«Наил туйдыра торган кеше түгел иде»

«Наил туйдыра торган кеше түгел иде»

2015нче елның 16нчы декабрендә Русиянең һәм Татарстанның халык артисты Наил абый Шәйхетдинов Тинчурин театры сәхнәсендә спектакльдә уйнап керде. Бу аның соңгы спектакле булганын белгән булсакмы… 25нче декабрьдә артист больницага ятты. Ә нәкъ бер айдан китеп тә барды. Мәңгелеккә…

Тик «Наил абый Шәйхетдинов юк»дигән уй белән һаман да килешеп булмый. «Телевизордан әти катнашындагы спектакльләрне күрсәтеп торалар, радиодан тавышын бирәләр. Безнең әти гел гастрольдә, гел юлда иде бит. Шуңа күрә без аны хәзер дә гастрольдә дип кабул итәбез, шулай уйлаганда җиңелрәк. «Ул юк»дигән уй белән бөтенләй яшәп булмас иде», – ди кызы, Камал театры артисткасы Миләүшә Шәйхетдинова.

22нче сентябрь көнне Наил абыйның каберенә таш куйдылар. Көне салкын булуга карамастан, кеше бик күп иде: үзе эшләгән Тинчурин театрыннан да, башка театрлар артистлары да, тамашачылар да. Зираттан кайткач, Наил абыйның хатыны Миңнегөл апа һәм кызлары Миләүшә Шәйхетдинова белән әңгәмә кордык.

«МИН ӘЛЕ СИНЕҢ ИҢ ӘЙБӘТ КИЯВЕҢ БУЛАМ, ДИДЕ»

– Миңнегөл апа, сез Наил абый белән икегез дә бер авылдан – Чирмешән районының Лашман авылыннан. Кечкенә чактан ук бер-берегезгә күз атышып йөрдегезме, әллә мәхәббәт көтмәгәндә генә кабындымы?

– Безнең мәхәббәт өч көн эчендә кабынды да, өч көн йөргәннән соң, мин Наилгә кияүгә дә чыгып куйдым. Яшь арабыз шактый гына – мин Наилдән 11 яшькә кечкенә. Без күрше йортларда яшәдек, әниләребез дә, әтиләребез дә бик дус иде. Өйләнешкәч, Наил: «Кечкенә чагыгызда мин сезне караша да торган идем әле», – дип искә ала иде.

Миңа 19 яшь, авыл кибетендә эшләгән чагым. Наилгә бу вакытта – 30. Ул инде артист, Казанда яши. Тик минем аның турында уйлап та караганым юк әле. Бервакыт Наил эшләгән күчмә театр безнең авылга спектакль белән кайтты. Әни: «Күрше Шәмсетдиннең улы Наил уйный икән, барып карагыз», – ди. «И-и, безгә кирәкми ул, карт бит инде ул», – дип, дискотекага чыгып киттек.

Наил белән шул дискотекаларның берсендә таныштык та инде. Танышкан көнне үк озата кайтты. Шул ук көнне үзләренә алып та кереп китәсе иде әле, качып кына котылдым. Өч көннән соң мине сорый килделәр. Әни башта: «Син олы бит инде, Казанда хатының да бардыр», – дип шик белдергән иде, Наил аңа: «Юк, иң беренче һәм иң әйбәт киявең булам әле мин синең», – диде. Сүзендә торды. Әнинең бик яраткан кияве булды ул.

– Өйләнешеп, Казанга килгәч ничек яшәдегез? Артист кешенең әллә ни байлыгы да юк бит әле аның…

– Без өйләнешүгә Наил гастрольгә чыгып китте, мин кырык көн авылда яшәдем. Ул кайткач, тагын өч ай тирәсе авылда тордык та Казанга килдек. Торырга урын юк. Наилнең Дамир Нәбиуллин исемле дусты бар иде, сигез ай шуларда яшәдек. Бала табар вакытым җиткәч кенә бер бүлмәле фатир бирделәр. Наил мине үзе янына театрга эшкә урнаштырды. Билет сатучы булып, аның белән бергә бөтен гастрольләргә йөрдем.

– Гел-гел бергә булу туйдырмый идеме, Миңнегөл апа?

– Туйдырмый иде. Наил туйдыра торган кеше түгел ул. Ул безгә чәйләр ясап эчерә иде. Аны бөтен тәмен белеп, дөрес итеп пешерә, ул ясаган чәйнең тәме дә аерылып тора. Хәзер чәй ясаучы да юк, үзебез ясап эчәбез. Наилнең вафатына 1 ел да 7 ай. Оныгыбыз Сөмбел әле һаман да: «Чәйне дөрес пешермисез, тәмле түгел», – ди.

Изображение удалено.«ӘТИ БЕЗНЕ КАДЕРЛИ БЕЛДЕ»

– Наил абый бик туган җанлы кеше булгандыр?

Миләүшә: – Үз туганына гына түгел, бөтен кешегә күңеле ачык иде әтинең. Күңеле генә түгел – фатир ишеге дә. Әти белән әни күчмә театрда эшләгәч, елның күпчелек вакытын төрле район һәм авылларда гастрольдә уздыралар. Барган җирләрендә боларны кешеләргә кунарга кертәләр, әтиләр һәр кешегә адресны язып калдыралар икән. Шуңа күрә туганмы ул, күрше-күләнме, әти белән әни гастрольдә чакта кунып чыккан берәр кешенең кода-кодачасымы – Казанга килсә, барысы да безгә керә торган иде. Мин өйдән кеше өзелеп торганын хәтерләмим. Шулай бервакыт ишек шакыдылар. Әти ачты да: «Ә-ә, килдегезме? Әйдәгез, әйдә, түрдән үтегез», – дип, боларны каршы алды. Үзе минем янга килде дә: «Болар кемнәр?»– дип миннән сорый. Чәй әзерләгәч, кухнядан әни чыкты да: «Кемнәр соң болар?»– ди. Мин җәй көне авылда торгач, боларның күрше авыл кызлары икәнен таныдым, әти белән әнигә аңлаттым инде. Шулай итеп, бер белмәгән кешегә дә ишекләре һәрвакыт ачык була торган иде.

– Наил абый авылын да бик яратты дип беләм. Интервью саен туган ягын телгә алмый калмый иде.

Миңнегөл апа: – Авылны бик ярата иде шул. Яшь чакта Сабан туе күрә алмаган, гастрольдә йөргән. Ә олыгайгач бер Сабан туен да калдырмаска тырышты. Әле анда да мәйдан читендә чәй эчеп кенә утырмый, ярышларны карый, бөтен кеше белән аралаша, шул эсседә көне буе утыра иде. Наилне дә туган ягында бик хөрмәт иттеләр һәм хәзер дә хөрмәт белән искә алалар. Авылга кайткач, безне гел мәҗлескә дәшәләр иде. Кемгәдер иртүк барабыз, кемгәдер – төш вакытында, кемгәдер – кич. Кайвакыт көненә дүртәр гаиләгә ашка бара идек. Һәм шулай – 30 көн дәвамында.

– Минем хәтергә Наил абый Гайфи бабай образы белән кереп калды. Өйдә дә шундый шаян, җор телле, мәзәк сүзле идеме ул?

Миләүшә: – Әти өйдә дә гел шаярып сөйләшә иде. Ачык күңелле, сабыр булды. Эшне дә монысы – ир-атныкы, монысы – хатын-кызныкы, дип аермады. Буш вакыты булса, бәрәңгесен дә әрчи, савытларны да юып куя, идәнне дә суырта иде. Оныгы Сөмбелне кая гына йөртмәде – фигуралы шууга да, бассейнга да, математикага да. Икәүләшеп салют карарга да чыгып китәрләр иде. Әти гел халык арасында булырга яратты. Репетиция булмаса, намазын да мәчеткә барып укыр иде. 20 ел бер калдырмый намаз укыды.

Безне хөрмәт итә, кадерли белә иде әти. Борчымый иде ул. Хәзер төшкә кермәвен дә шуннан күрәбез: төшкә кереп, безне юкка борчып йөрисе килмидер, дибез.

«ӘТИНЕҢ АРТИСТ БУЛУЫ – ТАБИГЫЙ»

– «Минем әти артист икән», – дип аңлау кайчан килде икән, Миләүшә апа?

– Мин әтинең артист булмаган, гастрольдә йөрмәгән чагын белмим дә. Шуңа күрә әтинең артист булуы табигый нәрсә кебек иде. Үзем дә 2 яшьтән әти белән әнигә ияреп гастрольләргә йөргәнмен, 2,5 яшемдә беренче ролемне уйнаганмын инде мин.

– Наил абыйның әтисе улының артист булуын башта бер дә хупламаган икән. Ә Наил абый үзе кызының артист һөнәрен сайлавын ничек кабул итте?

Миләүшә: – Мин укырга керәсе елны мәдәният һәм сәнгать институтында беренче тапкыр актерлык курсына студентлар җыя башладылар. Шунда барып карарга булдым. «Син бит моның нинди авыр хезмәт икәнен беләсең, бигрәк тә хатын-кыз өчен», – диде әти, тик теләгемә каршы килмәде. Алалар икән – алалар, алмыйлар икән – димәк, синеке түгел, диде. Беренче турдан үттем. Икенче турга барганда өйдән әти белән бергә чыктык. Әти: «Икенче турда бездән бик күп кешене төшереп калдырдылар», – диде дә, аркасына сумкасын асып, бакчага китеп барды, мин имтиханга киттем. Төшереп калдырсалар бер дә борчылма, дип, мине үзенчә әзерләве булгандыр инде. Ә беренче курсны тәмамлагач, әти: «Икенче курстан бик күп кешене төшереп калдыралар икән», – диде (көлә).

– Ә укып бетереп, Камал театрында артист булып эшли башлагач, мактаганы булдымы соң?

– Булды. Коры мактау гына түгел иде ул. Бу туры килгән, монысы органично, монысы ышандыра, монда режиссер сиңа образ тапкан, дип әйтә иде. Әле дә хәтеремдә: икенче курста укыганда мине Мирхәйдәр Фәйзинең «Асылъяр»спектакленә алдылар. Шуны караганда әти, минем өчен борчылудан, кулларын тешләп канатып бетергән иде.

– Миләүшә апа, сезне Наил абый белән театр гына түгел, спорт та берләштерә иде бит әле. Наил абый белән бергәләп футболга, хоккейга йөри идегез. Анысы кайчан башланды соң аның?

Миләүшә: – Спорт белән ничек җенләнә башлаганны да хәтерләмим мин, ул да табигый нәрсә кебек. Әти футболга китсә, әни өйләр җыештырып, керләр юарга кала. Мин, аңа комачаулап йөрмәс өчен, әтигә иярәм. Кечкенә чакта баскычларда сикереп биеп йөри торган булганмын, үсә төшеп әти белән бер үк командалар өчен җан ата башладык.

Миңнегөл апа: – Наил гел җәяү йөрде. Иртүк торуга, идәнгә ятып, «раз, два»дип аякларын күтәрә-күтәрә физкультура ясар иде. Телевизордан хоккей яки футбол күрсәтсәләр, бөтенләй кереп бетеп карый иде инде. «Син карасаң – җиңәбез», – дип мине дә карарга утырта иде әле. Ә Корбан Бердыев «Рубин»нан киткән көннәрдә безнең өйдә сүз дә дәшәрлек түгел иде, Наил дә, Миләүшә дә бик ачулы йөрделәр.

Миләүшә: – Әти больницага Яңа ел алдыннан ятты бит. Нәкъ шул вакытта миңа, футболга еллык абонементым булу сәбәпле, «Рубин»командасы белән фанатлар очрашуына чакыру бирделәр. Кая инде анда очрашу кайгысы булсын?! Бер мәлне әти: «Син нишләп киенми утырасың соң әле, бармыйсыңмыни?»– ди. «Кая?»– дим. «Синең чакыру кәгазең бар бит», – ди. «И әти, бармыйм инде, ардым да», – дигән булам. «Бар әле. Метшин килсә, сора әле», – ди әти. Беренче тапкыр үзенә нәрсәдер соратмакчы була, ахрысы, дип уйлап та бетермәдем: «Метшинга әйт, Бердыевны кайтармасалар, берничек тә булмый бит әле», – ди.

«СОҢГЫ СУЛЫШЫН АЛГАНДА ДА БОРЧЫМАДЫ»

– Наил абый фильмнарда да төште бит әле…

Миңнегөл апа: – 60 яшен үткәрергә йөргәндә дә, фильмда төшәргә дип, Себергә китеп барды ул. Арво Ихо атлы эстон режиссеры «Сердце медведицы» дигән фильмында бер рольгә актерны бик озак эзләгән. Тинчурин театрына килеп чыккач, очраклы рәвештә генә Наилнең фотосын күргән дә: «Миңа бу кеше кирәк!»– дип таптыра башлаган. Мине чакыртып алдылар. «Наил соңрак кына килә әле ул», – дим. Шулай итеп, әлеге режиссер төнгә хәтле көтеп утырды. Наил килгәч, бераз сөйләшеп кенә алдылар да шундук аңа рольне биреп тә куйды. «Мин нәкъ менә шушы кешене эзләгәнмен икән бит», – диде.

– Наил абыйны Наил абый иткән сыйфатларны әйтегез әле!

Миңнегөл апа: – Ул бервакытта да «миңа бу кирәк, миңа теге кирәк»дип сорап йөрмәде. Зарланмады. Бервакыт гастрольдә «Гайфи бабай, өйлән давай»ны көнгә ике тапкыр куйганнар. Наил анда сәхнәдән бер дә кермичә өч сәгать уйный! Көнгә ике тапкыр өчәр сәгать. Үзе бер сүз дә әйтмәде дә, зарланмады да.

Бик ышанучан булды. Бервакыт бакчада бик әйбәт тимер баскыч ясап бирде. Ясаган да шуны бөтен кеше күрә торган җиргә куеп калдырган. «Ник анда калдырдың инде?»– дип орышкач: «Кемгә кирәк инде ул», – дип кенә куйды. Бакчага килсәк – баскыч юк. Кирәге чыккан (елмая). Әле анда да: «Алып торганнар икән, китерерләр әле», – генә диде.

Миләүшә: – «Алтын көз»спектаклендә әти сәхнәгә килеп чыгуга халык, көлеп-елмаеп, кул чаба башлый иде. Әле әти бер сүз дә әйтергә өлгерми, бернәрсә эшләми дә! Ничек болай соң бу, дип аптырый идем. Әтинең чын мәгънәсендә халык артисты икәнлеген күрсәткән инде ул.

– Яраткан тамашачысы Наил абыйның авырганын да белми калды…

Миләүшә: – Әти соңгы көненә кадәр бер җире авыртканга да зарланмады. Яман шеш икәнлеген белгәч, тизрәк операция ясатырга ашыктык. Операциядән соң табиб безне үз янына чакырды да: «Бөтен организмына таралырга өлгергән, без бернәрсә дә эшли алмыйбыз», – диде. Бу хәбәрне ишеткәч, әни белән коридорга чыктык та елый башладык. Шул вакыт бер таныш ир-ат узып бара. «Минем әнидә дә нәкъ шул чир бит. Без дә елап йөрсәк, аларга бигрәк тә кыен булачак. Аларга борчылганыбызны күрсәтмичә, елмаеп йөрергә кирәк», – диде ул. Без шулай иттек тә: әтигә операциянең уңышсыз узуын белгертмәдек. Әти дә безгә хәленең начарлыгын сиздермәде. Бу чирне җиңеп чыгарбыз дип ышанган идек.

Миңнегөл апа: – Наил соңгы сулышын алганда да берәүгә дә авырлык тудырмады. Миләүшә эшкә җыена иде, аңа: «Бераз гына сабыр ит, китми тор әле», – диде. Мин кухняда кайнаша идем. Чакырып алды да, кулымны тотып, дога укый башлады. «Берәр җирең авыртамы әллә?»– дигәч, «Юк», – диде. Укыды-укыды да үлеп тә китте.

Сүз азагында. Шушы көннәрдә Наил абый Шәйхетдинов турында китап «табадан»төшәргә тора. Аны чыгаруда Чирмешән районы һәм иганәчеләр ярдәм күрсәткән. Китап 28нче октябрь 17:00 сәгатьтә Тинчурин театрында Наил абыйны искә алу кичәсендә тәкъдим ителәчәк.

Әңгәмәдәш – Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии