Георгий ИБУШЕВ: «Мәскәү «частушка» җырларга кушты, мин андыйны җырламыйм, дидем»

Георгий ИБУШЕВ: «Мәскәү «частушка» җырларга кушты, мин андыйны җырламыйм, дидем»

«Беренче канал»да бара торган «Поле чудес» тапшыруының 16нчы октябрьдәге чыгарылышы ТАССРның 100 еллыгына багышланган иде. Федераль каналдан үзебезнекеләрне күреп, татар милли киемнәреннән килгән катнашучыларны, татарча җыр һәм биюләрне карап, сөенеп утырдык. Тапшыруда Гөлшат Зәйнашеваның татар халык көенә иҗат ителгән «Сәфәр» җырын башкарган Татарстанның халык, Русиянең атказанган артисты Георгий ИБУШЕВ та уңай тәэсирләр белән кайткан.

Башта Георгий әфәндедән «частушка» җырлавын сораган булганнар. Бу хакта ул үзе сөйләде:

– «Җыр кирәк була», – дип шалтыраткач, оештыручыларга Яхинның оркестр белән җырлана торган «Бу таңнар, иртәләр»ен җибәргән идем. Безгә мондый җыр кирәкми, «частушка» кирәк, диделәр. Мин «частушка» җырламыйм, минәйтәм. «Алайса кызурак җырлана торган җырларыгыз бармы соң?» – дип сорадылар. Берничә җыр җибәрдем, шуннан «Сәфәр»не сайлап алганнар. Шуны җырлап кайттым.

И-и, анда да шул ук инде. Бер көн алдан килдек, телефоннан музыка куеп, репетиция ясадык. Мин бер куплет җырлауга, «булды, җитте, син профессионал икән, иртәгә килерсең» диделәр. Икенче көнне тапшыру башланыр алдыннан гына бер репетиция ясап алдык. Якубович үзе анысына килмәде дә. Ул уйнаучыларга шактый дорфа кеше. Миңа бер сүз дә әйтә алмый инде, мин бит җырладым да чыгып киттем. Студияне күреп кайттык. Гадәти генә. Утлар яндыргач, матур булып җемелдәп тора. Ә болай аннан да купкан, моннан да купкан (көлә).

Барып кайту, Татарстанны шулай федераль каналдан күрсәтүләре бик әйбәт булды, әлбәттә. Тапшыруны караганда, үзеңне Казанда утырган кебек хис итәсең: катнашучылар Татарстаннан, татар киемнәре күп, әйләндерә торган барабанга милли ризыклар куелган. Үзеңне өйдәге кебек хис итәсең.

– Георгий әфәнде, ә иҗат юлыгызда Мәскәүдә иң истә калган чыгышыгыз кайчан булды?

– Күп еллар элек, 91нче ел булды бугай ул, мине Мәскәүгә җибәрделәр. Ул вакытта Татарстанның атказанган артисты исемен алган идем инде. Филармония директоры чакырып кертте дә: «Менә Мәскәүдән хат килде. Габдулла Тукайның тууына 100 ел тулу уңаеннан Колонналар залында оештырылган бәйрәм кичәсендә СССРның халык артистлары И.Козловский. А Соловьяненко, З.Соткилава белән җырларга барасың», – ди. Ничек инде мин барам, дип аптырадым. «Алар – дөньякүләм танылган җырчылар, ә мин кем? Юк, бармыйм», – дим. Барасың, барасың дип, барыбер җибәрделәр. Мәскәүнең Казан вокзалында ике хатын-кыз каршы алды. Минем кулда җыйнак кына чемодан иде. Берсе шуны алмакчы була. Юк, сез нәрсә, хатын-кызга ничек чемодан тоттырам инде, дип бирмәдем. Вокзалдан чыгуга бер «Чайка» машинасы тора. Ә мин узып китеп барам икән. Сез кая, менә бит машина, диләр. Шулхәтле сәер булды ул миңа. Казанда эт типкесендә йөрибез, ә Мәскәүдә ишеген ачып «Чайка»га кертеп утырттылар. «Россия» кунакханәсенә алып киттеләр. Килеп җитеп, машинадан төшүгә Рәис Кыямович Беляев очрады. Ул вакытта Казан мәдәният һәм сәнгать академиясенең ректоры иде. Нишләп йөрисең монда, ди. Ә мин кара кайгыда бит, сөйләп күрсәттем. «Наконец-то!» – диде, бик шатланды инде ул. Теге мине каршы алган хатыннар әйтә: «Георгий Мифодиевич, бер кешелек бүлмәләр калмаган, ике кешелек бүлмәгә урнаштырабыз, ләкин сез анда үзегез генә яшисез, гафу итегез инде», – ди. Ярар, ярар, нинди дә ярый, дидем.

Ике сәгатьтән Колонналар залына алып киттеләр. Бермәлне Зураб Соткилава килеп керде. Артыннан 10-15ләп хатын ияргән. Исәнләшмәде дә. Минем белән исәнләшмәс инде – мине белми, ә Соловьяненконы белә бит югыйсә… Пианист килде. Яхинның «Күңелемдә яз»ын җырлагач, «Мин куркам моны уйнарга, татарларда мондый аккомпанемент бардыр дип уйламый идем», – диде.

Концертта шулхәтле яхшы кабул иттеләр! Мин анда искиткеч зур хөрмәт күрдем. Менә шундый матур истәлек калды. Концерттан соң директор: «Сезнең монда берәр нәрсә аласыгыз килеп, тапмыйча кайтып китмисезме, булышыр идек», – дип шалтыратты. Скрипка эзләгән идем, четвертушка, дим. Иртәгә иртәнге 9да торган буласызмы, ди. Торам, күптән торган булам, дим. 9да шалтыраттылар. Менә шунда-шунда барыгыз, без сөйләштек – сезне көтәләр, дип әйттеләр дә скрипканы барып алып кайттым. Кич белән тагын шул «Чайка» белән вокзалга озатып куйдылар.

– Сезнең гастрольләр белән йөрмәгән җирегез калмагандыр?

– Мин алай күп йөрмәдем. Мин эшли башлагач берничә елдан Советлар Союзы таркалды. Шулай да йөрмәдем дә түгел анысы. АКШ, Төркия, Чехия, Кореядә булдым. Ә Русиядә Петербургтан Владивостокка кадәр барып чыгарга туры килде. Йөрдек, Аллаһка шөкер. Бик яхшы, затлы концерт залларында җырларга насыйп булды. Язмышка бер дә зарланмыйм.

Кая гына барсак та, бик яратып, җылы итеп каршы алалар иде. Менә Төркиядә булдык. Мин, Резеда Галимова, Кирам Сатиев, Рөстәм Вәлиев ике сәгатьлек концерт бирдек. Зал елап утырды. Шундагы татар үзәгенең җитәкчесе әйтә: «Монда килеп, җырлыйбыз дип, безне алдалап китәләр икән. Менә сез ичмасам җырлап күрсәттегез!» – ди. Ялгышмасам, Арчадан килеп укучы бер татар малае бар иде. Хәтерлим, без җырлыйбыз, ул елый. Хәзер сөйләгәндә үземнең дә күңелем тулып китте әле.

Аннан соң Казахстанда булдык. Резедә белән икәү тагын 2 сәгать концерт бирдек. Чәчәкләргә күмделәр, аштан ашка гына йөрттеләр анда безне. Көньяк Кореяне 10 көн эчендә гастрольләр белән аркылыга-буйга йөреп чыктык. Бер татар да очрамады. Сеул шәһәрендә концерт биргәндә бер яшь кенә ир кеше килеп, русча эндәште. Мин Казанда булдым, Шаляпин конкурсында, ди. Исемә төште, мин аны залда утырып тыңлаган идем. Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында тагын бер җырласам иде, дип сөйләде.

– Яхшы җырның сүзләрен аңлау кирәкми – күңелең белән тоясың, дип әйтәләр бит әле. Мәскәүдә, Кореядә тагын бер тапкыр шуны дәлилли торган очраклар булган инде…

– Аңламаган кеше аңламый. Мин андый кешеләрне бик кызганам. Миңа хәзер 63 яшь. Яхшы җыр, яхшы тавыш ишетсәм, елыйм. Миннән тормый ул. Минем организм аның бөек тавыш, яхшы җыр икәнен тоя, шуннан ләззәт ала. Җыр – бик олы әйбер ул. Ә сәнгать – гомумән дә. Менә без икътисад, икътисад дибез. Сәнгатьсез дәүләт була алмый. Чөнки сәнгать ул – фильтр. Ул бөтен пычракны чистартып бара иде. Хәзер ул фильтр тыгылды. Җәмгыятькә коточкыч әйберләр килеп керде. Сәнгать беттеме, халык бетә дигән сүз. Икътисад кына халыкны алып кала алмый. Сәнгать кешене чистарта, кеше итеп тотып тора. Сәнгатьне аңлаган, хөрмәт иткән кеше начар булмый.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии