кала…

Бәрәңге боламыгы бик тәмле,

Аннан башка булмый өчпочмак,

Милли ризыклар без пешерәбез,

Өебездә көткәндә кунак.

Ачлы-туклы гомер кичерүләр,

Аллага шөкер, артта калды.

Бәрәңгедән пешерелгән ризык

Табыныбызны яулап алды.

Бәрәңгегә чирләр һөҗүм итә,

Тагын – колорадо коңгызы.

Игүчегә күп зыян китерә

Табигатьнең әрсез «дуңгызы»!

Олы хөрмәт белән бәрәңгегә

Ачканнар музей Бельгиядә.

Тормышта аның бик мөһимлеге

Аңлашыла бит һәркемгә дә.

Себер, Кемерово якларында,

Куйганнар бәрәңгегә һәйкәл.

Андый игелекле эшләр өчен

Халыкның акчасы түгел жәл!

Киң хөрмәт яулаган бәрәңгеле

Ризыгыбыз өстәлдә булсын.

Һәрчак күңелебезне шатландырып,

Ул табынның түрендә торсын!

Нияз БИШБАЛТА,

Казан шәһәре

Комментарии