ТАГЫН БЕР ПОГОНЛЫ МИЛЛИАРДЕР

ТАГЫН БЕР ПОГОНЛЫ МИЛЛИАРДЕР

Президент Владимир Путинның иминлеге өчен җаваплы Федераль сак хезмәтенә дә коррупция чире йоккан. Узган атнада әлеге хезмәтнең генералы Геннадий Лопырев фатирында 1 миллиард сум акча табылган. Кулга алынган түрә Сочида Олимпия уеннарына әзерләнгәндә җир биләмәләре белән махинацияләр оештыруда шикләнелә.

«Интерфакс»

КЫШ БАБАЙГА ЯЗСАҢ, САК БУЛ

Соңгы вакытта Интернетта Кыш Бабайга хатлар кабул итә торган махсус төркемнәр һәм сайтлар популярлашты. Тик андый ресурслар еш кына балаларның нинди бүләк алырга теләгәнен белеп кенә калмыйча, яши торган адреслары, туган көннәре, исем-фамилияләре кебек шәхси мәгълүматны да туплый. Балалар явыз ниятле адәмнәр тозагына эләкмәсен, дип Элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм массакүләм коммуникация чаралары өлкәсендә күзәтчелек хезмәте Кыш Бабайга хат язуның бердәм өлгесен тәкъдим итте.

«Бизнес-Онлайн»

ЧИРАТСЫЗ ҺӘМ АРЗАНРАК

Киләсе елдан дәүләт хезмәтләреннән электрон рәвештә файдалану, гадәтигә караганда, 30 процентка арзанрак булырга мөмкин. Салым кодексына шундый үзгәрешләр кертүне Дәүләт Думасы хуплады инде. Ташламалар гади халыкны да, эшмәкәрләрне дә «Электрон хөкүмәт»тән ешрак файдаланырга этәрәчәк, дип көтелә.

«Российская газета»

Изображение удалено.«МАТУР» НОМЕРНЫ – АУКЦИОНГА!

2017нче елдан башлап Русиядә автомобильләр өчен «матур» номерларны сатуга чыгармакчылар. Ул аукцион рәвешендә узачак. Теркәү номерлары белән Дәүләт автоинспекциясе сәүдә итәр, дип планлаштырыла. Моны күздә тоткан канун проекты парламентның язгы сессиясендә каралачак.

«Газета.Ру»

Комментарии