Милли хәрәкәт әйдаманы вафат

Милли хәрәкәт әйдаманы вафат

Татар милли хәрәкәтен җитәкләүчеләрнең берсе, җәмәгать эшлеклесе һәм язучы Рашат Сафин 82 яшендә вафат булган. Дүшәмбе көнне ул Биектау районында җирләнде.

Рашат Сафинның «Татар юлы», Татар миссиясе», «Татар инануы» трилогиясе милләтебезнең байлыгы санала. Соңгы китабы 80 яшьлек юбилее уңаеннан Уфада дөнья күргән иде. Әлеге трилогия татар милләтен саклап калу юлларын күрсәтүе белән кадерле, дип саный белгечләр.

Мәрхүмнең көчле фикерләре җәмгыятьтә еш яңгырады, милли хәрәкәтне яңача эшләргә, яңа идеяләр белән чыгарга чакырды. Шул ук бәйсезлек мәсьәләсендә дә: «Иске юл белән көрәшсәк, бернигә дә ирешә алмаячакбыз, чөнки, беренчедән, халык моны үтте. Икенчедән, идея яңа, заманыбыз таләпләренә туры килергә тиеш», – дип әйтә иде Рашат Сафин.

«Андый уйлану идеологиягә, Коръәнгә һәм изге китапларга нигезләнергә тиеш. Анда барысы да язылган. Бабил манарасы (Вавилон) турында риваять бар. Хак Тәгалә аны ни өчен җимергән? Чөнки бөтенесе бер телдә сөйләшә башлаган, ягъни бер фикергә килгән. Ә дөнья күп төрлелек бердәмлеге итеп яратылган. Бер Кытай акыллысы: «Яхшыны барыбыз да яхшы, дип таныйбыз икән, ул начарлыкка әверелә, чөнки бөтенесе бер фикергә килсә, каршылык бетә», – дигән. Каршылык булмаса – хәрәкәт юк, хәрәкәт булмаса – бәрәкәт тә юк. Бер-беребезне аңларга, юл куярга кирәк. Бу мәсьәләдә мин үзем оптимист булып калам. СССРның җимерелү сәбәпләренең берсе – бер төрлелек бердәмлеге, бер идеология, бер дәүләт планы булу иде. Хәзер Русиядә шул ук нәрсә торгызыла. Мин моны бу Русия империясен җимерү өчен махсус эшләнми микән, дип уйлыйм? Шуңа күрә, каршылыклар чыга икән, өметсезлеккә бирелмәскә, ә юлларын эзләргә кирәк», – дигән иде ул.

Рашат Сафин заманында латин имласы проблемаларын күтәргән кешеләрнең берсе. Ләкин эш башланган килеш калды. «Саный китсәң, юкка эшләгән эшләребез бик күп. Безнең Конституциябез, референдумыбыз… Ә нәтиҗәләре юк бит», – дигән иде Рашат ага.

2020нче елга хәтле Русиядә татар халкының үсеш юнәлеше стратегиясен тәнкыйть итеп, «Стратегия – ул ерак киләчәккә карый. Әмма әгәр дә синең программаң кемгә дә булса бәйле икән, бу инде стратегия, үсеш була алмый. Безгә милләтнең бәйсез киләчәге турында уйлый башларга вакыт», – дигән иде ул.

Шулай ук татарларның илдәге сәясәтне үз файдасына бора алмавы өчен борчылды Рашат әфәнде. «Милли компонентны юкка чыгаралар, дибез. Бу мәсьәләне күтәрергә бик җайлы вакыйга – Көньяк Осетияне һәм Абхазияне таныдылар. Безгә шул вакытта күтәрелергә иде. Сәясәттә начар вазгыять юк. Начар вазгыятьне үз файдаңа бора белергә кирәк. Безгә бу әйбер җитми. Бездә стратегик юнәлештә уйлаучы төркем юк. Аны дин әһелләре белән бергә оештырырга кирәк», – дигән иде Рашат Сафин.

«Азатлык» укучыларын әлеге кайгылы хәбәр, әлбәттә, битараф калдырмады. «Милли хәрәкәтебездә бик тырышып, чын йөрәктән катнашкан әйдаманыбызны югалттык. БТИҮнең рәис координаторы буларак ул чит илләр, халыкара оешмалар белән аралашуны бик яхшы оештыручы иде. Әле дә хәтеремдә – ул Үзбәкстанга гына 5-6 мәртәбә килде һәм Үзбәкстан ТИҮнең җыелышларында катнашып, хәзерге вәзгыятьтә милләтебезне ничек саклап калу турында чыгышлар ясап, үзенең эшлекле киңәшләрен, тәкъдимнәрен бирә иде. Ул шулай ук Үзбәкстан, Казахстан, Урта Азиянең барлык республикалары шәһәрләрендә булып, милли мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итә иде. Союз-империя таркалгач, зур делегация белән Брюссельгә НАТОга очрашуга барып, Татарстанның хәле, аның бер блокларга да катнашмаска теләге булган республика сәясәте турында аңлатып кайтты», – дип язып куйган ТИҮ активисты Галишан Нуриәхмәт.

«Әле күптән түгел генә Хәтер көнендә Рашат әфәнденең чыгышын тыңлап кайткан идек. Олыгайган иде, әмма көчле иде. Халыкны үзенә карата алырлык иде. Һәм карата иде. Истә әле аның татар милләтенә тәгаенләп язган китаплары чыгуы. Без аларны Башкортстанда йотлыгып укыдык. Һәм аңа рәхмәтле булдык. Чөнки, чынлап та, сүз сөйләүчеләр безнең арада күп, юл ярып, юл күрсәтүчеләр юк дәрәҗәсендә… Татар сиңа гел рәхмәтле булыр. Бигрәк тә Башкортстан татары. Урының җәннәттә булсын!» – дип яза Кадерле Имаметдин.

P.S. Мәрхүмнең туганнары, якыннары, милли хәрәкәттәге көрәштәшләренең тирән кайгысын «Безнең гәҗит» редакциясе дә уртаклаша. Авыр туфраклары җиңел булсын!

Русиядә ислам телеканалы кирәкме?

Русиядә мөселманнар өчен дини телевизион канал булдыру нияте инде күптән туса да, төрле проблемаларга терәлүе аркасында һаман сүз дәрәҗәсендә генә кала.

Проблемаларның иң катлаулысы, әлбәттә, финанс ягына бәйле. Икенчедән, контент мәсьәләсе дә бар, тәүлек буена дини каналны нинди тапшырулар белән тутырып бетерергә? Ул канал региональ буларакмы, әллә федераль канал рәвешендә эшләргә тиешме? Чагыштырып карасак, православларның илдә өч ТВ-каналы бар: «Союз», «Спас» һәм «Радость моя». Соңгысы хәтта балалар, бөтен гаилә белән карау өчен.

2012нче елның августында Русиядә мөселманнар өчен беренче телевидение каналы ачыла дигән мәгълүмат бөтен өммәтнең игътибарын җәлеп итте. «Әл-РТВ» каналы ислам темасына тапшырулар, дини мәгърифәтчелек, мөселман дөньясындагы вакыйгаларны яктыртуга юнәлгән булып, федераль канал рәвешендә тәүлек буена илнең сигез төбәгендә: Башкортстан, Татарстан, Дагыстан, Чечня, Адыгея, Ингушетия, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Чәркәстә күрсәтелергә планлаштырылган булган. Әмма «Триколор-ТВ» ясалма иярчен пакетына керергә тиеш булган канал ачылмады.

Дүрт ел элек Русия ислам институтында «Ислам журналистикасы» юнәлешен ачып җибәрделәр. Институт ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин сүзләренчә, бу юнәлеш үз урынын табарга тиеш, чөнки бүгенге көндә ислам өлкәсендә язучы журналистлар бик аз. Биредә укучы шәкертләр мөселман каналын ачуга ике куллап ризалык белдерә. Аңлашыла да, алар өчен киләчәктә бу –потенциаль эш урыннары. Һәм андый каналны үзенчә күрәләр. Мәсәлән, 2нче курс студенты Ләйсән Сибәгатова милли тапшыруларга өстенлек бирә:

«Минемчә, мөселман телеканалында булган тапшырулар милли тематикага багышланырга тиеш, чөнки безнең үзебезнең татар галимнәребез бар, мәсәлән, Шиһабетдин Мәрҗани, Кол Гали, Баһаветдин Мәрҗани, һәм алар мирас итеп калдырган эшләрне югалтырга хакыбыз юк».

Институтта «Ислам журналистикасы» юнәлешенең кураторы, доцент Айгөл Гыйльманованың мөселман каналына булган фикере ике төрле: «Һәр киңкүләм мәгълүмат чарасы үз аудиториясез яши алмый. Шулай ук бар мәгълүмат та күңел ачуга багышланган була алмый. Андый канал булдыру бертуктаусыз җитештерүне таләп итә, шулай ук керемнәр дә китерергә тиеш, ә ул төп аудиториясе булган вакытта гына керем китерә ала. Гаделлек күзлегеннән карасак, әлбәттә, мөселманнар өчен дини канал ачып җибәрү дөрес булыр иде, чөнки христианнарның үз каналлары бар һәм ул бер генә дә түгел. Икенче яктан карасак, андый канал ачу шундый дәрәҗәдә бик кирәкме соң? Чөнки безнең җирле каналларда ислам тематикасына булган тапшырулар бар. Шулай ук, белеменә килгәндә, өммәт андый үзенчәлекле каналны кабул итәргә әзерме соң? Тагын бер четерекле мәсьәлә бар – православ каналны ачып карасак, еш кына канал эшләп торсын өчен журналистларга хезмәт хакын түләү өчен тамашачыдан акча сораганнарын күреп була. Телевидение – кыйммәтле нәрсә. Кем акчасына эшләп торачак ул дини канал? Милли тапшыруларга басым ясалса, милли каналларны кабатлау булмасмы? Бәлки, җирле телеканалларда дини тапшырулар санын арттыру күпкә отышлырак булырдыр?»

Беренче курс студенты Гүзәл Гыймадиева фикеренчә, мөселманнар үз каналын булдырырга хаклы. «Ә контент мәсьәләсенә килгәндә, минемчә, төрле җирләрдә яшәүче татар мөселманнарның гореф-гадәтләрен, яшәешен, мәдәниятен күрсәтүче репортажлар, сюжетлар күбрәк булырга тиеш».

Быел 6нчы июньнән башлап Интернетта мөселманнар өчен «Әлиф ТВ» дини каналы ачылды. Рәсми сайтлары мәгълүматына караганда, Русиядә 20 млн кеше, БДБ илләрендә – 50 млн мөселман, дөнья буйлап таралган 300 млн урыс теллеләр бу каналның потенциаль аудиториясенә керә. Биредә дини тапшырулар, тарихка бәйле документаль фильмнар, шулай ук Мәскәү, Казан, Уфа, Кырым мәчетләреннән җомга вәгазьләре, төрле милләт ризыкларына багышланган тапшырулар профессиональ дәрәҗәдә эшләнә.

Гөнаһка юнәлтелмәгән тапшырулар күңелгә хуш килсә дә, Интернет кысаларына чикләнгән каналны барысы да карый алмый – әйтик, өлкән яшьтәгеләр. Татар телендә булмаган тапшырулар татар мөселманнарының игътибарын да әллә ни җәлеп итә алмый.

«Әлиф ТВ»ның төрле төбәкләрдә үз хәбәрче пунктлары булдырылып килә. Сүз уңаеннан, андый пункт инде Татарстанда да бар.

Алсу ӘХМӘТ

Ялгыз пикетка чыгармадылар

«Казан-Арена» стадионы янында Казансуны корыту һәм әрәмәне бетерүгә каршы чыгучы активистларны шимбә көнне полициягә алып киткәннәр.

Татарстандагы Эчке эшләр министрлыгының экстремистлыкка каршы көрәш бүлеге хезмәткәрләре пикетны оештыручы, фәннәр докторы Искәндәр Ясәвиевны – полициянең «Вишневский» бүлегенә, активист һәм журналист Юлия Фәйзрахманованы «Савиново» бүлегенә алып киткәннәр.

«Ясәвиевны Тукай скверында ике кеше туктатты һәм үзләрен «Э» үзәге хезмәткәрләре итеп танытты. Аңа «Вишневский» полиция бүлегенә пикет алдыннан сөйләшү үткәрү өчен барырга тәкъдим ителде. Ясәвиев баш тарткач, күпмедер вакыттан соң аны элек кылынган җинаятькә бәйле булу ихтималы белән эзләнгән кешегә охшаган дип, полиция бүлегенә алып киттеләр», – дип хәбәр итте «Idel.Реалии» хәбәрчесе.

Юлия Фәйзхрахманованы шулай ук өе янында документлар тикшерү сылтавы белән тоткарлыйлар һәм полиция бүлегенә алып китәләр.

Искәндәр Ясәвиев һәм тагын берничә активист Казанда Конфедерация беренчелегенә шобага салу үтәчәк Теннис академиясе янында ялгыз пикетлар үткәрмәкче иделәр.

Казанда «Кара җомга» ыгы-зыгысында зыян күрүчеләр булган

Дөнья буйлап узган «Кара җомга» ташламалар акциясе кайбер Казан кибетләрендә дә уза. Чистай урамында урнашкан яшьләр киеме кибете алдан ук 70 процентка кадәр ташламалар вәгъдә иткән иде. Нәтиҗәдә, узган пәнҗешәмбе киченнән кибет ишекләре янында дистәләгән кеше тупланды, ә иртәнгә чиратта 100дән артык кеше басып тора иде, дип язды шаһитлар социаль челтәрләрдә.

Кыйммәтле спорт аяк-киемнәре, дизайнер киемнәре саткан кибеткә чираттагы кешеләрне төркем-төркемләп керткәннәр. Чират акрын хәрәкәт иткәнгә күрә, тышта ыгы-зыгы барлыкка килгән, сакчы баскычта тупланган халыкны эткәч, берничә кеше җиргә егылып төшкән һәм тән җәрәхәтләре алган. Кибет аларга бүләкләр вәгъдә иткән.

Шаһитлар Интернетта язганча, яшьләрдән торган чиратта барлыкка килгән этеш-төртешкә яшьләр үзләре дә сәбәпче булган. Мәсәлән, кайберәүләр бер-берсенә газ баллоннарыннан сиптергәннәр. Берничә кеше чиратта хәтта тәүлек буе торган һәм төн кунган. Кибеткә килгәннәрнең күбесе ташлама акциясен оештыру дәрәҗәсенең түбән булуын белдерә. Җитәкчелек исә үзе дә мондый резонанс көтмәвен яза.

Татар телен белүчеләргә машина кую бушлай?

Татар юристлары Казандагы машина кую урыннары тәртибе хакында ике телдәге мәгълүматның бер-берсеннән аерылганын күреп алган.

Шәһәр үзәгендәге түләүле машина кую урыннары турында мәгълүмат баштан ук татарча да, урысча да язылганлыгын күргәч, татар җанлы казанлылар гаҗәпләнде һәм сөенде. Дөрес, татар текстында хаталар да шактый икән. Ул мәгълүмат, кешегә аңларга уңайлы булсын өчен түгел, ә шулай тиеш, мәҗбүри булганга гына куелган кебек тә тоелды. Урысчадан турыдан-туры тәрҗемә итеп, калькалаштырып язылган татар текстында кайбер сүзләрнең мәгънәсе үзгәрә яисә бөтенләй югала. Бәлки, Казан башкарма комитетында татар теленең бөтен нечкәлекләрен белүче хезмәткәрләр булмау белән бәйледер бу.

«Альфа»исемле юридик консультация җитәкчесе Сирин Зарипов: «Элмә такталарда киткән хаталар мәхкәмә һәм финанс тарткалашулар китереп чыгарырга мөмкин», – ди.

«Татарстан Республикасының икетеллелек турындагы кануны урыс һәм татар телләренең бертигез дәрәҗәдә кулланылуын таләп итә. Шәһәр парковкаларында машина кую урыны өчен түләү турында ике телдә язылган. Урысчасында «В воскресные и праздничные дни оплата не взимается» диелгән булса, татарчага бу «Ял һәм бәйрәм көннәрендә» диеп тәрҗемә ителгән. Татар телендә «ял» сүзе якшәмбене генә аңлатмый, ул ике көнне үз эченә ала – шимбә һәм якшәмбене. Димәк, татар тексты белән генә танышып, кем дә булса шимбә көнне машинасын парковкада тоткан өчен акча түләми икән, ул гаепле булып чыгачак һәм штрафка тартылырга мөмкин», – ди Сирин Зарипов.

«Альфа» юристлары бу хаталы тәрҗемә турында шәһәрнең транспорт комитетына мөрәҗәгать иткән. Башта хатлары җавапсыз калган. Икенче тапкыр язганнан соң гына егетләргә җавап биргәннәр.

Комитет рәисе Айдар Габделхаков кул куйган хатта язылганча, «воскресенье и праздничные дни» дигәнне «ял һәм бәйрәм көннәре» дип тәрҗемә итүнең дөрес булу-булмавын Татарстан Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тикшергән. Белгечләр «воскресенье» сүзен «ял көне» дип тәрҗемә итәргә мөмкин, әмма бу сүз бердәнбер түгел», – дип аңлатма биргән.

Шушы карарга нигезләнеп, парковкадагы элмә такталарда «ял көннәре» урынына аңлаешлырак һәм төгәлрәк мәгънәгә ия булган «якшәмбе» сүзен куллана башлаячакбыз, дип вәгъдә бирә Габделхаков. Алга таба ачылачак парковкаларда «Якшәмбе һәм бәйрәм көннәре» дип язылачак. Тик моңа кадәр ачылган машина кую урыннарында хаталы язмалар шул килеш кала, дөресләп язылганнары бары яңа ачылган парковкаларда гына куелачак.

«Шимбә көнне машина куйган өчен түләмичә, штраф сугылып, миңа килүчеләр булмады әлегә, – ди Сирин Зарипов. – Ләкин иманым камил, андый очраклар булгандыр. Әгәр кеше шимбә көнне парковка өчен түләмәсә, аңа карата административ җаваплылыкка тарту турында карар чыгарыла. Мондый очракта бу карар буенча ул судка шикаять бирә ала һәм мәхкәмәнең гариза бирүче ягына басып, штраф сугуны канунсыз дип табу ихтималы бик зур», – дип өсти юрист.

Динә НАГАЕВА

Комментарии