- 28.08.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №34 (29 август)
- Рубрика: Архив
Татарстанда мөселман активистларына басым көчәйгән бер мәлдә, Русиядәге «Изге Русь» хәрәкәте чиркәү һәм руханиларны саклау сылтавы белән сугышчан төркемнәр оештыруга, үз дин кардәшләрен дружиналарга җыелырга чакырды. Ул шулай итеп Русия буйлап православ чиркәүләрен, һәйкәлләрен һәм руханиларның үзен сакларга җыена.
«Православ гыйбадәтханәләрне, һәйкәлләрне, динне яки руханиларны мыскыл итүчеләр булса, без аларга каршы чаралар күрәчәкбез», – дип белдерә православларның «Изге Русь» хәрәкәте җитәкчесе Иван Отраковский.
Шушы ихтыяриларның канун кысаларында эш итәчәге, полиция белән хезмәттәшлек корачагы вәгъдә ителә. Православ хәрәкәте мондый «кизү торуны» православ диненә янаган куркыныч сәбәпле кирәк дип аңлата.
«Без – православлар. Бу безнең җиребез, без аның хуҗасы, без аның өчен җавап тотабыз. Безнең православ ата-бабаларыбыз бу бөек дәүләтне төзегән, аны төрле кабиләләр калдыкларыннан җыйган. Хуҗа буларак без диннән читләшкәннәрнең һәм Аллага каршы булганнарның православ динен мыскыл итүләрен тыярга телибез», – диелгән православ радикалларының «Изге Русь» хәрәкәте белдерүендә.
Тәре яки динне мыскыл иткән кием киючеләрне кизүдәге кешеләр тотып полициягә тапшырырга җыена. Эчке эшләр министрлыгы шушы православ хәрәкәте дружиналары белән эшләргә җыену-җыенмавы турында әлегә берни хәбәр итмәде.
Ә менә Русия православ чиркәве радикалларның шушы ниятен хуплый кебек.
Мәскәү Хельсинки төркеме җитәкчесе Людмила Алексеева, мондый дружиналарны булдыру Русия Конституциясенә каршы, дип белдерде.
«Бу кешеләр таләп иткән җәза гадел булачакмы соң? Безнең күп динле һәм күпмилләтле илебездә моны ничек күз алдына китереп була? Конституция үзгәртелмичә дә православие дәүләт диненә әйләндеме әллә?» – дигән сораулар бирә хокук яклаучы.
Мәскәү шәһәр хакимиятләре дә православ дружиналарына каршы. «Бу гамәл җәмгыятьне тагын да бүлгәләячәк кенә», – диде мэриянең төбәк иминлеге бүлеге башлыгы Алексей Майоров.
ИНДЕ КОРАЛГА ҮРЕЛҮЧЕЛӘР ДӘ БАР
Петербургтагы «Империя легионы» исемле, хәрби экспансияне ачыктан-ачык рәвештә үз максаты итеп күрсәтүче төркем урыс яшьләрен кораллы бәрелешләргә әзерли башлый. Төркем җитәкчесе Денис Гариев фикеренчә, «Русияне коткару өчен хәзер һәрбер урыс ир-аты, һөнәре һәм тормыш рәвеше нинди булуга карамастан, сугышчы булырга тиеш.
Бу төркем үз эшчәнлеген инде күптәннән алып бара. Петербургтагы бер милләтче журналистның, нигә «легион» һәм нигә «империя» дигән соравына Денис Гариев: «Империя легионы» исеме очраклы рәвештә генә килеп чыкмады. Без урыс монархистлары буларак империя урыс халкы үсешенең табигый һәм бердәнбер юлы дип исәплибез. Урысларның Евразия җирләрендә рухи, хәрби һәм икътисади басып алулары – бу православ цивилизацияне җәелдерү миссиясе генә түгел – бу халыкның үз-үзен яклау һәм саклау ысулы. Хәзер экспансиянең киресе бара, без җирләрне, халкыбызны, мәдәниятебезне югалта барабыз, моны туктатырга кирәк», – дип җавап биргән иде.
«Империя легионы»ның 1 сентябрьдән башланачак күнегүләрендә кул сугышына да, кешеләргә пычак белән кадарга да, төрле утлы кораллардан атарга да өйрәтәчәкләр.
Үзләрен Күктәге көчләр җитәкчесе Архангел Михаил исемендәге беренче православ полк сугышчылары дип атаучылар исә беренче хәрби күнегүләрен бу елның 22 июлендә үткәрде. Хәрби күнегүләрнең башында да, ахырында да православ гыйбадәтләр оештырылган. Бу полкның максаты тәре йөрешләрен, православ динен һәм урыс ватандашларны саклау, диелә.
Ул арада, җирле хакимият тарафыннан гына да миллионнарча сум акча (2003 елдан бирле 160 миллион сум, 2012 елда 15 миллион сум) һәм аммуниция ярдәме белән казак көчләре ныгытыла барган, аның саен милләтара киеренкелек арта барган Ставропольдә бер җирле кораллы төркем инде «тәртип урнаштыруга» кереште дә. 22 августта Ставропольнең Южный базарына кораллы берничә кеше килеп, анда җиләк-җимеш сатучы таҗик, үзбәк һәм әрмәннәргә ата башлый. Нәтиҗәдә яраланган биш кеше хастаханәгә алып кителә. Төрле чыганаклар яраланганнар санының күбрәк булуын да белдерә. Базардагылар әйтүенчә, ут ачучылар «Без – ак аюлар, без монда тәртип урнаштырачакбыз», – дип кычкырган.
Урыс булмаганнарга карата нәфрәт итүче милләтче төркемнәр үз эшчәнлекләрен ачыктан-ачык киңрәк җәелдерә барганда, хакимиятнең дә андый төркемнәргә карата мөнәсәбәте яхшыра бара кебек. Моңарчы такырбашлар еш кына милләтара нәфрәткә нигезләнгән җинаятьләрдә гаепләнгән булса, бу атна башында Владимир өлкәсенең тикшерү комитеты наци идеяләрен алга сөрүче такырбашларга карата нәфрәт уятуда гаепләп, 27 яшьлек бер егеткә җинаять эше ачты.
Антифа хәрәкәте әгъзасы Андрей Иванов фашизмга каршы төркемнәрнең концерт чыгышлары һәм алар белән интервьюлар язылган видеоязманы интернетка чыгарган булган. Тикшерү комитеты исәпләвенчә, бу фильм милләтче такырбашлар социаль төркеменә карата нәфрәт уята һәм аларга карата дошманлыкка өнди икән. Андрей Иванов исә, бернинди өндәүләр юк, фильм бары тик җәмәгатьчелекне шундый субкультура булуы белән генә таныштыра ди.
Наиф АКМАЛ,
Алсу КОРМАШ.
Комментарии