Үлмәс Әлмәндәр яңадан туды

Үлмәс Әлмәндәр яңадан туды

«Җидегән чишмә» халык театры Арчада оешуга 60 ел тулуны быел язын Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры сәхнәсендә билгеләп үткән иде. Әле нинди премьера белән диген?! Заманында, Камал театры шушы сәхнәдә уйнаган чакта, әлеге театрда туып, мәңге яшь булып калган бабайны кабат тудырды арчалылар. Туфан Миңнуллинның үлмәс әсәре «Әлдермештән »не, Шәүкәт Биктимеровлар буыны арабыздан киткәч, сәхнәдә кабат күрербез, дип һич уйламагандыр Казан тамашачысы.

Аларның башкалабызның олы сәхнәсенә аяк басулары матур традициягә әверелде. Инде өченче ел рәттән профессиональ сәхнәне дә үзенеке итә арчалылар. Һәр килүләрендә дә аларны тулы зал каршылый. Һәр премьера аягүрә басып алкышлана. Әлмәндәр карт белән очрашу да искәрмә булмады. Яраткан изге күңелле геройлары белән кабат очрашырга ашкынып килгәндер Казан тамашачысы Тинчурин театрына.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Быел «Җидегән чишмә» халык театры коллективына үзенең шәҗәрәсен төзергә туры килде. Бу беренче карашка җиңел генә тоелган эш еракка, аның тарихына күз салырга мәҗбүр итте. Ә беләсезме, безнең Арчада театр коллективы 1953нче елда оешкан икән бит. 1953-1955нче елларда аны Сәет Шәрәфиев җитәкләгән. Үзе артист та, режиссер да булган. Исән булса, бу хакта хәзер сөйләгән булыр иде дә… Үзе ясаган гармуннарда сәхнәләрдә чыгышлар ясап йөргән Абдулла Вәлиевны Арчада күпләр белә. Бу елларда нәкъ менә ул хатыны Зәйнәп апа белән спектакльләрдә катнашкан.

Аннан районга Мөнирә Акбашева кайткан һәм мәдәният дөньясына кереп чумган. Заманында аның җитәкчелегендәге театр коллективы үзенең чыгышлары белән сәхнәләрне гөрләткән. Роза Әминова традицияне дәвам иткән, спектакльләр куюда башлап йөргән, үзе дә уйнаган.

– Театр коллективларының төрле вакыты була. Йә ул үсеш чоры кичерә, йә… Бу халык театрларына гына түгел, профессиональ коллективларга да хас. Сезнең «Җидегән чишмә»нең хәзер үсеш чоры, – дигән иде фәнни-методик үзәкнең театр белгече, ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Саттаров.

Арчада да берара театр торгынлык чоры кичерә. Берсе артыннан берсе режиссерлар алышына. Һәм бу тынлыкны 1985нче елда радиосында эшләгән, хәзер «Безнең гәҗит» газетасы мөхәррире, якташыбыз Илфат Фәйзрахманов «боза». Район газетасына белдерү биреп, ул театр коллективы туплый, Әнгам Атнабаевның «Балакайларым» спектаклен сәхнәгә куя.

Илфат Казанга телевидениегә эшкә киткәннән соң, республика, Бөтенсоюз смотрлары лауреаты Харис Сафин «дилбегәне үз кулына ала»: Юныс Әминовның «Язылмаган законнар»ын, Хәй Вахитның «Беренче мәхәббәт»ен һәм башка күп пьесаларны сәхнәләштерә. Коллектив, Русия, республика күләмендәге смотрларда катнашып, җиңүләр яулый.

Ә халык театры исемен коллектив Нурия Фәхриева җитәкләгән чорда ала. Һәм әле дә шул исемне югалтмыйча, кулында нык тота.

Бүген коллектив үсештә. Өч тапкыр Тинчурин исемендәге дәүләт драма театрында чыгыш ясап, Казан тамашачысы ихтирамын яулавы, «Идел-йорт» төбәкара халык театрлары фестивалендә 100дән артык коллектив арасында дәрәҗәле икенче урынны алуы шуны раслый. Коллективны җитәкләргә алынган режиссер Рафис Сәлахетдиновның алны-ялны белмичә эшләве, үзешчән артистларның күңел биреп йөрүләре нәтиҗәсе бу.

– Халык театрлары саны хәзер кимү ягында. Чөнки ул акчалы эш түгел. Ә яшьләрнең бушка йөрисе килми. Мондый фанатлар булган коллективны күз карасы кебек сакларга кирәк, – ди Камил Саттаров «Җидегән чишмә» халык театры коллективы турында.

Казан телевидениесендә чыгыш ясаганда Түбән Кама дәүләт драма театры җитәкчесе Рөстәм Галиев: «Әлдермештән Әлмәндәр» – Марсель Сәлимҗановныкы, Әлмәндәр – Шәүкәт Биктимеровныкы. Ул әсәрне сәхнәгә куярга без әзер түгел әле», – дигән иде. Ә менә Арча халык театрының моңа батырчылыгы җиткән. Арчада ул өч көн аншлаг белән барды.

Казан тамашачысы да спектакльне яратып карады. Зал тулы иде. Халык башта камаллылардан соң беренче булып «Әлдермештән Әлмәндәр»гә алынырга җөрьәт иткән, алай гынамы, аның белән башкала театры сәхнәсенә «үрмәләгән» коллектив чыгышын, һәр үзешчән артистның уйнавын сынап, чагыштырып карады, Шәүкәт Биктимеров Әлмәндәре, Нәҗибә Ихсанова Өммиясе, Равил Шәрәфиев Әҗәленең чалымнарын эзләде, аларны кабатлауны көтте, үзгәреш керткән урыннарына тәнкыйть белән карарга тырышты. Ә аннан үзгәрешләргә күнекте, ничек бар, шулай кабул итте, рәхәтләнеп кул чабып карады. Соңыннан басып алкышлады, үзешчән артистларны бик озак сәхнәдән җибәрмәде. Бу — «Җидегән чишмә»нең зур җиңүе иде!

Спектакльдән соң «Әлдермештән Әлмәндәр»дә уйнаган Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан Русиянең һәм Татарстанның халык артистлары Нәҗибә Ихсанова, Равил Шәрәфиев, Татарстанның халык артистлары Ирек Баһманов, шулай ук Әзһәр Шакиров, Әсхәт Хисмәтов, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисткасы Гөлсем Исәнгулованың сәхнәгә менеп, «Әлдермештән Әлмәндәр»гә яңадан җан өреп, үзләренең йөзләренә кызыллык китермичә яхшы уйнаулары өчен мактаулары үзешчәннәр өчен зур бәя булды.

– Искиткеч, чын профессионалларча уйныйсыз. Тамашачының шушылай алкышлавы үзе үк артист өчен зур шатлык, – диде Равил Шәрәфиев.

Кызганыч, Туфан абый әсәренең кабат сәхнәгә менүен, аның үзешчән артистлар тарафыннан кабат тергезелүен үзе күрә алмады. Үзе ни дияр иде икән?! Мөгаен, шатланыр иде. Туфан абыйга иҗатына тулаем күз салып, аны барлап тормыйча да, шушы әсәре өчен генә дә бөек драматург исеме бирергә мөмкин булыр иде.

Премьераны казанлыларга беренче тапкыр тәкъдим иткәнгә инде ярты ел. Әмма «Әлдермештән Әлмәндәр»нең якты, кабатланмас образларын Камал театрының үз сәхнәсенә дә чыгармау дөрес булмас иде. Менә арчалылар 11нче ноябрьдә кабат Казан сәхнәсендә. Камал театрында яңа Әлмәндәр бабайның якыннары белән очрашмый калмагыз. Спектакль 18 сәгатьтә башлана. Димәк, «Әлдермештән Әлмәндәр» 11нче ноябрьдә кабат Камал театрында.

 

Комментарии