- 28.10.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №43 (29 октябрь)
- Рубрика: Архив
Һәр президент үз сәгате белән килә. Бу гыйбарәне Аллаһ тарафыннан ил белән җитәкчелек итәр өчен тәкъдиргә язылган вакытка карата гына түгел, ә Русиядәге вакыт алмашулар уңаеннан да кулланырга мөмкин. Медведев, президентлык вазифасына керешкәч, сәгать телләрен җәйге вакытка күчереп, халыкны интектергән булса, Путин үз урынына кабат кайту хөрмәтенә Мәскәү вакытын янә үзенчә көйләргә булды. Узган якшәмбедә сәгать телләрен кабат бер сәгатькә артка – кышкы вакытка күчердек. Якындагы елларда Президент тәхетендә берәр үзгәреш-фәлән булмаса, Русия җәйге вакытка бүтән кайтмаска, урыс кышларын мәңгелек итәргә уйлый булса кирәк…
Аның каравы, табигый вакыт Президентларның бу уеннарына буйсынмый, үз сәгате буенча, бер түрәне дә, бер илне дә, бер халыкны да аямыйча алга баруын, яңадан-яңа үзгәрешләргә илтүен дәвам итә. Кешенең һәр сулышы исәптә, артыгын да сулый алмыйсың, үзеңә җибәрелгән вакытны киметеп, чикләп тә булмый… «Безнең атна» исемле яңа сәхифәбезне дә нәкъ менә шул үзгәрешләргә, атна дәвамында булган иң кызыклы һәм мөһим вакыйгаларны барлауга, аларга үз «каланчабыз»дан чыгып бәя бирүгә, уй-фикерләребезне җиткерүгә багышлаячакбыз. Хәерле сәгатьтә!
УКРАИНАДА САЙЛАУЛАР УЗДЫ
Узган якшәмбе Русиядә янә сәгатьләр алмашынуы белән генә түгел, Украинада Югары Радага сайлаулар узуы белән дә истә калды. Материалны редакциягә җибәргән вакытта илнең Премьер-министры Арсений Яценюкның «Халык фронты» фиркасе, аннан бераз калышып, Украина Президенты «Петр Порошенко блогы» сайлауларда җиңеп бара иде. Югары Радага шулай ук «Самопомощь», «Оппозицион блок», Олег Ляшконың «Радикаль фирка»се, Олег Тягнибокның «Азатлык» фиркасе һәм Юлия Тимошенконың «Батькивщина» фиркасе дә керәчәк. Ә «Коммунистлар фиркасе» һәм бер елдан артык Русиянең үзәк телевизион каналлары ярдәмендә танылу алган «Правый сектор» фиркаләре, 5 процентлы чикне үтә алмыйча, Югары Радага кермәделәр. Украина Президенты Петр Порошенко, сайлауларның нәтиҗәләрен шәрехләгәндә: «Әлеге сайлауларда Радага «Коммунистлар фиркасе»нең үтә алмавы – аларга хөкем чыгару», – дип белдерде. Гомумән алганда, яңа сайланган Югары Рада абсолют күпчелеге белән Ауропа яклы фирка вәкилләреннән тора һәм алга таба Украина тулысы белән Ауропа ягына авышыр дигән фаразлар да бар.
КӨЙМӘ БАТТЫМЫ?!
Узган атнада Швециядә «билгесез чит ил дәүләтенең су асты көймәсен» эзләү эшләре туктатылды. 17нче октябрь көнне Швеция хөкүмәте билгесез чит ил су асты көймәсе дәүләтнең җирле суларына керүе хакында хәбәр иткән иде. 19нчы октябрьдә ул «билгесез» көймәнең фотосурәтләре дөнья матбугатына таралырга өлгерде. Швециянең хәрби көчләре шул көймәне табу эшләрен башлады, әмма эзләү нәтиҗәсез булды. Иң элек ул көймә Русиянеке дигән фаразлар бар иде, әмма моңа турыдан-туры дәлилләр китерелмәде, шулай да Швециянең Русия белән хәрби өлкәдә хезмәттәшлекне туктатуы турында хәбәр ителде. Швеция исә бу очракны үзенең хәрби көчләренең мөмкинлекләрен тикшерү һәм дөньяга күрсәтү өчен файдаланды. Билгесез чит ил дәүләтенең су асты көймәсе булганмы ул, юкмы – монысын төгәл әйтеп булмый. Әмма Ауропа илләре һәм Русия арасындагы киеренке чор вакытында, Кырым тирәсендәге хәлләрне истә тотып, Европа илләренең берсе – Швеция үзенең чикләрен якларга әзерлеген күрсәтергә ашыкты. Көймәне эзләү эшләренә тиз арада НАТОның, Балтыйк илләренең хәрби көчләре дә кушылганны истә тотсак, аңларга була, Ауропа һәм НАТО үзенең бер иленә дә башка илнең агрессиясен түзеп тормаячак һәм, никадәр акча күп кирәк булуына карамастан, аңа тиешле җавап кайтарачак.
ИСЕРЕКЛӘР САМОЛЕТ ШАРТЛАТА
20нче октябрьдә Мәскәүнең Внуково һава аланында Парижга юнәлгән хосусый Falcon 50 очкычы һавага күтәрелгәндә кар чистарту машинасына бәрелеп, андагы дүрт кеше – өч пилот һәм Франциянең Total нефть ширкәте президенты Кристоф де Маржери һәлак булды. Кар чистаручы машинада эшләгән Владимир Мартыненко кулга алынды. Тикшерү комитеты, Владимир Мартыненко эшләгән вакытта исерек булган, дип белдерде. Франциянең Total нефть ширкәте президенты Кристоф де Маржеринең һәлак булуы Русия өчен бик «уңайсыз» һәм бик урынсыз очрак. Чөнки Кристоф де Маржери Русиянең зур дусты санала һәм Ауропаның Русиягә каршы санкцияләренә каршы чыгышлар ясый иде. Миңа калса, кар чистарта торган машинаның самолетка бәрелүе һәм шартлавы бик сәер күренә. Бу очракта Тикшерү комитетының кар чистартучыны хәмер кулланган килеш эшкә чыккан дип белдерүе дә юкка түгелдер. Тиз арада гаеплене табып, тиешле дәрәҗәдә тикшеренүләр үткәрмичә, Русия өчен бу бик «уңайсыз» эшне ябарга теләү нияте юк микән?! Әлеге очрак Русияне дөнья алдында кабат эчкечеләр иле буларак күрсәтеп, оятка калдырды.
ВАЛДАЙ – 2014. ТЕЗИСЛАР
22нче октябрьдә Сочи шәһәрендә «Валдай» дискуссия клубының 11нче очрашуы узды. Анда РФ Президенты Владимир Путин да катнашты. Быелгы клубның утырышы беренче чиратта Русия Президентының аеруча «каты» чыгышы белән аерылып торды. Валдай клубының юнәлешен үз чыгышында РФ Президенты аппараты җитәкчесенең беренче урынбасары Вячеслав Володин үзенчә әйтеп бирде: «Есть Путин – есть Россия, нет Путина – нет России», – дип белдерде ул. Моны без Президентыбыз Владимир Путин тирәсендә берләшик дигән шигарь итеп аңларга тиешбездер. РФ Президенты үз чыгышында иҗтимагый-сәяси вәзгыятьнең төрле өлкәләренә кагылды.
АКШ ТУРЫНДА. Путин АКШны дөньядагы Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң урнаштырылган тәртипне бозуда гаепләде. «Так ведут себя нувориши, на которых вдруг свалилось огромное богатство – мировое лидерство. И вместо того, чтобы им грамотно, аккуратно распорядиться – в том числе и в свою, разумеется, пользу – просто наломали дров», – дип белдерде ул.
УКРАИНА МӘСЬӘЛӘСЕНДӘ, Путин аны суверен, бәйсез һәм Ауропа иле буларак тануын белдерде. Шул вакытта: «Страна является «сложносочиненным государственным формированием», – дип әйтте.
КЫРЫМ ТУРЫНДА. Путин аның Русия территориясе икәнен һәм аның халыкара кануннар нигезендә Русиягә кушылуын белдерде.
САНКЦИЯЛӘР ХАКЫНДА. «Алар зыян китерә, әмма без бу хәлдән дә чыгачакбыз», – дигән фикерләр белдерде.
Әле ярый бу дөньяда АКШ белән «череп баручы» Ауропа бар, бөтен авырлыкларыбызда аларны гаепләргә, илдә демократия һәм гражданлык ирекләрен кысуларны «гражданнарны яклау» сылтавы белән «яшерергә» була. «Кеше күзендә чүпне күреп, үз күзеңдә бүрәнәне күрмисең» дигән әйтем бар. Безнең илгә дә ул халык сүзе туры килә бугай. Үзебезнең хаталарны күрмичә яки күрергә теләмичә, кемнедер гаепләү җиңелрәк шул. Үз ялгышларыңны танысаң, аларны төзәтергә кирәк булачак бит. Ә болай кемнедер гаеплисең дә, бетте-китте…
КЕМ МИЛЛӘТЧЕРӘК?
«Самый большой националист в России – это я», – дип белдерде Владимир Путин Валдай дискуссион форумында. Күрәсең, система соңгы арада Русиядә «титуллы милләт» вәкилләрендә милләтчелек хисләре артуының дәүләткә куркыныч тудыруын яхшы аңлый. Путинның әлеге белдерүенең вакыты да юктан гына сайланмагандыр. Тиздән 4нче ноябрь көнне – Русиядә урыс милләтчел оешмаларының «Урыс маршлары» үткәрергә җыенып йөрүләре мәгълүм. Гадәттә, андый маршлар «Русия – урыслар өчен» шигарьләре астында уза. Украинадагы сугыш вакытында кайбер кыр командирлары рус милләтчеләре арасында зур популярлык казанырга өлгерде. Әйтик, ДНРның элекке хәрби министры Игорь Стрелковны күп кенә рус милләтчеләре чын рус лидеры дип атый. Кырымны Русиягә кайтару, Донбасста «урыс дөньясы өчен» сугышны бик якын кабул итүче урыс милләтчелегенең баш күтәрүеннән бездәге җитәкчелек тә шикләнә башлады бугай. Шуңа да дәүләт системасының бу дулкынны үзе җитәкләргә тырышуы күзгә ташлана. Владимир Путинның: «Русиядә иң зур милләтче ул – мин», – дип белдерүен урыс дөньясының лидеры мин дип тә аңларга мөмкин. Сүз уңаеннан, «урыс маршы»н Казанда да үткәрергә җыеналар һәм, социаль челтәрләрдәге мәгълүматка караганда, андый маршка Казанда рөхсәт тә бирелгән. Ул Казан үзәгендә үтмәячәк, шәһәр читендәге паркларның берсендә узачак.
НЕФТЬ БӘЯЛӘРЕ ТӨШӘ, «РУБЛЬ» АСКА ТӘГӘРИ
Соңгы арада нефтькә бәяләрнең арзанаюы, рубльнең очсызлануы турында хәбәрләрне еш ишетергә мөмкин. Кара алтынның бер мичкәсе 86 доллардан арзанайса, бер доллар инде – 43 сумга, ә евро 54 сумга якынлаша. Нефтьнең бәясе төшү, рубльнең мәтәлүе, әлбәттә, һәрбер кешегә кагылачак. Русиядәге икътисади табышларның 51 проценты нефть һәм газ сатуга бәйләнгән, шуңа күрә аңа нефть һәм газ бәяләренең югары булуы кирәк. 24нче октябрьдә Русиянең Дәүләт Думасы беренче укылышта 2015-2017нче елга бюджет проектын кабул итте. Ул бюджетны, гадәттәгечә, халык өчен борчылучы депутатлар рәсми сигез процентны тәшкил иткән инфляция һәм илнең нульгә якын икътисади үсеше булган объектив шартларны күрә торып, «өметле» фаразлар һәм Urals Русия нефте бәясенең 100 доллардан югары булуына «ышанып» кабул иттеләр булса кирәк. Русия финанс министры Андрей Силуанов бюджет проектын тәкъдим иткәндә, депутатларны, бернинди авырлыкларга карамастан, аның үтәләчәгенә ышандырды. Бүгенге нефть бәяләренең июнь уртасыннан бертуктаусыз очсызлануын, рубльнең көчсезләнүен күрә торып, депутатларның нәрсәгә өметләнүе һәм нинди уйланулар белән мондый бюджетны кабул итүләре аңлашылып бетми. Юри генә бераз санап карыйк әле. Бүген нефтьнең 1 барреле бәясе – 86 доллардан аска китте. Русия бюджеты кимендә 96 доллардан саналган. Русиянең финанс министры Андрей Силуанов нефть бәясе 1 генә долларга очсызланса да, ил елына 70 миллиард рубльне югалта дип белдерде. Әгәр дә нефть 10 долларга очсызланса, димәк, елына 700 миллиард сум югалтабыз булып чыга. Һәм иң аянычы: кара алтын бәясе һаман аска тәгәри. Экспертлар фикеренчә, 70 һәм хәтта 60 долларга төшәргә мөмкин ул. Нефть бәясенең очсызлануы һәм рубльнең көчсезләнүе билгеле рәвештә дәүләттә акча җитмәүгә, күп кенә социаль программаларны кыскартуга яки туктатып торуга, пенсияләрнең һәм хезмәт хакларының шактый кимүенә, эшчеләрне кыскартуларга китерергә мөмкин. Моңа өстәп бәяләр дә күтәрелә башлаячак дигән фаразлар бар. Әйтик, Русиянең Дәүләт Думасы депутаты, икътисади сәясәт һәм эшмәкәрлек комитеты җитәкчесе Евгений Федоров: «Үзәк банкның бүгенге сәясәте (рубльне ясалма рәвештә күтәрергә тырышу) җәйгә 40% инфляциягә китерергә мөмкин» – дип белдерде. Моны кием-салым, көнкүреш товарларга, техника һәм башка кирәк яракларга, санкцияләр «ярдәмендә» хәтта азык-төлеккә дә бәяләр артачак дип аңларга кирәк. Шул ук вакытта Русия үзенең хәрби бюджетын зурайта. Соңгы 5 елда ул инде болай да үсештә иде. 2015нче елда хәрби бюджет 33 процентка арта, шул ук вакытта мәгарифкә 31%ка, мәдәнияткә 25%ка азаячак дип хәбәр итә slon.ru cайты. Финанс министрлыгы мәгълүматларына карасаң, 2015нче елда Русиянең хәрби бюджеты илнең ВВПсының 4,2 процентын тәшкил итәчәк. Бу мәсьәләдә Русия узган елда да дөньяның алдынгы илләрен артта калдырган иде. Әйтик, АКШның хәрби бюджеты ВВПның 3,9%ын, Франциянеке 2,2, Кытайныкы 2,1%, Алманиянеке 1,3%ын тәшкил итте. Нефть бәяләре аска тәгәрәгән вакытта хәрби бюджетны ни сәбәпле бу кадәр үстерүләре күңелдә шикле хисләр уята…
Наил НӘБИУЛЛИН.
Комментарии