Яңа акчалар чыдам булачак

Яңа акчалар чыдам булачак

Тиздән әйләнешкә кертеләчәк 200 һәм 2000 сумлык купюралар яңа технологияләр буенча эшләнә. Бу хакта «Госзнак» башлыгы Аркадий Трачук белдергән. «200 һәм 2000 сумлык акчаларның кулланылыш вакыты башка купюраларныкына караганда озаграк булачак», − дигән ул. Җитәкче сүзләренчә, бүген кечкенә номиналдагы банкноталар − бер ел, ә зурлары ике-өч ел эчендә туза икән.

«РИА Новости»

Путин һәм Назарбаев бергә чаңгы шуганнар

Русия Президенты Владимир Путин белән Казахстан Президенты Нурсолтан Назарбаев Алма-Ата шәһәреннән ерак түгел урнашкан курортта бергә чаңгы шуганнар. Бу хакта Путинның матбугат сәркатибе Дмитрий Песков белдергән. Формаль булмаган күрешү ил башлыкларының 27нче февральдә Алма-Атада узган сөйләшүләренә багышланган булган. Бу Путин белән Назарбаевның беренче генә тапкыр бергә чаңгы шуулары түгел. Мәсәлән, 2002нче елда алар Казахстанның Чимбулак курортында ял иткәннәр иде инде. Ул вакытта күп кенә мәгълүмат чаралары ил башлыкларының шул ялдан фотосын бастырды. Дзюдо һәм самбо буенча спорт мастеры булган Путинның шулай ук тау чаңгысында шуарга һәм хоккей уйнарга яратуы да билгеле.

«Лента»

«Үлем төркемнәре» турында кино

Шушы көннәрдә Екатеринбургның «Галилей» балалар киностудиясе төшергән «Китлар өчен тозак» дип аталган кинопроектның беренче сериясе дөнья күрде. Кинопроект социаль челтәрләрдә балаларны суицидка чакыра торган ябык төркемнәргә багышланган, дип хәбәр иткән ТАССка студия укытучысы Варвара Брылина. Хәтерегездә булса, мондый «үлем төркемнәре» турында без дә язган идек («Балалар интернетта үлем сатып ала», 1 февраль, 2017, №5). Варвара Брылина сүзләренчә, «үлем төркемнәре» турында кино төшерүне укучылар үзләре тәкъдим иткән. «Безнең яшүсмерләрне кисәтәсебез һәм суицид белән көрәшкә чакырасыбыз килә», − дигән ул. Киноның беренче сериясе белән интернетта танышып була. Барлыгы биш серия төшерергә ниятләнә.

ТАСС

Трамп кичке аштан баш тарткан

АКШ Президенты Дональд Трамп Ак йорт хәбәрчеләре Ассоциациясе белән уза торган кичке ашта катнашмаячак. Бу хакта ул үзенең «Твиттер»дагы «бит»ендә хәбәр иткән. Кичке аш быел 29нчы апрельгә билгеләнгән иде. Гадәткә кергән әлеге чара 36 елга беренче тапкыр Президенттан башка гына узачак. Трампның ни өчен катнашудан баш тартуы билгеле түгел. Хәбәрчеләр ассоциациясендә белдерүләренчә, Президентның катнашмавы аркасында гына чара үзенең асылын югалтмаячак. Билгеле булганча, матбугат вәкилләре белән традицион кичке аш АКШ Конституциясенә беренче тапкыр төзәтмәләр кертү уңаеннан һәм мөстәкыйль мәгълүмат чараларының мөһим ролен билгеләү максатыннан уздырыла. Күптән түгел кайбер мәгълүмат чаралары кичке ашта катнашудан үзләре үк баш тарткан иде. Алар моны Трамп хакимиятенең матбугат вәкилләренә карата мөнәсәбәте белән канәгать булмаулары сәбәпле дип аңлатты. Ә Президент үзе зур матбугат чараларын «Америка халкы дошманы» дип белдергән иде.

«Медуза»

Комментарии