Әйткән сүз − аткан ук

Әйткән сүз − аткан ук

Камил КӘРИМОВ, язучы:

– Ирләр көне елга ике генә тапкыр була. Берсе 23нче февраль булса, икенчесе – 9нчы май. Ирләрнең елга ике көне генә бар икән, калган барысы да хатын-кызларның бәйрәме инде. Без, дөресен генә әйткәндә, хатын-кызлар өчен яшибез. Әгәр хатын-кызның тормышы алга бара икән, димәк, гаиләбез дә, җәмгыять тә алга бара.

«Интертат»

Изображение удалено.Резедә ХӨСӘЕНОВА, «Тәмле булсын» рестораннар челтәре хуҗасы, татар милли мәдәнияте һәм кухнясы Халыкара ассоциациясен булдыручы:

– Хәзер онытылып бара торган ризыклар бар – күп рестораннар аларны менюга кертми дә. Әле соңгы өч елда гына, Универсиададан соң, татар ризыкларына игътибар бирә башладылар. Аңа кадәр шаурма белән роллар сата иделәр.

«Реальное время»

Изображение удалено.Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА, Татарстанның атказанган артисты:

– Бүген эстрадада ниндидер бер кайнашу, ашыгу-кабалану… Элек без тынычрак иҗат иттек. Көндәшлек булса да, дуслык өстенлек итә иде. Хәзер бар нәрсә акчага кайтып калды. Бу күп җырчыларга иҗат итәргә дә комачаулыйдыр. Мин тынычрак эшләргә тырышам. Җыр артыннан җырны, бәлки, монысы халыкка ошар, дип, ел саен алыштырып, программа үзгәртергә яратмыйм.

«Интертат»

Комментарии