Башыма чак чүкеч төшмәде

– Ир эштән кайтуга өстәл әзерләдем дә, юынырга ваннага кердем, – дип башлады танышым сүзен. – Ир кайтты, ваннага кереп, бит-кулларын юды. Шунда мин аңа, арканы ышкы әле, дип, сабынлы мунчала суздым. Ышкыды да: «Мин ашыйм да гаражга төшәм әле», – диде. – Ярый, тик төнгә кадәр торма, салып кайтма, – дип әйтергә өлгердем. Ишеттеме, юкмы – барыбер үзенчә эшли инде ул. Сүз булсын дип кенә әйттем. Иркенләп юынып, сөртенеп, чыгыйм, дисәм, ирем ванна ишеген өстемнән бикләп киткән. Бу фатирга күченгәч, ремонт ясап, ванна, бәдрәф, бүлмә ишекләренә ялтыравыклы бикләр куйдырган идек. Ванна эче парлы мунча кебек. Суын да кайнаррак итеп юынган идем шул. Өстемә халат элеп, ванна читенә утырдым. Тамак та кипте. Бу имансыз 2-3 сәгать торса, нишләрмен дип, эчләр жу-у итте. Кычкырыр яки шакыр идең, астагы яки өстәге күршең ишетте дә ди, тик ни файда, фатир ишеге бикле бит. Ярый, баш бәласе түгел, дип, үземне юатам. Инде идәнгә җәелгән кечкенә палас өстенә төшеп утырдым. Өстәге киемнәрне дә кире салып ташладым. Хәл бетә башлады, бераз йокымсырап та алдым. Көткән кешегә вакыт бик акрын уза бит ул.

Шулай шактый утырдым, вакыт чамасы да югалды. Кайтты ир дигәнем. Ул ишекне ачкан тавышка көч каян килгәндер, ванна ишегенә шартлатып китереп суктым да, әче тавыш белән тозлы-борычлы сүзләр сиптем. Ирем ачылган ишектән минем кызарган-бүртенгән чыраема исе китеп карап торды да: «Шул гомер биредә утырдыңмы?» – дип куйды. Ваннадан чыгуга, очып диярлек балконга юнәлдем. Анда эш кораллары тутырылган тартма бар. Шуннан чүкеч, келәшчә эләктереп алдым да, ванна ишеге янына килеп бастым. Ирем, башка чүкеч төшмәгәе, дип шикләнеп, тизрәк кухняга таба тайды. Мин чүкеч белән ишекнең тышкы ягындагы бигенә китереп бәрдем, кымшанмады да. Нишләвемне аңлап, ирем килде дә, ванна, бәдрәф ишекләрендәге бикне кубарып атты. Берәр ел элек үзем дә иремне ялгыш бәдрәфтә бикләп киткәнмен. Ярый әле кибеткә генә чыккан идем. Гаиләдә гауга кубарган сәбәп менә шулай искәрмәс җирдән дә чыгып кына тора. Андый чакларда ничек тә сабырлык саклап калу кирәк инде.

Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,

Сарман районы, Җәлил поселогы

Комментарии