Татарча шахмат

Татарча шахмат

Улым Илхан 2нче татар гимназиясенең 1нче сыйныфында укыган вакытта гимназия эчендәге берничә түгәрәккә йөреп алды. Алар барысы да урысча гына алып барылды.

Узган ел 2нче сыйныфка күчкәч, шунда ук шахмат түгәрәгенә йөри башлады. Беренче барудан кайтып кергәч тә: «Әти! Түгәрәк саф татар телендә бара!» – дип кычкырып җибәрде. Гаҗәпләнеп, түгәрәкне күрергә дип үзем дә барып утырдым. Җитәкчеләре Рамил Хөснуллин ялгышып та урыс сүзләре кыстырмый. Татарча белем алган, күрәсең! Аралашып та алдык аның белән. Төп Чаллы кешесе икән. Үзе сигез сыйныф урысча белем алгач, 90нчы елларда 2нче гимназиядә 9-10нчы сыйныфларда татар телендә укыган. Аннары институттан татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып чыккан. Хәзерге вакытта «Этюд» балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбендә укытучы-тренер булып эшли икән.

Узган ел уку елы башында Рамил Хөснуллин 2нче татар гимназиясе директоры янына барып, татарча шахмат түгәрәге оештырырга тәкъдим иткән булган. Шуннан бирле гимназиядә татарча шахмат түгәрәге эшләп килә. Шәһәребездә шундый милли җанлы педагоглар күбрәк булсын иде.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Комментарии