Коткарыгыз: фатирны су басты!

Күп катлы йортта яшәүчеләрнең, кычкырып әйтмәсәләр дә, күңелләрендә йөртә торган бер куркуы була: күршеләр агызып, фатирны су басмаса ярый. Моңа икенче курку да өстәлә: безнең аркада күршеләрне су баса күрмәсен, зыянын түләп бетерә алмабыз, дигәне. Су басмас, дип берәү дә гарантия бирә алмый. Әгәр дә шундый хәлдә калсагыз – фатирыгызны су басса, беренче эш итеп кая мөрәҗәгать итәргә, матди зыянны ничек каплатырга соң? Бу сорауга җавапны Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базар үсеше һәм координациясе бүлеге җитәкчесе, юрист Марсель Тәлгать улы ШАҺИДУЛЛИН бирде:

– Иң элек су басуда кем гаепле икәнен ачыкларга кирәк. Әгәр су өстәге күршеләрнең краныннан агып утырган икән, аңлашыла инде – күршеләр гаепле. Ә инде су белән тәэмин итә торган торба бәргән икән, карарга кирәк:

– әгәр торба су килүне туктата торган иң беренче япкыч кранга (яисә башка җайланмага) кадәр ватылган һәм аннан су бәреп чыккан икән – идарә итүче оешма гаепле;

– әгәр инде торба бу краннан яки суны туктата торган башка җайланмадан соң бәреп чыккан икән – күршеләр гаепле.

Шуны да белеп тору кирәк: әгәр су җылыту системасы торбасыннан бәреп чыккан булса (кайсы гына өлешеннән булса да) – идарә итүче компания гаепле санала (РФ Хөкүмәтенең 2006нчы ел, 13нче августта кабул ителгән 491нче Карары – күп фатирлы йортта уртак милекне карап тоту Кагыйдәләренең 1нче өлеше, 6нчы пункты).

СУ БАССА, НӘРСӘ ЭШЛӘРГӘ СОҢ?

  1. Идарә итүче компания диспетчерына шалтыратып, тиз арада авария хезмәтен чакыртырга кирәк (әгәр сезнең йортта идарә итүче компания түгел, ТСЖ икән – аның рәисенә шалтыратасы).
  2. Су басу аркасында фатирга килгән зыянны фотога, ә иң яхшысы видеога төшерегез. Эш судка кадәр барып җитә калса, фото һәм видео дәлил буларак каралачак. Су басуның шаһиты итеп, берничә күршегезне дә чакыру комачауламас – алар су басу турында акт төзегәндә шаһит буларак кул куячак. Мондый актны һичшиксез төзергә кирәк. Анда фатирның төгәл адресы, тутыру көне, комиссия составы (шаһит күршеләр, сез, су басуда гаепле кеше – әгәр ул акт төзегәндә катнашса, идарә итүче компания вәкиле) языла. Булган хәлне һәм нинди зыян килгәнен тәфсилләп язарга кирәк: кайсы бүлмәне су баскан, су басудан соң нинди эзләр калган (таплар, сары эзләр), нинди җиһазларга зыян килгән һәм башкасы.
  3. Шушындый ук эчтәлектәге актны авария хезмәте яки идарә итүче компания вәкиле дә төзергә тиеш. Вәкил акт язганда өстәмәләр булса – әйтегез. Һәм игътибарлы булыгыз: гадәттә, әгәр гаеп идарә итүче компаниядә икән, алар зыянны киметеп күрсәтергә тырыша. Мондый хәл булмасын өчен, алар язган актны яхшылап тикшереп чыгыгыз. Килгән зыян турында тәфсилләп язылган булсын. Әгәр ни сәбәпледер акт төзелми икән, идарә итүче компаниянең диспетчер хезмәтенә барырга һәм шалтыратулар журналын сорарга кирәк. Әгәр анда сезнең шалтырату турында язылмаган икән – язып куюларын таләп итегез. Идарә итүче компания сезгә китергән зыянны каплаудан читтә калмасын өчен эшләргә кирәк моны. Ә журналга да теркәлмәгән, акт та тутырылмаган булса, «бернинди су басу да, безгә бу хакта шалтырату да булмаган бит» дип әйтеп калдырырга мөмкиннәр.

Гаеплене тапканнан һәм акт тутырганнан соң, килгән зыянны каплау турында да уйлана башласаң була. Моның ике юлы бар.

Тыныч юл. Күршегез яки идарә итүче компания сезгә китергән зыянны тыныч юл белән түләргә риза икән, язмача килешү төзергә һәм аны нотариуста раслатырга кирәк. Бу килешүдә гаепле якның «мин зыянны каплаячакмын» дигән сүзе, шуңа өстәп, нинди эшләр эшләргә кирәклеген күрсәткән смета булырга, ике якның да имзасы куелырга тиеш.

Суд аша хәл итү. Иң элек килгән зыянга бәя бирү өчен бәйсез эксперт чакыртырга кирәк. Экспертның эше рәсми рәвештә барырга тиеш: килешү төзелә, түләү турында квитанция бирелә, эшләнгән эшләрне кабул итү-тапшыру актына кул куеп тапшырыла һәм башкалар. Судка язганда, экспертка түләгән акчаны да күрсәтегез – сез бу сумманы гаепле яктан түләттерергә хокуклы. Ә эксперт фатирны карарга килгәч, бу хакта су басуда гаепле якка әйтегез. Әгәр гаепле кеше акт төзегәндә килми икән, актка «килмәде» дип языла. Бәйсез эксперт зыянны бәяләгәннән соң, гаепле затка дәгъва (претензия) язарга кирәк. Анда булган вакыйга һәм килгән зыян турында язасы, вакыйганың кайчан булганы һәм су баскан фатирның төгәл адресы күрсәтелергә тиеш. Гаепле якка проблеманы тыныч юл белән хәл итәргә тәкъдим итегез, әгәр ул ризалашмый икән, судка бирегез. Дәгъва кәгазен йә гаепле затның кулына тоттырырга (ул аны кул куеп алырга тиеш), йә заказлы хат итеп почта аша юлларга кирәк.

Әгәр сез килгән зыян өчен таләп иткән сумма 50 меңнән артмый икән, эшне җәмәгать суды карый. Әгәр 50 мең сумнан 1 сумга гына булса да артып китсә, шикаять район яки шәһәр судына тапшырыла.

Комментарии