«Авылны юкка чыгарырга телиләр»

«Авылны юкка чыгарырга телиләр»

Мәктәбе ябылса, авыл үлә, диләр. Саланы юкка чыгаруның икенче бер адымы – ферманы бетерү. Эшләргә кешесе булмаса, ферма бинасы төртсәң аварга торса, бер хәл. Менә Кама Тамагы районы, Бәрлегуҗа авылы халкы, эшлибез, дип атлыгып тора, якын-тирә салалар белән чагыштырганда, ферма биналары да яхшы хәлдә, асфальт юл да кергән. Тик авылның дистәдән артык кешесе майдан бирле эшсез утырырга мәҗбүр. Бәрлегуҗа фермасында булган 570 баш тананы башка авылга алып киткәннәр чөнки. Болай кылануны җитәкчеләр төрлечә аңлата: берсе, биналарга ремонт кирәк, дисә, икенчесе, малларда артым юк, дигән сылтау тапкан. Бер җитәкче исә бөтенләй: «Ул авылда эшли торган кеше юк», – ди.

Журналист килгәнен белеп, авыл читендәге бушап калган фермага ун кеше җыелды: дүрт хатын-кыз, алты ир-ат. Әле җыенга килми калганнар да шуның кадәр үк, диделәр. Халык салкын ферманың Кызыл почмагында бер сәгать буе зарын сөйләде.

БӘРЛЕГУҖА КЕМГӘ КОМАЧАУЛЫЙ?

Бәрлегуҗа фермасында башта сыерлар торган, аларны шунда ук бозаулатканнар да. Тик ике ел элек, сөт аз, дигән сылтау табып, сыерларны башка фермага күчергәннәр. Алар урынына таналар кайткан. Быелның 14нче маенда исә ферма гомумән бушап калган: малларны куып алып киткәннәр. Ферманың элеккеге эшчеләре (ни кызганыч, алар ирексездән «элеккеге эшче» ярлыгын йөртергә мәҗбүр) терлекнең кая киткәнен дә төгәл генә әйтә алмады.

Бәрлегуҗа «Кама Тамагы авыл хуҗалыгы оешмасы» ҖЧҖгә карый. Агрофирманың Бәрлегуҗа һәм тагын дүрт авыл караган бүлекчәсен Шамил Рәхимов җитәкли. Ферманың, ә димәк, авылның да бетә баруын халык менә шушы җитәкчедән күрә дә инде.

«Әле сыерлар булганда ук, бозаулары рәткә генә керә башлый да югала иде. Фермада үгезләр, атлар торды – алары белән дә шул ук хәл күзәтелде. Дәшмәдек, күрмәмешкә салыштык. Тик артыкка китте, бозауларны күз алдыбызда алып чыгып китә башлагач, авызыбызны йомып кала алмадык. Узган ел Шамил абый фермадан ике бозау бирүемне сорады. Аларның кемгә күчтәнәч булырга тиешлеген дә беләм, әйтмим генә. «Бу сиңа базар түгел», – дидем, бирмәдем. Менә шуның аркасында дошманлаштык. Югалган бозауларны күрә, ул гына да түгел, телебез чишелә башлагач, каныгырга тотынды Шамил абый. «Мин сезне эшсез калдырам, аннары Бәрлегуҗаны бетерәм», – диде», – дип сөйли Гөлинә Насыйбуллина. Аның сүзен калганнар да җөпли.

Изображение удалено.

14нче майда эшсез калганнан соң, кем ничек булдыра ала, шулай көн күргән. Әйтик, моңарчы Бәрлегуҗа фермасында икесенә 175 баш тана караган ирле-хатынлы Гөлинә белән Илгиз Насыйбуллиннар, көн саен 120 чакрым үтеп, Кыртапа авылына фермага эшкә йөргәннәр. Агрофирма зоотехнигы Альберт Насретдинов шунда эшкә баруларын сораган. Анда өч ай эшләгәннәр, тиешле хезмәт хакын да алганнар. Тик көн саен шуның кадәр ара үтеп эшкә йөрү (өстәвенә Насыйбуллиннар үз техникасы белән йөргән) кемгә ошасын?! «Әлеге зоотехник Альберт, Кыртапада эшләсәгез, Бәрлегуҗа фермасына малларыгызны кире кайтартабыз, дигән иде. 12нче сентябрьдә фермадагы шартларны карадылар да, Көрәле дигән авылдан 29 баш, Барыш авылыннан 31 баш бозау кайтты. Зоотехник минем телефоннан агрофирма директоры Айрат Нугаев белән сөйләште. Ул: «Караучы бар икән, карасыннар», – диде. Икенче зоотехник Инсаф абый да шул ук сүзләрне әйтте», – дип искә ала Гөлинә ханым.

Ә 15нче октябрьдә, ферма эшчеләре өйләренә кайтып беткәч, Шамил Рәхимов таналарны куып алып китә. Хәер, барысын да башыннан языйк әле. Бозаулар Бәрлегуҗа фермасында яшәгән бер ай гыйбрәт итеп телгә алырлык. 60 баш танага юньле азык кайтмаган. Фермада эшләгән Әлфия Якупова да малларга черегән, күгәргән икмәк, яңгыр астында ятып каралып, пычрак белән әвәләнеп беткән фураж ашатуларын әрнеп сөйләде. «Шамил Кече Карамалы фермасына азык ташыды, Бәрлегуҗада минем бозауларым юк, дия иде», – дип шаккатырдылар мине. Терлек Рәхимов бүлекчәсендә икән, кемнеке була соң инде ул алайса? Артым, терлекчеләр теле белән әйтсәк, «привес» булу җитәкчегә дә файдага дип белә идем, ә Бәрлегуҗа халкы сүзләренә ышансаң, Шамил әфәнде үзенә зыянга эшләгән булып чыга. Мин авыл хуҗалыгы белгече түгел, шулай да черегән фураж белән мал симертеп булмавын гына аңлыйм. Әллә Шамил әфәнде тагын да файдалырак юлын тапканмы, дигән сорауны бирәсе килә дә бит… Тик алай ук тирәнгә кереп китмик инде.

Хуш, Бәрлегуҗа халкы бер ай да ике көн буе беркемгә кирәкмәгән 60 баш бозауны карап яткан. Ферма мөдире – Олы Карамалыдан Рөстәм Халитов шушы вакыт эчендә килеп тә карамаган. Шамил Рәхимов бармаска кушты, дип аңлаткан. Бер тапкыр бозауларны алырга килгән булганнар инде, безгә дә эш кирәк, дип, Гөлинә ханым малларны бирмәгән. Аларны «минем бозауларым түгел ул» дигән Шамил абый җитәкчелегендә 15нче октябрь көнне авыл халкыннан яшереп диярлек алып киткәннәр. «Ичмасам, үлчәтмәделәр дә бит. Бездән башка гына үлчәп, айлык «привес» 200 гр дип язып куйганнар. Бөтенләй юк бит инде бу! Бер айлык хезмәтебез җилгә очты», – дип уфтанды фермага җыелган халык.

Ферма мәсьәләсе буенча авылда җыелыш та узган. Анда агрофирма директоры Айрат Нугаев, 10 тонна «отвес» (артым булмау) булды, шуңа күрә малларны күчердек, дигән. Тик Бәрлегуҗа фермасы эшчеләре моны танымый. Башка фермаларда булган «отвес»ны да безгә кушканнар да 10 тонна килеп чыккан, диләр. Документлар да Бәрлегуҗа халкы караган таналарда артым булуын күрсәтә.

Эшсез калган халыкка 11-12 км ераклыктагы күрше авылга йөреп эшләргә тәкъдим иткәннәр, йөртергә техника бирәбез, дигәннәр. Тик халык: «Башта гына булачак ул машина, аннары йә ватылып калачак, йә ягулыгы булмаячак. Без алай итеп йөреп эшләп карадык инде. Үз авылыбызда эшлисебез килә», – дип тәкрарлавын белә. Сәбәпләрен дә аңлаталар: берсенең каенанасына 100 яшь, икенчесенең баласы кечкенә. Ә Назирә апа Динмөхәммәтова белән Гөлсирә апа Вафинага пенсиягә чыгарга 5-6 ай калган булган.

Җитәкчелек белән очрашудан бер дә канәгать калмаган Бәрлегуҗа халкы. Озак еллар инженер, механизатор булып эшләгән Мансур абый Газиев: «Ул җитәкчеләр кеше белән сөйләшә белми, тыңлап та тормый. Эшләгән кеше янына килеп, егетләр, ашатырга печән бармы, дип ник кызыксынмыйлар? Зарны гына әйтү түгел бу, сеңлем, аптыраган үрдәк арты белән суга чума, диләр, шул хәлдә менә безнең ферма эшчеләре», – ди. Аның сүзен Гөлинә апа дәвам итә: «Агрофирма директоры урынбасары Дамир Надирович: «Эш булмаса, агрофирманың ишек төбен себерегез, йөрмәгез монда», – дип чыгарды. Бик хурландык шуңа».

Җыелышта «киләчәктә Бәрлегуҗа фермасында сыерларны бозаулаттыру бүлеге ачабыз» дигән сүз яңгыраган. Ә мин килгәч фермада узган җыенда халык үз карарын яңгыратты: «Шамил Рәхимов урынына яңа җитәкче билгеләсеннәр. Бәрлегуҗаны бетерәм, дип алынган кеше белән эшли алмыйбыз!»

ЧЫБЫРКЫСЫЗ КӨТҮЧЕ

Шамил Рәхимов белән очрашкач, сүзне сентябрьдә Бәрлегуҗа фермасына кайтарылган бозауларны башка җиргә күчерүдән башладык.

– Мин кечкенә кеше. Директор ризалыгыннан башка үзем генә ничек күчерә алыйм? Җитәкче әйткән икән анда куймаска дип, мин приказны үтәргә тиеш. Бәрлегуҗа фермасында бер «коровник» кына ярыйсы, калганнары авария хәлендә. Сез аңламыйсыз аны, анда мал тотарлык түгел.

– Мин аңламасам да, гомер буе мал караучы булып эшләгән кешеләр аңлыйдыр бит. 15 кеше җыелып, беравыздан мине алдалап тордымы икәнни? – дигән соравым һавада эленеп калды. Шамил әфәнде халыкка эш тәкъдим ителүе турында сөйләп китте.

– Эш бирдек, ник бармыйлар соң алар эшкә? Башкалар шулай йөри ич, пенсионерларга кадәр килеп эшлиләр. Бәрлегуҗалар гына теләми.

– Сентябрьдә бозаулар кайткан булган. Аларны ни өчен алып киттеләр?

– Алып китәргә приказ бирелде. Шул 60 бозау өчен ферма эшләтеп утырып булмый бит инде.

– Бер ай тотканнар бит…

– Ул бозаулар анда бөтенләй кайтырга тиеш түгел иде.

– Ә ни өчен кайтты?

– Белмим, миннән башка кайтты алар.

– Ә алып киткәннәрен белдегезме соң?

– Белдем, үзем алып киттем. Баштагы көнне малларны куып алып кайтырга хисапчыны, өч көтүче һәм ике ферма мөдирен җибәрдем. Аларга бозауларны бирмәгәннәр, әллә нинди әшәке сүзләр белән мыскыллап кайтарып җибәргәннәр.

– Бәрлегуҗаның эшсез калган бөтен кешесенә дә күрше авылларда эш бармы?

– Биш-алты кешегә эш бар, бөтенесенә дә табып булмый инде… Бәрлегуҗада эшли торган кеше юк бит анда. Без ничә көн буе Бәрлегуҗа фермасында тирес чыгардык, фермада эшләүче авыл халкының ник берсе килеп карасын.

Шулай сөйләшеп утырганда, бүлмәгә Рашат абый Мотыйгуллин килеп керде. Заманында ул да Бәрлегуҗа авылы белән җитәкчелек иткән. Һәм авыл халкы аны бүген дә яхшы итеп телгә алды. Бәрлегуҗа дигән сүз телемнән төшүгә, Рашат әфәнде көлеп җибәрде. Күрәсең, бу авыл аның да теңкәсенә үткән.

– Бәрлегуҗада кеше эшләргә теләмиме? Менә Шамил абый шулай ди.

– Бер кешегә генә карап, бөтен авылын себереп түгәсем килми. Эшләүчесе дә, эшләтеп булмый торганнары да бар.

Шушы урында сүзгә Шамил абый кушылды: «Рашат, син сүзне кирегә борма әле, минем янда бер төрле сөйләдең, хәзер башкача сайрыйсың». Ул «башкача сайрау» ничек булгандыр, анысын сорап тормадым инде. Миңа Рашат Мотыйгуллин мондый сүзләр әйтте:

– Мин Бәрлегуҗада эшләдем, кем икәннәрен беләм. Дөрес, Бәрлегуҗада авыр халык яши, тик аларны эшләтеп була. Сүзнең дөресе кирәк, сөт күрсәткече буенча районда иң арттан сөйрәлдек. Бозауларны ничек караганнардыр, анысын мин күрмәдем.

Ике җитәкче – берсе – хәзерге, икенчесе – «бывший»: «Биреп карыйк бозаулар. Бер-ике айдан соң килеп карарсыз, нинди хәлдә булыр икән маллар», – диде. Тел төпләреннән, «эшли белми» торган кешегә терлек бирдертү артыннан йөрисез, үзегезгә үпкәләгез, дигән фикер аңлашылды.

– Ә азык урынына теге вакыттагы кебек бура төбеннән себереп алынган чүп-чар китерелсә, ничек артым алырга?

– Менә анысын әйтә алмыйм инде, – диде Рашат Мотыйгуллин.

Шамил Рәхимов та җавап бирмәде. Әңгәмә башында әйткән: «Мин монда беркем түгел, кечкенә кеше», – дигән сүзләрен генә кабатлады. «Көтүче», – дип атады аны Рашат абый, кызганып, һәм, сүзен тәэсирлерәк итү өчен, өстәп куйды: «Чыбыркысыз көтүче».

«БЕЗДӘ БОЗАУ ЮГАЛГАНЫ ЮК!»

«Кама Тамагы» агрофирмасында иң элек зоотехник Инсаф абый Сәмигуллинны күреп сөйләштем. «Ремонтласаң, сыер куя торган менә дигән ферма буласы Бәрлегуҗада, өстәвенә, урыны да бик әйбәт. Киләчәктә 400 баш сыер кайтарту нияте бар, киләсе җәйгә үк шулай эшләргә уйлыйбыз. Ә хәзер анда торбалар чергән, кышка терлек куеп булмый», – диде ул. Белгечтән «отвес»ның ни өчен килеп чыгуын да сорадым. «Төрле сәбәпләр булырга мөмкин. Бәрлегуҗа фермасына терлек азыгы кайтмый икән, дигән имеш-мимешләр дә йөрде», – дип җавап бирде Инсаф абый.

Кайсы гына җитәкче белән сөйләшсәм дә, Насыйбуллиннарны телгә алмый калмадылар. Шамил абый Гөлинә ханымны эшли белми торган гайбәтче кеше итеп сурәтләгән иделәр. Ә Инсаф әфәнде: «Насыйбуллиннарны начар эшли дия алмыйм, Кыртапада эшләп карады алар, әйбәт эшләделәр», – диде.

Агрофирманың генераль директоры Айрат Рөстәм улы Нугаевны урынында тотып булмады, шуңа күрә аның белән телефоннан аралаштык.

– Анда ферма авария хәлендә, реконструкция ясарга кирәк. Халык сорый дип, җимерек «коровник»ка мал куеп, аларны күрәләтә торып үтереп булмый бит инде, – дип башлады сүзен җитәкче.

– Сентябрьдә Бәрлегуҗага 60 баш бозау кайткан булган…

– Ул шул бүлекчә эчендәге бозаулар бит инде. Кирәк булган да бер-ике көнгә Бәрлегуҗага куеп торганнар. (Бозауларның бу фермада ике көн түгел, бер ай торуын җитәкченең исенә төшердем.)

– 60 баш бозауга бер ай буе ашатырга азык булмаган…

– Халык теләсә нәрсә әйтер ул. Мин беләм бит инде ашатканнарын. Бәрлегуҗалыларның ни өчен үз фермаларына терлек куярга сорауларын да беләм. Малларны мыскыл итеп, үзләренә азык урлап ятарга тели алар. Мин килгәндә, 10 тонна «отвес» иде анда (Айрат әфәнде яңа вазифасында ярты ел гына эшли әле. – Авт.), таналар концлагерьда кебек торган.

– Шамил Рәхимовтан риза булмауларын беләсездер. Алыштырырга уйламыйсызмы?

– Алты елга 18 җитәкче алышынган монда, Бәрлегуҗада берәү дә озак түзә алмаган. Бер Шамил эшли әле монда. Аның бүлекчәсендәге калган авыллар җитәкчедән канәгать бит. Ни өчен бер Бәрлегуҗа өчен Шамил абыйны алыштырырга тиеш әле без?

– Сезгә фермада бозаулар югалу турында хәбәрләр килдеме? Бәрлегуҗа фермасында эшләүчеләр, куркынычсызлык хезмәте җитәкчесе Сергей Харитоновка көне-сәгате белән хәбәр итеп бардык, диләр.

– Бозаулар югалганы юк анда! Без беләбез!

«Бөтен нәрсәне дә белә торган» җитәкче карамагындагы авылда шундый хәл килеп чыгуы матур күренеш түгел, билгеле. Күрәсең, нәрсәнедер барыбер белеп-күреп бетерми Айрат әфәнде.

Кама Тамагы районы авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Илфат Илдар улы Вәлиев Бәрлегуҗадагы фермаларның барысы да авария хәлендә дип белдерде. Идарә җитәкчесе Бәрлехуҗада узган җыелышта үзе дә катнашкан, шуңа күрә халыкның ризасызлыгы белән дә яхшы таныш. Илфат әфәнде «Бәрлегуҗадан терлекләрне вакытлыча күчереп тордык» дигән сүзне әллә ничә тапкыр кабатлады.

Җитәкчеләрнең: «Бәрлегуҗада эшли торган кеше юк», – дигән сүзенә ышанасы килми. Фермада кайчандыр үз бозаулары торган буш бүлемнәргә карап: «Исәнмесез, малкайлар!» – дип исәнләшүче кешеләр турында, болар эшләми, дип әйтергә тел әйләнми. Төп карарны кабул итү директор җилкәсенә төшә инде: Бәрлегуҗаны эшсез калдырып, авылы белән юкка чыгарыргамы, әллә халык белән бүлекчә җитәкчесенең уртак тел табып эшли башлавына ирешергәме?..

Фәнзилә МОСТАФИНА.

Казан – Кама Тамагы – Казан.

Комментарии