Җирдән аерылмаган йолдыз

Җирдән аерылмаган йолдыз

(Җырчы Зәйнәб Фәрхетдинова турында уйланулар)

Җырлар тыңларга яратам мин. Радиоэфирлардан җырлар көне-төне яңгыраса да, концертка барып, тере тавышны ишетүгә ни җитә. Тик сәхнәләрдән артистларның барысы да тере тавышка җырламый шул. Кызганычка, андыйлар сирәгәя бара. Аллага шөкер, кайчандыр биргән антына тугры калып, бер генә тапкыр да тамашачысы алдында фонограммага җырламаучы җырчыларыбыз да бар. Шуларның берсе – Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова. «Утыз елдан артык сәхнә эшчәнлегендә нинди генә халәтләрдә калырга туры калырга туры килмәде, ләкин тамашачымны алдау турында уйлый да алмадым. Суык тидергән чакларда да, тамашачым алдында гафу үтенеп, аларның фатихасын алып, йөткергәләп булса да җырлый идем. Халык бит сине тыңларга килә, яздырган җырны ишетергә түгел», – ди ул үзе бу уңайдан. Чынлап та, Зәйнәбнең сәхнәдән яңгыраган җырлары радиоларда, аудиодисклардагыларыннан нык аерыла, һәр концерт саен бөтенләй башкача яңгырый. Аларда җырчының нәкъ шул мизгелдәге кичерешләрен, халәтен ачык тоясың, аның белән бергә моң дәрьясының төбенә чумасың, авыл хатирәләренә ураласың, туган ягыңа сусыйсың, зәңгәр кыңгыраулар булып чыңлыйсың, халык җырларын, «Әллүки»не җырлыйсың… Ә фонограммага язылган җыр нинди генә матур яздырылмасын, сәхнәдә ул мәңге үзгәрмәс җансыз курчак кебек. Тамашачысы алдына егерме ел элек яздырган фонограммалар белән дә чыгучылар юк түгелмени?

..Туксанынчы еллар башы. Җыр күгендә Зәйнәб исемле яңа йолдыз кабына. Зәйнәб Фәрхетдинова белән Зөфәр Билалов үзләренең төркемен булдырып, курка-курка, Чаллыга беренче концертлары белән киләләр. Һәм бер күлмәк, бер кәчтүм-чалбар белән килгән бу парга бер концерт урынына ун көн буе (!) көн саен өчәр (!) концерт бирергә туры килә – халык җибәрми. Шуннан китә инде – зуррак һәр калада атна-ун көн буе өчәр концерт. Бер айга ким дигәндә туксан концерт! Башта – республика, аннары күрше республикалар, чит төбәкләр… Бу хакта әлеге елларда басылган газета-журналлардагы язмалар да (сакланганнары гына да йөздән артып киткән!) ачык сөйли. Халкыбыз белән беррәттән, даһи җырчыларыбызның Зәйнәбкә, яңа йолдыз иҗатына мәхәббәте, мөнәсәбәте дә ачык чагыла ул мәкаләләрдә. Мәсәлән, Әлфия Авзалованың һәм башка шундый җәүһәрләребезнең, Ренат Харис кебек аксакал язучыларыбызның яшь җырчыга, тәүге концертлары белән илебезне айкаучы Зәйнәбкә биргән олы бәяләре дә еш күренгән туксанынчы еллар матбугатында. Журналистларның берсе: «Салават Фәтхетдинов Зәйнәб Фәрхетдиноваларның Казандагы концертын өч көн рәттән карады», – дип язса, икенчесе Хәния Фәрхинең Зәйнәбне яраткан җырчыларының берсе дип әйткәнен дә билгеләп үтә. Бүген Зәйнәбләр туксанынчы еллардагы рекордларын кабатламыйлар, диючеләр табылыр, ләкин аны алар гына түгел, бүгенге рекордсменнар да кабатлый алмый. Чоры, заманы башка. Зәйнәбләрнең үзләренең дә максаты башка… Заман башка дип, Зәйнәб тоткан кыйбласыннан әз генә дә тайпылмый – ул халыкка хезмәттә! Халкыбызның үлемсез җырларын шундый ук үлемсез итеп тамашачы күңеленә җиткерүче Фәридә Кудашева, Әлфия Авзалова, Флера Сөләймәнова, Илһам Шакировларның чын мәгънәсендә дәвамчысы булган Зәйнәбебез… Халык җырларын, үзе халыкныкы, үзе Тукайныкы булган көйләрне дә әле дә йөрәк түрендә кадерләп саклап, буыннан-буынга таратуны да өстен куя. Югыйсә, чоры башка, дип, репертуарын да башкача баета алыр иде. Ә бит белгәнебезчә, тиз көйләрне, эстрада җырларын да ул озыннары белән бертигез кимәлдә башкара.

Аллага шөкер, җырчының программасы бүген дә бай, даими яңартылып тора. Радиоэфирларда да җырчыбызны көненә әллә ничә ишетәбез. Юк, ул бер җырны бер үк вакытта айлар буе барлык TV, радиодулкыннарда тыңлату белән дә мавыкмый… Зәйнәб җыр сәнгатенә беркайчан да акча эшләү һөнәре дип карамады, бүген дә шулай. Чөнки ул беркайчан да матди байлыкка табынмады, аны беренчел итмәде. Акча аны бозмады, боза алмады. Рухи яктан байлык, зиннәтлелек, югары зәвыклылык аның йөзенә чыккан, бөтен кыяфәтендә, килеш-килбәтендә чагыла. Миңа хәзер ни кылансам да килешер, дип, артыгын һич кенә дә кыланмасына да иманым камил. Чөнки ул – халкыбызның иң кыйммәтле йөзек кашларының берсе…

Гайбәтләр… Кайсы гына җырчы, иҗат кешесе, күз алдында булган затлар турында юк алар?! Чит илләргә дә бергәләп барып, дистә көннәр буе төрле дәрәҗәдәге кабул итүләр, очрашулар, аралашулар булды. Кистереп әйтә алам, гайбәтләргә җирлек булырдай бернәрсә дә таба алмадым…

Юк, Зәйнәб фәрештә түгел. Без җирдә яшибез, ә җирдә фәрештәләр юк. Аның да, һәркемнеке кебек, кимчелекләре дә бардыр, җиңелгән чаклары да булгандыр… Чөнки ул да кеше. Ләкин зур хәрефтән языла торган чын КЕШЕ дип әйтергә һич курыкмыйм. Соңгы еллардагы тыгыз аралашу, хезмәттәшлек шушы фикергә этәрде, фикеремнең чынлыгына ничәмә кабат инандым. Кеше булып кала белү, Кеше булып яшәүдән дә мөһимрәк нәрсә бар?

…Әйе, Зәйнәб популярлыкны тиз казанды. Ләкин зур йолдыз булып кабынуына, януына карамастан, беркайчан да җирдән, халкыннан аерылмады. Даһилеккә ирешсә дә һәрчак гади булып кала алды. Ул бүген дә халыкның, тамашачының яраткан Зәйнәбе…

Гөлгенә КӘРИМОВА

Комментарии