Әтнә театры серләрне ачты

Әтнә театры серләрне ачты

Русиядә бердәнбер авыл театры дип сөйли торган Әтнә театры да 100 яшен тутырды. «Авыл театры» – аларның бренд сүзенә әйләнде инде хәзер. Авыл җирендә дә тамашачы яратып (һәм билетны сатып алып!) йөри торган театр оештырып, анда бер төркем яшь артистны җәлеп итеп булуын дәлилләде әтнәлеләр.

Үз казанында гына кайнап яшәми авыл театры. Әле менә тиздән Уфа, Махачкала, Финляндиягә гастрольләре буласы, ди. Ерак җирләргә чыгып киткәнче күреп кайтыйк дип, бер төркем журналист Әтнә театрына кайтып килдек.

РӘХӘТ ЯШӘҮ НИЧЕК БУЛА?

– Ничек соң хәлләрегез? Авыл театры ничек яшәп ята?

Әтнә театры директорына да, режиссерына да, артистларга да, театрның башка хезмәткәрләренә дә шушы сорауны бирәбез. Сорау төрле вакытта, төрле җирдә бирелсә дә, җавап бер: «Бик рәхәт яшибез без». Бәлки, зарланасылары гына килмидер, дип, ул «рәхәт яшәү» билгеләрен үзебез дә барларга тотынабыз. Зур матур биналары бар. Казандагы Кариев театрының да моның шикелле бинасы юк әле (әлеге театр урнашкан элеккеге Офицерлар йорты клуб итеп салынган булган шул, театр итеп түгел. – Авт.). Артистларга фатир бирелә. Әле менә театр бинасыннан ерак түгел артистларга дигән тагын бер йорт төзелеп ята. Театрдан ерак та түгел ресторан, бассейн, спорт комплексы, парк бар – шәһәрдән бер дә ким түгел. Хәер, чын шәһәр кирәк булса, Казан да якын – нибары бер сәгатьлек юл. Шулай булгач, әтнәлеләрнең «рәхәт яшибез» дигәнен аңларга да була.

Тамашачыга да кытлык юк Әтнәдә. Халыкның 30 проценты театрга йөри, диләр (зур шәһәрләрдә бу күрсәткеч – 3-7 процент. – Авт.). Без килгән көнне дә сәгать кичке 6 тулып китүгә, хуҗалыкта эшләрен тәмамлап, Әтнә халкы театрга агыла башлады. Вәт бәхетле халык: театрга дип әллә кая барып йөриселәре юк, үзләрендә бар! Күрше-тирә районнардан, Казаннан да тамашачылар килә монда.

Кыскасы, күңелле яшиләр Әтнәдә.

ЙӨЗ ЕЛ ЭЛЕК ЯЗЫЛГАН – БҮГЕН ДӘ АКТУАЛЬ

Әтнәгә болай гына кайтмадык бит без – премьера карарга кайттык. Галиәсгар Камалның «Безнең шәһәрнең серләре» әсәрен сәхнәләштерделәр. 1911нче елда язылган, 1913нче елда басылып чыккан бу пьесаны моңарчы зур сәхнәдә бер дә куйганнары булмаган. Әтнәлеләр беренче булды!

Изображение удалено.Гомумән, Әтнә театрының бу сезонда чыгарган ике премьерасы да үзенчәлекле. Беренчесендә – «Бәхет кошы» мюзиклында – бер сәхнәдә берьюлы 54 бала уйнады. Барысы да – Әтнә балалары. Татар дәүләт театры сәхнәсендә моның кадәр бала катнашында спектакль юк иде әле. Ә икенче премьерада – «Безнең шәһәрнең серләре»ндә – барлыгы 54 персонаж. 20ләп кенә артисты булган Әтнә театры өчен бу да бик зур сан. Бер артист өч-дүрт рольне башкарды. Әле тагын ул 54 персонажның да күбесе – ирләр. Ә театр труппасында хатын-кызлар күбрәк. Шунлыктан аларга да мыек-сакал ябыштырырга һәм ир-ат рольләрен башкарырга туры килде. «Аның бер авырлыгы да юк. Артист өчен төрле пландагы рольләр башкару файдага гына ул. Ябыштырылган мыекны куптарып алганда гына авырта – башка авырлыгы юк», – дип сөйләде спектакльдән соң театрның әйдәп баручы артисткасы Гүзәл Гаффарова.

Спектакль нәрсә турындамы? Сезнең, безнең турыда. Әсәр 100 ел элек язылган, ә бернәрсә дә үзгәрмәгән кебек. Беренче күренештә «Җәмгыяте хәйрия» әгъзалары халыктан кергән мөрәҗәгатьләргә җавап биреп утыра: акча бирергәме, юкмы. Берәү «юлга акчам юк, бераз рәхим итмәсләрме икән?» дип язган. Аңа: «Акчасы булмаса, йөрмәсен. Җыен шундыйларга акча тарата башласаң, монда акчаң түгел, башыңдагы чәчең җитмәс», – дип җавап бирәләр. «Отказ»! Икенче гаризада яшьләр «Җәмгыяте хәйрия» файдасына театр, әдәби кичәләр оештыру турында яза. Кадимчеләрнең сүзе бер – «юньле эш булмас, отказ»! Барлы-юклы дүрт гаризаны «караган» әгъзалар кайту ягына борыла башлагач, сәркатип: «Монда тагын 26 гариза бар, аларын карап та тормыйсызмыни?» – ди. Аны тыңлап та тору юк: «Отка-а-аз!». Ул гына да түгел: «Иртәгә кем килсә дә отказ!». Әйтерсең Камал бүгенге күренешләрне күчергән дә язган. Мөрәҗәгатеңне укымас борын «отказ» сугып утыручылар безнең заманда да җитәрлек бит.

Инде хәзер шушы әфәнделәр ресторанга юл тота. Бисмилла әйтеп аракы эчәргә. Ә «закуска»га бозау ите китергән официантны: «Син мине кем дип белдең урыс ите ашарга» дип сүгәләр. Казанга кунакка килгән Себер бае, боларның кыланмышларын күреп: «Урыс ите хәрам дисез, аракысы хәрам түгелмени?» – дип аптырый. Аңа да җавабы әзер Казан әфәнделәренең: «Хәрамы хәрам инде, тик урыс ите кебек үк түгел! Эчеп куйгач тәүбә итсәң була». Теге заман Казанында гына түгел, бүгенге заманныкында да җитәрлек мондыйлар.

Кыскасы, нинди начар сыйфатым бар икән дип беләсегез һәм үзегезгә читтән карыйсыгыз килсә, Әтнә театры куйган «Безнең шәһәрнең серләре» спектакленә барыгыз. Беренче карашка автор кадимчеләрдән генә көлә кебек тоелса да, алай түгел. Кадимчеләрдән куркып, үзләре төзегән оешманы ташлап киткән, башлаган эшләрен азагына җиткерә алмаган көчсез җәдитчеләргә дә эләгә әсәрдә. Һәм безнең арада андыйлар да аз түгел. Мин андый да, мондый да түгел, дияргә ашыкмагыз. Башта спектакльне барып күрегез әле…

Әтнә халкы театрсыз яши алмый…

«Театрның кайда урнашуы түгел, аның сыйфаты мөһим. Театр Марста да урнаша ала ул. Минемчә, шәһәр ыгы-зыгысыннан читтә иҗат итү җайлырак. Бездә халык театр белән тәрбияләнеп үскән. Бер спектакльне унышар тапкыр караучылар бар. Әйтик, миллионлы зур шәһәрдә театрга 3-4 процент кеше йөри. 3,5 мең кешесе булган Әтнәдә 264 урынлык театр залында өч көн премьера уйныйбыз. Зал тулы була. Процент белән санап карасагыз, 30 проценттан да артыграк килеп чыга. Бу яктан караганда, Әтнә халкы театрга йөри дип кенә түгел, театрсыз яши алмый дип әйтер идем.»

Әтнә театрының баш режиссеры, атказанган мәдәният хезмәткәре Рамил ФАЗЛЫЕВ

***

«Узган сезонда Арчада ике көн спектакль куйдык. Билетларыбыз ике-өч көн эчендә сатылып бетте. Арчалылар: «Бездә Элвин Грейга да моның кадәр кеше килмәгән иде», – дип шаккатты. Димәк, тамашачыбыз бар. Аннан соң спектакльләрне төрле яктан карап була. «Миңлекамал»ны чыгаргач, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов: «Бу – савок!» – диде. Без аны олы буын тамашачысы өчен куйган идек, ә аннан 16-17 яшьлек кызлар елап чыга. Тәнкыйтьчеләргә ошамаса да, тамашачы яратып кабул итте. Безнең тамашачыбыз әле рухи яктан кара икмәк ашап туймаган. Ә безгә аны фуагра белән сыйларга тәкъдим итәләр»

Татарстанның атказанган артисты Марат ХӘБИБУЛЛИН

Фәнзилә МОСТАФИНА,

Казан – Әтнә – Казан

Комментарии