«Кыйммәткә» төшкән пәрәмәч, яки кайда имгәнмичә чана шуарга?

«Кыйммәткә» төшкән пәрәмәч, яки кайда имгәнмичә чана шуарга?

«Элек кызыграк иде» дигән сүзләрне олылардан еш ишетергә туры килә. Кыш көне ничек итеп машина көпчәгенә атланып, ат чанасына утырып тау шуулары турында сөйли башласалар, шул вакытка кайтып килү теләге дә уяна әле. Ә хәзер исә мондый җайланмаларны – «пәрәмәч» алыштырды. Юк, сүз ашый торган ризык турында бармый…

ШУДЫҢ, УЯНДЫҢ – ГИПС

Шәһәрдә яшәүчеләрнең күбесенә кыш айларында «бублик», «ватрушка», «пончик» дигән исемнәр белән еш очрашырга туры килә. Бу – кабартылган резин чана исемнәре. Үзләренең түгәрәк формасы белән пешкән ризыкларны хәтерләткәнгә күрә, аларны шулай дип атыйлар. Ә Татарстанның күп кенә авылларында резин чаналарга татарчалаштырып, «пәрәмәч» дигән исем биргәннәр.

Пәрәмәч – бүгенге көндә тау шууның бик популярлашкан чарасы. Үзе уңайлы, үзе җиңел. Аның өстенә тизлекне дә «шылт» иткәнче җыя – таудан төшкәндә резин чана тизлеге сәгатенә 50 километрга кадәр җитә. Кыш көне уңайлы инде: өең таулы урында урнашкан булса, пәрәмәчеңне кыстырасың да, таудан җилдерәсең! Бернинди ясалма таулыкларга барып тору да кирәкми. Менә шундый «тиз йөрешле» пәрәмәчне син кимендә 800 сумга сатып ала аласың. Ләкин һәр нәрсәнең тискәре яклары булган кебек, резин чананың да минусы бар. Хәер, бу аның иң мөһим һәм куркынычыдыр да – чананың туктау җайланмасы юк. Өстәвенә, гел әйләнергә дә ярата: аңа утырсаң, туры гына төшәм димә. Бөтен тауны артың белән әйләнеп төшү ихтималы зуррак та әле. Шуңа да кыш көне больницаларга килгән кешеләрнең 30 проценттан күбрәге нәкъ шушы пәрәмәчләрдән зыян күрә дә инде. Ярый да, кече зыян гына тисә. Ә бит быел 1нче гыйнвар көнне үк шушы резин чанадан зыян күргән кызның видеосы бөтен интернетка таралды. Әлмәтнең «Снежинка» спорт күңел ачу комплексында булган бу хәл. 25 яшьлек кыз пәрәмәч тизлеген контрольдә тота алмыйча, металл эшләнмәгә бәрелә һәм күптөрле тән җәрәхәтләре ала. 2017нче елның декабрь аенда Арча районында да шундый хәл була. 15 яшьлек Дилүс Галләмов әтисе белән тау шуарга килә. Ләкин резин чана белән идарә итә алмау нәтиҗәсендә егыла һәм башы белән бозга бәрелә. Нәтиҗәдә – егетнең баш мие селкенә. Мондый уңайлы чанадан зыян күрүчеләр ике кеше белән генә чикләнми. Интернет мәгълүматларына караганда, кыш айларында больницага мөрәҗәгать итүче яшьләрнең бишесенең берсе – шул чанадан зыян күрүче. Ә менә 2016нчы елның гыйнварында Түбән Камада бик нык бәрелү нәтиҗәсендә алты яшьлек кыз һәлак булган.

Пәрәмәчләрнең зыяны турында ишетеп белсәк тә, үзебез мондый хәл белән күзгә-күз очрашмыйча, ышанмыйбыз шул. Моны Балтач районында яшәүче Адель Хәлиуллин да дәлилли.

– Яңа ел бәйрәмнәрендә гаиләм белән тау шуарга бардык. Әллә кайда шумадык та инде, авыл читендәге бер тауда. Ул әллә ни текә дә түгел үзе, сикертмәләре дә юк. Шул яллар алдыннан гына Казаннан резин чана алып кайткан идем, рәхәтләнеп шуыйк, янәсе. Сикәлтәле тау булмаса да, ватрушка тиз хәрәкәтләнә, туктатып булмый: таудан төшкәндә үк резин чанам әйләнде, ярты юлны мин чананы үземә «утыртып» төштем. Шул шуудан соң, муеным авыртуына чыдый алмадым, икенче көнне больницага баргач, муен сөягең җәрәхәтләнгән диделәр, – дип, искә алды ул.

Кабартылган резин чаналар кулланылышка чыгу белән, больницада эшләүче табибларга да эш артты – бер кыш та чанадан җәрәхәт алучылардан башка узмый. Әйтик, Казанның балалар больницасында эшләүче хирург Владимир Филатов та мондый тау шуу чарасыннан канәгать түгел.

– Ледянкада шуганда, алдыңда куркыныч төзелмә, агач яки сикертмә күрсәң, егылып булса да туктарга мөмкин. Ә резин чаналарны контрольдә тотарга мөмкин түгел. Өстәвенә, алар гел әйләнә дә. Беркөнне больницага кечкенә кыз керде. Ул шул чанада әйләнгән. Нәтиҗәдә, аның баш миенә операция ясарга туры килде, – дип белдергән иде ул бер интервьюсында. Аның сүзләрен дәлилләүче табиблар бихисап. Ләкин алар барысы да мондый төр резин чаналардан арынырга кирәк дип белдерә.

Элегрәк мондый резин чаналар булмаса да, машина камерасына утырып йөрүчеләр шактый иде. Пәрәмәч – шул камераның икенче варианты. Шуган тауда сикертмәләр булган очракта да, резин чана җиргә төшкән вакытта бәрелү ихтималын киметә. Ләкин моңа да карамастан, һәр ясалма трассада да инструкторлар булырга һәм һәр чана шуучыны чанага дөрес итеп утырырга өйрәтергә тиеш.

ТАУГА БАРДЫК: КЕМ БУЛЫШЫР?

Гомерендә бер тапкыр булса да пәрәмәч сатып алырга туры килгән кеше төгәл белә: мондый резин чаналар белән текә, шуу юлында агачлар, ниндидер чокырлар булырга мөмкин булган таулардан шуарга ярамый. Ләкин кеше гомер-гомергә «атып калганчы – ятып кал» мәкаленә таянып яши бит, шуңа да еш кына куркынычсызлык кагыйдәләре турында оныта. Озын сүзнең кыскасы – резин чаналарда бары тик ясалма һәм куркыныч булмаган тауларда гына шуарга рөхсәт ителә. Яшел Үзән районының Зөя авылында урнашкан «Зөя калкулыклары» һәм Кукмарадагы «Бакыр Тау» чана-чаңгы шуу комплекслары – Татарстанның иң матур һәм куркыныч булмаган урыннарыннан санала. Казанлылар Яңа ел бәйрәмнәрендә ял итәргә
Зөягә юл тотса, якын-тирә районнар Кукмарага барырга ашкына.

Бу ике комплекста да ял итү өчен менә дигән уңайлыклар бар: телисең икән чана шу, теләсәң – чаңгы, арып-талып хәлдән тайсаң – ял итү урыннары, тамак ялгау өчен кафе. Хәер, арырлык та түгел, ике комплекста да тауны җәяү менәргә кирәкми, аның өчен махсус күтәргечләр эшли. Бу ике комплексны аерып торучы беренче әйбер – трасса озынлыгы. «Бакыр Тау»да трасса озынлыгы 600 метрга җитсә, «Зөя калкулыклары»нда ул – 1100 метр.

Бу чана комплексларының икесендә дә резин чана белән шуу өчен махсус трасса бар. Өстәвенә, үзеңнең чанаң белән дә килү мөмкин. Комплекс сайтларындагы мәгълүматларга күз салсак, бәя ягыннан Кукмара «тешләми» – мондый тауда бер сәгать чана шуу 100 сумга төшәчәк. Ә Зөядә кыйммәт ­– зурлар өчен сәгате 700 сум, ә балалар өчен ике сәгать чана шуу 350 сум. Бу бәяләргә карасаң, елга буенда чана шууың күпкә отышлырак килеп чыга. Аннары, кеше имеш-мимешләренә ышансаң, бу сайт бәяләре дөреслеккә туры да килми икән.

– «Зөя калкулыклары»на бару турында күптәннән хыялланып йөрдем. Интернет сайтында урнаштырылган фотоларына караганда, анда бик матур һәм күңелле төсле тоелган иде. Ниһаять, бу Яңа ел ялларында анда бару мөмкинлеге туды, – дип сүзен башлады биредә ял иткән Алинә ханым. – Барлык кирәк-яракларны, чана-чаңгыларны үзебез белән алып килгән идек. Дүрт көн ял иттек. Беренче көнне тауга чыкмадык, көн буранлы иде. Икенче көнне чыккач, комплексның сайтында язылган мәгълүматның дөрес булмавына ышандык. Трасса куркынычсызлык таләпләренә туры килми: бер чана шуучы төшеп җиткәнче, икенчесе тегене бәрдерә, өченчеләре бөтенләй чыгып оча. Аны кемдер күзәтергә тиештер дә бит… Аннары тау башына алып менүче күтәргечләрнең бәяләре бик кыйммәт. Ял көннәренә туры килгәч, бөтенләй дә арттырганнар: 7 тапкыр тау башына менү өчен бер кешегә 1200 сум түләргә туры килде. Кеп-кечкенә Зөя өчен артык зур сумма.

Кеше күп йөргәч, бүтән барыр җир юк, барыбер киләләр, дигән җөмләгә таянып күтәрәләрдер инде бәяләрне. Бәлки, ял көннәрендә генәдер дип, бу комплекска карата язылган бәяләмәләрне дә укып чыгарга туры килде. Юк икән шул. Биредә булган һәр кеше дә бәяләрнең бик югары булуына һәм инструкторларның тиешле дәрәҗәдә эшләмәвенә зарланган. Исемен күрсәтмәгән берәү: «Таудан төшкәндә Аллага гына таяныгыз, сезне анда берәү дә күзәтми дә, сезнең турында кайгыртмый да» диеп язып калдырган.

Ә «Бакыр Тау» турында күп кенә яхшы бәяләмәләр ишеткәнем бар иде. Имештер, анда яхшы трасса, яхшы инструкторлар. Ләкин аның урман эчендә урнашуы гына күңелне кайтара. Агачлыкта урнашып, ялгыш кына булса да, агач бүкәне калмаган урын юк түгелдер. Аңа да карамастан, бәя ягыннан отышлырак. Ләкин «Бакыр Тау»ның да үз минусы бар: тауга менгезә торган күтәргечләр әллә әкрен эшли, әллә кеше артык күп. Комплексның интернет сайтыннан алынган бәяләмәгә күз салсак, анда болай диелә: «Күтәргечтә менү өчен бер сәгатькә 150 сум акча түләргә кирәк. Ләкин шул түләнгән бер сәгать эчендә бер тапкыр гына чана шуарга өлгерәсең. Ник дигәндә, күтәргечләр әкрен хәрәкәтләнә. Аннары, кеше дә күп йөри. Берәрсе имгәнеп, хәле начарайса, аңа ярдәм итүче дә озак килер, тау башына менәр өчен күтәргечне дә озак көтәсе». Димәк, ясалма таулыкларда чана шуганда да бисмилласыз шуарга ярамый. Хәер, халыкны мондый гына бәяләмә һәм комплексларның тискәре яклары белән генә куркытып булмас. Безнең халык теге яки бу зыянны үз тиресендә татып карамыйча, чит кеше сүзенә ышанмый бит. Ахырдан гына соң булмагае!

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА,

КФУ студенты

Комментарии