Туганнарыбызны эзлибез

Без Үзбәкстанда яшәгән дәвердә, 1948нче елның августында әтинең беренче хатыны өч баласы: Абдурәшитов Форис Юнысович, Абдурәшитова Зөбәрҗәт Юнусовна, Абдурәшитов Радик Юнусовичларны алып, 7-10 көн тирәсе авылда (кышлакта) торып, кайтып киткән иде.

Әтиебез Абдурәшитов Юныс Кәрим улы Башкортстанның Стәрлебаш районы, Айтуган авылыннан. 1900нчы елда туган, 1961нче елда вафат булды. Безнең әни аның икенче хатыны. Ул вакытта безнең гаиләдә дә өч бала идек. Мин иң зурысы идем. 1942нче елда туганмын. Хәзерге көндә Татарстанның Алабуга шәһәрендә үз гаиләм белән яшим.

Әтинең авылында да ике тапкыр булдым. Андагы туганнар да беренче хатынының, аның балаларының кайдалыгын белми.

Бәлки, «Безнең гәҗит»не укучылар арасында туганнарымны белүчеләр бардыр. Аларны табарга ярдәм итсәгез иде. Телефоным: (885557) 9-69-12; 96-56-10-10-28

Рәүф АБДУРӘШИТОВ,

Алабуга шәһәре

Комментарии