Әйткән сүз – аткан ук

Әйткән сүз – аткан ук

Мирһади РАЗОВ, «Шәһри Чаллы» газетасы баш мөхәррире:

– Безнең татар байлары рекламага акча бирәбез, дип тормыйлар. Ни өчен? Чөнки татар баеның матди байлыгы үсә, рухи байлыгы үсми. Шул байлыклары гына тигез үссә, алар моны аңларлар иде.

«Азатлык»

Изображение удалено.Элла ПАМФИЛОВА, Русиянең Үзәк сайлау комиссиясе рәисе:

– Сайлаулар вакытында гадәттәгедән шактый аерылып торган, артык активлык күрсәткән төбәкләрне без аерым контрольгә алачакбыз.

«Лента.Ру»

Изображение удалено.Татьяна МОСКАЛЬКОВА, Русиядә кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил:

– Без Русиянең психиатрия дәвалау учреждениеләрендә карала торган пациентларны яклаучы махсус хезмәт оештырырга җыенабыз. Ул Сәламәтлек саклау министрлыгыннан бәйсез булачак һәм 2019нчы елдан эшли башларга мөмкин.

«Известия»

Комментарии