Кояшлы Казахстанга сәяхәт

Кояшлы Казахстанга сәяхәт

«Җыяр ризыгың булса, язмышың дөнья читенә дә алып китәр» дигән гыйбарәне ишетеп белсәм дә, үзебез күз күрмәгән Казахстан якларына юл тоткач кына, моның чыннан да хак сүзләр булуына тагын бер кат инандым. Нәкъ З0 ел үткәч, армия сафларында бергә хезмәт иткән егетләрнең кабат очрашырга омтылуы сәбәп булды әлеге мавыктыргыч сәяхәткә.

Интернетны күпме генә яманласалар да, аның да уңай якларын менә шушы очрак белән бәйләп күрсәтер идем. Иремнең армиядә бер кашыктан ашап, бер ротада хезмәт иткән казах дусты Амангельды безне әнә шул юл белән эзләп тапты. Элекке елларда аралашып торсак та, берара элемтә өзелде. Инде менә кабаттан язмыш безне очраштырырга карар итте һәм без Казахстан–Татарстан дуслыгына җан өрергә ниятләп, озак уйлап тормастан, әлеге илгә сәяхәткә кузгалдык!

Үз гомеремдә ни самолетта очканым, ни поездда йөргәнем булмаганлыктан, бу минем өчен икеләтә кызыклы, мавыктыргыч сәяхәт булды. Мәскәү–Караганда поезды белән Башкортстанның башкаласы Өфедән юлга кузгалдык. Юлда йөргәндә юлдашларың үзеңнән яхшырак булсын, диләр. Шөкер, юлдашларыбыз да яхшы, иманлы кешеләр туры килде. Бер тәүлеккә якын тәрәздән очсыз-кырыйсыз казах далалары белән хозурланып бара-бара, Казахстанның йөрәге булган Астана шәһәренә аяк басуыбызны сизми дә калдык. Тимер юл вокзалында безне иремнең дусты, сөйкемле казах егете Амангельды каршы алды. Бер-берсе белән 18 яшьтә туганлашып, инде 30 елдан соң кабат күрешкән ир-егетләрнең ничек күрешүен сүз белән генә аңлатып булмас иде, мөгаен. Әлеге күренештән хәтта үземнең дә ике күземнән яшьләр бәреп чыкты.

Астанадагы фатирларына кереп, салкынча душ коенып, тамак ялгап, юлда арганнардан бераз арынып чыкканнан соң, Амангельдының туып-үскән, бүгенге көндә дә әнисе, хатыны, балалары белән бергә гомер иткән төп йортына, Жалтыр бистәсенә юл тоттык. Юлда барганда шуңа игътибар иттем: монда чакрымнарга сузылган иксез-чиксез далалар күзгә ташлана. Авыллар юл кырыннан шактый читтә урнашкан. Шунысы да олы игътибарга лаек, һәр авылның тукталышы артында хаҗәтханә төзеп куйганнар. Димәк, табигатьне пычратуга юл куймыйлар, бик тә сакчыл караш монда. Ә менә казах зиратларының исә аерым бер үзенчәлеге бар икән. Анда һәрбер кабер өстенә махсус корылма төзеп куелган. Зират яныннан узганда, олысы-кечесе кулын өскә күтәреп, дога кылып китә. Бу аларның дингә, өлкән буынга булган хөрмәтен тагын бер кат ассызлыклый. Биредә кемдер вафат булса, кем күпме булдыра ала, авыл белән акчалата ярдәм итәләр. Авыр вакытта да бер-береңне ташламау казахларга хас иң күркәм гадәт икән.

Менә, ниһаять, без хуҗа кешенең йорты каршында. Амангельды белән юл буе аралашып, шаярып-көлешеп кайтсак та, эчтә барыбер «Өйдәгеләре ничек каршы алырлар? Ничегрәк аралашырбыз?» дигән уйлар бөтерелеп, җанны бимазалады. Ләкин безне борчыган әлеге уйлар гаилә әгъзалары белән танышуга, томандай эреп юкка чыкты. Үзләренә генә хас мөлаемлык белән кочып, бит очыннан үбеп алуга, җиңел сулап куйдык. Ни дисәң дә чит бер мохиткә килеп эләгү уен-муен эш түгел ич!

Аларга Татарстаныбыздан алып килгән бүләк – сувенирларыбызны, күчтәнәчләребезне тапшырып, мул итеп әзерләнгән түгәрәк казах табыны янына җыелдык. Кунак буларак, хөрмәт йөзеннән, безне иң түргә утырттылар. Аларда үз милли гореф-гадәтләре буенча идәндә милли бизәкләр белән тукылган махсус паласлар өстендә, тәбәнәк түгәрәк өстәл тирәсенә тезелеп утырып ашыйлар икән. Безнең якларда кунак каршы алганда табын күрке итеп бәлеш чыгарылса, биредә исә ат итеннән әзерләнгән бишбармак дип аталучы ризык тәкъдим итәләр. Итнең дә иң тәмле өлеше генә сайлап алына һәм аны табындагы хөрмәткә лаек өлкән ир-ат бүлгәләргә тиеш була. Чәйне касәләргә бары тик бикәш (безнеңчә хуҗабикә) генә ясап бирә һәм ул һәрвакытта да бары тик яртылаш кына салына. Бу гадәт элек-электән килгән һәм чәйне эчкәндә пешеп интекмәс өчен шулай уйланылган икән. Касәне тутырып ясау кунакны хөрмәт итмәүгә керә бездә, диләр алар үзләре. Без үзебездә тутырып эчәргә өйрәнгән гадәт буенча биредә дә шактый гына чәйләрен эчеп кинәндек!

Казахларның теле безнең татар теленә шактый гына охшаш. Игътибар беләнрәк тыңласаң, барлык сүзләре дә аңлашыла, дияр идем. Ашап-эчеп туйгач, йә кунак кеше, йә иң өлкән кеше дога кылып, амин тота, башкалар да аңа кушыла. Бу якларда дин шактый популяр. Казахлар хәмер белән артык мавыкмый. Балалары да бик итагатьле, олы кешегә ялгышып та дорфа итеп җавап кайтармыйлар. Әти-әниләренә дә «Сез» дип мөрәҗәгать итәләр.

Тагын шунысына да игътибар иттем: юл хәрәкәте артык тыгыз түгел. Юл хәрәкәте инспекторларының тырыш хезмәте нәтиҗәседер бу, дигән фикер калды бездә.

Беренче көнне хуҗаларда мунчалар кереп, тәмле ризыклар белән сыйлансак, башка көннәрне безне туганнары, дуслары, хезмәттәшләре аштан ашка кунак итеп йөрттеләр. Биредә кемгә генә барып кермә, ачык йөз, мул өстәл белән каршы алалар, бүләкләр, күчтәнәчләр белән озатып калалар.

Әмма шунысы бик тә гаҗәпләндерде: биредә һаман да газ кермәгән, күмер ягып җылыналар.

Безне кунак иткән хуҗалар Ишим елгасы итәгенә урнашкан Жалтыр бистәсендә көн күреп, яшәп яталар. Иремнең иптәше Амангельды – әлеге округта аким (безнеңчә хаким, хакимият башлыгы була инде), Астана шәһәрендә менә дигән фатирлары булуга карамастан, әти-әни нигезен ташлап китмәскә уйлаган. Әтисе күптән түгел генә бакыйлыкка күчкән. Әнисе дә шактый олы яшьтә. Балаларының икесе югары уку йортын кызыл дипломга тәмамлаган, берсе мәктәп укучысы, боксчы, ә төпчекләре бик кечкенә әле. Хуҗалыкта 10-15 баш ат, 2 сыер, сарыклар, тавык-чебеш…

Жалтыр бистәсе 1936нчы елда оешкан. Биредә авыл кырыннан гына тимер юл үтә. Үзләрендә югары сортлы он җитештерә торган элеватор, алтын чыгара торган җир асты шахталарына кадәр бар. «Тырыш кешегә бездә яшәү шул кадәр җиңел, бары тик ялкауланмаска гына кирәк», – ди алар.

Гәрчә үзем авыл җирендә туып-үссәм дә, беренче мәртәбә атка атланып җилдерү бәхетенә казах далаларында ирештем. Шулай итеп, үземнең буй җитмәс тагын бер хыялымны чынга ашырдым. 600 метр тирәнлектәге шахтага лифт белән төшкәндә исә вакыт бер мәлгә туктап калгандай тоелды. Эчтән генә бөтен белгән догаларымны укыдым. Һәм, әлбәттә инде, шахтерларның хезмәте никадәр катлаулы, никадәр кыен икәнлегенә тагын бер кат инандым. Ә инде 54 м биеклектә төзелгән, болытларга ашкан элеваторның иң биек ноктасыннан аска карагач, эх, нигә мин дә кошлар нәселеннән түгел соң, дип уфтанып куйдым. Юкса канат кага-кага шушы гүзәл киңлекләрне кочып, бер түгел, мең мәртәбә урар идем, мөгаен. Биредә югары сортлы оннан пешерелгән кайнар ипекәйнең тәме әле бүген дә ирен очларымда саклана төсле.

Изображение удалено.Изображение удалено.Изображение удалено.Астана шәһәрендәге сәяхәтебезне сүз белән генә сөйләп, аңлатып бетерү мөмкин дә булмас. Шулай да, кыскача гына сезне биредәге гүзәллекләр белән таныштырып китәсем килә, дусларым!

Биредә безне иремнең бергә хезмәт иткән тагын ике дусты – Шакир белән Марат каршы алды. Аларның гаиләләре белән дә күптәнге танышлар кебек очрашып, чөкердәшеп ял иттек, шәһәрнең иң данлыклы урыннарында булдык. Бик борынгы вакытларда әлеге мәһабәт шәһәр урынында иксез-чиксез далалар, хәтта сазлыклар булган диләр. Бөек Ватан сугышы чорларында Акмола дип аталган бу шәһәр сәнәгать, икътисад, транспорт үзәге буларак танылган. Соңрак Акмола Целиноград дип йөртелә башлый. 1997нче елдан ул Астана атамасын алган. Ишим елгасы Астананы икегә бүлеп, яңа һәм иске шәһәрләр хасил иткән. Биредәге чисталыкка, искитмәле матурлыкка таң калмый мөмкин түгел! Юкка гына Җир шарының 8нче могҗизасына тиңләмиләрдер шул аны. Астана төзелешенә япон архитекторы Кисе Курокаво нигез салган диләр. Астананы Евразиянең йөрәге дип атаулары да күп нәрсә турында сөйли. Искитмәле биналар, корылмалар, биек-биек йортлар, зәвыклы төзелешләр – барысы-барысы да әкияти бер мохитне тәшкил итә. 2003нче елда ачылган йөзләрчә экзотик хайваннарны сыйдырган океанариумлы, джунглилы, кинотеатрлы, дистәләгән кафелы күңел ачу үзәге «Думан»ны аласыңмы, оча торган тәлинкәне хәтерләтүче, 2000 кеше сыйдырышлы циркнымы, әкияти сыннар рәвешендә ясалган фонтаннар комплексын яисә спорт заллары, кафелар, гаилә паркы, аквапаркы һәм ясалма пляжлы бассейны булган 150 метр биеклектәге күп катлы «Хан Шатыр» күңел ачу үзәгенме (Британия архитекторы Норман Фостер проекты буенча төзелгән); Казахстанның символы булып, фәкать пыяладан гына торучы 97 метр биеклеккә ашкан «Байтирәк» корылмасынмы (төзелеш идеясенең авторы – президентлары Нурсолтан Назарбаев), Урта Азиядә иң эре дини үзәкләрнең берсе булган «Солтан Хәзрәт» мәчете, төрле дөньякүләм съездлар үтүче Дуслык һәм килешү үзәгеме… Бу исемлекне әле шактый дәвам итеп булыр иде, әлбәттә, ләкин мең тапкыр ишеткәнче, бер тапкыр барып күрүең артык, диләр! Көндезге Астана үзенчә матур булса, төнгесе исә тагын да гүзәлрәк. Ул чып-чынлап тылсымлы әкиятне хәтерләтә. Бу могҗизаи матурлыкка эләккән һәркем үзен күкнең җиденче катына эләккәндәй хис итә. Меңләгән утлар белән балкучы сихри шәһәр күзләрне генә түгел, җаннарны да иркәли.

Сәяхәтебезне Бурабай курорт-сәламәтләндерү комплексында дәвам итәбез. Ул таулы-ташлы, урманлы урында урнашкан. Астанадан далалар аша 200 чакрым үтүгә күз алдында искиткеч гүзәл күренеш пәйда була. Бурабай дип аталучы күлне күккә ашкан кыя таулар уратып алган. Чиста сулы яр буйларыннан биеклеге 150 метрга кадәр җитүче төз наратлар, «биюче» каеннар (аларны биредә шулай атыйлар, чөнки биюче кызларны хәтерләтәләр!), яңгыр яуганда да гел кояшлы булып калган якты аланнар бизи. Кыя тауларның һәрберсенең үз атамасы бар: «Йокыга талган сугышчы», «Дөя», «Очучы ук», «Табышмак» һ. б. Аларның барысы хакында да аерым риваятьләр яши икән. Мондагы табигатьнең матурлыгы, чиста саф һавасыннан башлар әйләнерлек. Оҗмах кайда, дисәләр, һич икеләнмичә, биредә, дип әйтеп буладыр, мөгаен!

Әлеге кояшлы, далалы, кунакчыл ил турында, аның искиткеч халкы хакында шактый күп сөйләргә мөмкин. Мондагы бердәмлек, татулык, туганлык һәм дуслык хисләрен күпләргә үрнәк итеп куярлык. Әлеге бәхетне үз күзләребез белән күрү һәм кичерү безгә дә насыйп булды. Ирем белән гаилә коруыбызның 20 еллык күркәм бәйрәменә без бер-беребезгә әлеге сәяхәтне, әлеге бәхетне бүләк иттек, һәм ялгышмадык.

Рәхмәт сезгә, казах дуслар! Тагын бер кат рәхмәт сиңа, кояшлы Казахстан!!!

Гөлчәчәк САДРИЕВА-ХАҖИЕВА,

Азнакай шәһәре

Комментарии