«Татарстанга кайту – киләчәгеңне куркыныч астына кую ул»

«Татарстанга кайту – киләчәгеңне куркыныч астына кую ул»

Татарстанда фәнни-тикшеренү оешмалары уңышлы эшли, инвестиция-венчур фонды бар, индустриаль парклар, технопарклар һәм бизнес-инкубаторлар челтәре формалашкан, «Алабуга» аерым икътисади зонасы аякка басып килә, Смарт Сити һәм Иннополис төзелә. Тик шулай да Европада белем алган яшь галимнәр Русиягә кайтырга ашыкмый.

Быел Татарстан Мәгариф министрлыгы «Алгарыш» программасы буенча чит илдә укыган 23 студентка карата мәхкәмә эше кузгатты. Узган атнада берничә эш буенча уңай карар да чыкты – Татарстанга кайтырга теләмәгән студентлар (ә алар, укып чыккач, монда өч ел дәвамында эшләргә тиеш) республика бюджетына берничә миллион сум акчаны кире кайтарырга мәҗбүр булачак. Биология фәннәре докторы, Лондонның Империя колледжы өлкән фәнни хезмәткәре Рөстәм Хөсәеновның шул уңайдан фикерен белештек.

– Казанда туып үстем, 2нче татар-төрек мәктәбендә укып чыктым. Хәзер мин молекуляр биология һәм биохимия өлкәсендә эшлим, дарулар җитештерү белән шөгыльләнәбез.

– Ничә тел беләсең?

– Татар, урыс, инглиз, төрек, нидерланд, алман телләрен беләм, кытай телен өйрәнәм – барлыгы җиде тел.

– Син югары уку йорты сайлаган вакытларда яшьләрнең барысы да диярлек икътисадчы яисә юрист булырга хыяллана иде…

– Дөресен генә әйткәндә, мин дә икътисад факультетына керергә җыенган идем (елмая). Тик чыгарылыш имтиханнары алдыннан биология укытучыбыз әнием белән мине чәйгә чакырды да, минем киләчәгем турында сөйләште. Аның улы Америкада микробиология өлкәсендә эшли, аспирантурада укый икән. Мин дә, уйлый торгач, күбрәк биологияне яратканымны аңладым. Шулай итеп, КФУның биохимия факультетына кердем, анда ике атна гына укыдым да Төркиягә китәргә булдым. Үз көчем белән Истанбулда Босфор университетына кердем, анда биш ел укып чыктым.

– Төркиядән соң укуыңны дәвам иттеңме?

Аннан Германиядә магистратурага кердем, Бремен шәһәрендә ике ел укыдым. Аннары Нидерланд: докторлык диссертациясен якладым, Гронинген университетында фәнни хезмәткәр булып эшләдем, фәнни тикшеренүләрдә катнаштым. Аннары Америкада бер фармакология компаниясендә эшләдем. 2013нче елның көзеннән бирле Англиядә яшим.

Татарстанда заманча дарулар чыгара торган компания ачарга хыялланам, бездә әле андыйлар юк.

– Республика җитәкчелегенә тәкъдимнәрең белән мөрәҗәгать иткәнең булдымы?

– Әйе, проектымны республика министрлыкларының берсенә җибәрдем, хәзер җавап көтәм. Бизнес-планым әзер. Мин Татарстанга файдалы була алыр идем.

– Тикшеренүләрең нинди өлкәдә, нинди дарулар уйлап чыгарасың?

​– Хәзер яңа бер мөһим юнәлеш барлыкка килде – яман шешкә каршы махсус даруларда антитәнчекләр (антитела) куллану. Икенче төрле әйткәндә, антитәнчекләр һәм дару препаратын кушу. Бу препарат аерым бер органга гына тәэсир итәчәк һәм бөтенләй зыянсыз булачак.

Шулай ук бүген кәүсә күзәнәкләр темасы да алгы планда. Киләчәктә яңа органнар кешенең кәүсә күзәнәкләреннән үстереләчәк. Мәсәлән, яңа йөрәк, бавыр, бөер һәм башкалар.

Тагын бер кызык тема – персональ дарулар, синтетик биология. Алар 10-15 елдан сатуга чыгарылачак. Бу биотехнология өлкәсендә – революция! Без барыбыз да генетика дәрәҗәсендә бер-беребездән аерылабыз. Кемдер кайбер даруларга аллергия кичерә, кемдер кайбер дарулар белән гомумән дәвалана алмый, ә персональ дарулар кешенең геномын «укып», ДНК белән чагыштырып, аңа туры килә торган булачак.

– Бу технологияләр Русиягә килеп җитәрме?

– Гел нефть өлкәсенә генә акча кертеп, аны үстерсәк, әлбәттә, килеп җитмәячәк. Мин рәхәтләнеп монда кайтыр идем, тик моның өчен яхшы лаборатория, эш шартлары, команда булуы кирәк.

Кайчан да булса нефть бетәчәк. Хәзер, нефтьтән акча кереп торганда, ул акчаларны яңа өлкәләргә, бигрәк тә фармакология индустриясенә тоту кирәк. Чөнки бөтен дөньяда фармакология –нефтьтән кала, иң табышлы бизнес. Татарстан бөтен Русиянең фарминдустриясендә әйдәп баручы ролен үти алыр иде.

– Яшь галимнәр Русиягә кайтырга ашкынып тормый – ни өчен икән?

– Русиягә кайту – үзеңне ниндидер ышанычсыз, уңайсыз шартларга кую, дияр идем мин. Монда әлегә фән турында уйламыйлар – нефть һәм башка сәнәгать алга сөрелә. Югары дәрәҗәдә белеме булган галимнәрнең Татарстанда гына түгел, бөтен Русиядә кадере юк, бу – бөтен ил күләмендәге проблема.

– Татарстанда «Алгарыш» программасы эшли. Укып бетергәннән соң, бу белгечләр кире кайтырга тиеш. Кайталар икән, аларны Татарстанда ни көтә?

– Күп дигәндә – укытучы эше.

Гөлназ БӘДРЕТДИН.

«Урыс маршы» – милләтләрне бетерергә омтылу сәясәтенең бер гамәле

4нче ноябрьдә Уфада да «Урыс маршы» үткәрергә җыеналар. Башкорт җәмәгать эшлеклесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов бу чараны Русиядәге милләтләрне бетерергә омтылу сәясәтенең бер гамәле буларак бәяли һәм аңа каршы торырга кирәк, ди.

Урыс милләтчеләренең интернеттагы социаль челтәрләрдә үз битләре бар. Анда әлеге йөреш вакытында Донецк һәм Луганск «республикалары» әләмнәрен дә күтәреп бару хупланачак, диелгән.

Дөнья башкорт корылтае әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Вәлиәхмәт Бәдретдинов урыс милләтчеләренең бу теләген чит илнең эчке эшләренә тыкшыну буларак бәяли.

​Уфада «Урыс маршы»н оештыручылар радикаль ислам мәсьәләләрен дә күтәрергә җыена. «Патриот» үзәге җитәкчесе Виталий Луговойга «Азатлык»: «Радикал исламнан, әгәр ул булса, Башкортстанда яшәүчеләр нинди зыян күрә? Нигә бу мәсьәләне күтәрәсез? Республикада яшәүче урысларга куркыныч тудыралар мәллә?» – дигән сорау бирде.

Луговой әлеге сорауга анык җавап бирмәде. Аның сүзләренчә, янәсе, радикаль исламчыларның мәчетләргә кереп, үз таләпләрен белдергән очраклар да булган. Шуннан соң ул, Татарстандагы чиркәүләрне яндырдылар, Түбән Камадагы «Нефтехимия» берләшмәсенә дә һөҗүм булды, дип тезеп китте. Луговой радикаль ислам куркыныч тудыра башлаганчы ук, аңа каршы көрәш башларга кирәк, шуңа күрә «Урыс маршы» әлеге мәсьәләне дә күтәрә, ди.

Бәдретдинов урыс милләтчеләренең радикал ислам мәсьәләсен күтәрүләренең төбендә Башкортстанны пычратырга, вәзгыятьне какшатып, аны исламчылар тарала торган төбәк итеп күрсәтергә тырышу ятканлыгын белдерә.

«Соңгы елларда ислам динен агрессив итеп күрсәтергә тырышалар. Хәтта бер гаебе булмаган мөселманнарны да экстремистлык эшчәнлеге алып бара дип эзәрлекләргә тырышалар. Башкортстанда да, Татарстанда да бер гаепсезгә төрмәгә утыртылган мөселманнар бар. «Урыс маршы»на чыгучыларның мөселманнарга ниндидер гаеп ташларга тырышуы ул үзләрен дәүләт дәрәҗәсендә эш алып баручылар итеп күрсәтергә тырышу да булып тора», – ди Бәдретдинов. Аның сүзләренчә, республикада радикал ислам бар дип белдерергә бернинди нигез дә юк.

Урыслар этносәяси берләшмәсенең багучылар шурасы рәисе Александр Белов (Поткин) узган ел Уфада «Урыс маршы» алдыннан «Уфада «Урыс маршы» булырга тиеш» дигән мәкалә язып, аны интернетта таратты. Анда ул: «Безнең халыкларның хокукларын тигезлибез, йә Русияне урысларның милли дәүләте итәбез һәм аның эчендәге автономияләрне милли республикалар буларак таныйбыз, йә булмаса псевдо-дәүләтчелекләрдән баш тартып, Русия гражданнары гына булып калабыз», – дип белдерде.

Узган ел «Урыс маршы»нда алгы сафтагыларның кулларындагы зур шигарь «Русский марш – Уфимский край» дип язылган иде. Бу үзе үк урыс милләтчеләренең республика статусына каршы булуына ишарәли.

Бәдретдинов фикеренчә, әнә шундый идеяләр белән сугарылган «Урыс маршы» соңгы елларда Кремль алып барган бердәм русияле ясау сәясәтен алга этәрә һәм аларның мондый чаралары милли республикаларга, милләтләргә зур куркыныч булып тора.

Икенче яктан исә, Бәдретдинов сүзләренчә, милли республикаларның мәнфәгатьләрен, дәүләтчелекне яклаучы яшьләр төрле эзәрлекләүләргә дучар. Алар берәр чара үткәрергә теләсә, рөхсәт ала алмыйлар.

Башкорт яшьләре берлеге һәм «Башкорт» җәмәгатьчелек оешмасы бу чарага каршы. Алар Башкортстан җитәкчесе Рөстәм Хәмитовка мөрәҗәгать тә җибәрде. Анда, күпмилләтле республика шартларында андый марш уздыру милләтләр арасында төрле каршылыклар китереп чыгарырга мөмкин, диелә.

Наил АЛАН.

Татар активистлары президент атамасын якларга чакыра

24нче октябрьдә ТИҮ һәм «Азатлык» Татар яшьләре берлеге вәкилләре, Татарстан президенты атамасын яклап, Бауман урамында пикетка чыкты. Алар үзләре белән алып килгән шигарьләр аша Татарстанда президент атамасын саклап калырга чакырды. Пикетка чыгучылар кулларына «Депутатлар, таләп итәбез: Конституцияне үзгәртмәскә, «президент» атамасын саклап калырга!», «Фәрит Мөхәммәтшин! Депутатлар! «Президент» атамасын яклый алмыйсыз икән – китегез!», «Дәүләт Шурасына хурлык! Дүрт ел президентны яклый алмады!» дигән һәм башка шигарьләр тотып торды.

«Татарстан парламенты федераль канун кушканча 2015нче елның 1нче гыйнварына хәтле Татарстан Конституциясен үзгәртеп, аннан президент атамасын алып ташларга тиеш. Без исә Татарстан парламентыннан республика Конституциясен үзгәртмичә, Татарстан президенты атамасын саклап калуны таләп итәбез. Бу таләпләргә нигез дә бар. Чөнки Татарстан Конституциясен үзгәртүне таләп иткән федераль канун ул үзе үк Русия Конституциясенә каршы килә. Һәм шуның нигезендә безнең Дәүләт Шурасы безнең Конституцияне үзгәртмәскә тиеш.

Путинның Татарстан президенты атамасына кагылышлы ачыклавын дөрес дип табам. Әмма бу ачыклау соңга калды. Безнең Татарстан парламенты депутатлары 2015нче елга кадәр үзләренең сәяси ихтыярын күрсәтергә һәм, ниһаять, президент атамасын саклау буенча адымнар ясарга тиеш», – ди ТИҮ вәкиле Фәрит Зәкиев, «Азатлык» сорауларына җавап биреп.

«Татарстан – Татарстан халкы, дөнья татарлары йорты, һәм аның үз дәүләте һәм хуҗасы булырга тиеш. Татарстан президенты безнең президент һәм ул безнең гарант. Таләбебез – Татарстан Конституциясен үзгәртмәү һәм безнең милләтебезнең йортын җимермәү, милләтебезнең хуҗасын юкка чыгармау»,– дип белдерде пикетка чыккан «Азатлык» берлеге вәкиле Айрат Шакиров.

Райнур ШАКИР.

Мордовия мәхкәмәсе яулыкны тыю карарын көчендә калдырды

Мордовия югары мәхкәмәсе мөслимәләргә мәктәптә яулыктан йөрүне тыю турындагы хөкүмәт карарын үз көчендә калдырды. Җиде кеше балигъ булмаган кызларын кайгыртып, карарны мәхкәмәгә шикаять иткән иде.

Мордовия мөселманнары, әлеге хөкүмәт карары Русия Конституциясенә, аерым алганда аның 28нче маддәсенә, ягъни дин иреклегенә каршы килә, дип саный, әмма мәхкәмәдә катнашкан хөкүмәт вәкиле һәм прокуратура вәкилләре моның белән килешми.

Юрист Ирек Биккинин сүзләренчә, мәхкәмә, Конституция хокуклары һәм федераль канун бозылуга карамастан, төбәк башкарма органы, ягъни Мордовия хөкүмәтенең мәктәптә баш киемен тыю карарын чыгарырга бөтен вәкаләтләре бар дип саный. «Шаһитләрдән һәм белгечләрдән аңлатмалар алу үтенечен мәхкәмә бөтенләй кире какты. Шулай ук төбәктәге өч мөфтидән сорау алуны да кирәк санамады. Мәктәп җитәкчеләре һәм укытучылардан мөслимә укучыларга барган психологик басым, кызларны күз яшьләренә кадәр җиткерү турындагы сүзләрне хөкемдар да, прокуратура вәкиле дә игътибарга алмады. Шулай ук Большеелховский мәктәбендә кайбер укучы кызларда бет булуы һәм яулык бәйләү әлеге бетләр иярмәүдән дә саклавы турындагы сүзләр дә аларга кызык булмады», – диде Биккинин.

Ландыш ХАРРАСОВА.

Комментарии