Мәхкәмә карарларын йомшарту – вакытлы күренешме?

26нчы февральдә оппозициядәге активист Илдар Дадин Алтай краеның Рубцовск шәһәрендәге төрмәдән иреккә чыкты. Русия Югары мәхкәмәсенең Дадинны төрмәдән азат итү карары күпләр өчен көтелмәгән хәл булды. Узган атна мәхкәмә тарафыннан тагын шундый гаҗәпләнерлек берничә карардан соң, җәмәгатьчелек, бигрәк тә мөселманнар аптырашта калды.

Мисал өчен, 22нче февраль көнне Ханты-Манси бүлгесенең Түбән Варта шәһәрендә «Хизб ут-Тәхрир» оешмасы вәкилләре дип саналган дүрт мөселманга шартлы хөкем карары чыгарылды. Бу хакта «Фейсбук»та Лилия Хәмидуллина язды. Ул – 11 ай СИЗОда утырган 32 яшьлек Руслан Шәмсетдиновның хатыны. Шәмсетдиновтан тыш, 31 яшьлек Илдар Габдракыйпов, 43 яшьлек Зәит (Эдуард) Хөсәенов, 49 яшьлек Ринат Баһавиев мәхкәмә залында ук азат ителде.

Алар террор оешмасы эшчәнлегендә катнашу, нәфрәт һәм дошманлык тудыру маддәләре нигезендә гаепләнде. Тикшерү фикеренчә, алар «Хизб ут-Тәхрир» китапларын алып тараткан һәм социаль челтәрләрдә «хокук саклау оешмалары эшенә, христиан дине вәкилләренә һәм гомумән христиан диненә карата тискәре, дошмани караш тудыручы» пропаганда видеолары урнаштырган. Беренче маддә нигезендә аларга биш елдан алып ун елга кадәр колония, икенче маддәдә дүрт елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүдән алып 100 мең сумнан алып 300 мең сумга кадәр штраф каралган иде. Алай да мөселманнарга 150 мең сум штраф салганнар, әмма, күпләр аларны иректән мәхрүм итү карары чыгарылыр дип, мондый карардан канәгать булуын һәм гаҗәпләнүен яшермәде, чөнки әле узган елның октябрендә генә шул ук Түбән Вартадан Марсель Габбасов «Хизб ут-Тәхрир» эше нигезендә алты ел төрмәгә һәм 55,8 мең сум штрафка хөкем ителгән иде, дип яза «Грани.ру». Гомумән, «Хизб ут-Тәхрир» эше нигезендә гаепләнүчеләрнең күпләренә иректән мәхрүм итү карары чыгарыла.

Түбән Варта мөселманнарыннан тыш, шул ук 22нче февраль көнне Мәскәүнең «Ярдәм» мәчете имамы Мәхмүт Вәлитовка да өй сагы карары йомшартылган. Ул читкә чыкмау шартына үзгәртелгән. Элегрәк аның адвокаты Дагир Хасавов «Азатлык»ка бу карарның үзгәртелмәве турында сөйләгән иде. «Ул, дин әһеле буларак, җомга намазларына йөри алырга тиеш. Мин аңа, өй сагында булса да, һичьюгы җомга намазларына һәм больницага барырга рөхсәт бирүләрен сорадым, чөнки инсульт, микроинфаркт кичергән кеше. Аңа саф һава кирәк, шуңа вакыт-вакыт дачага бару рөхсәт ителсен, дип сорадым. Әмма рөхсәт итмәделәр, имеш ул качарга мөмкин икән», – дип сөйләгән иде ул. Вәлитовка террорчылыкны аклау карары нигезендә җинаять эше ачылган.

Болар барысы да 22нче февраль көнне булды. Нәкъ шул көнне урам җыеннары турында канунны бозуда гаепләнеп, төрмәгә хөкем ителгән оппозиция вәкиле Илдар Дадинга карата җинаять эше туктатылды.

Шулай ук хәзер прокуратура Русия Югары мәхкәмәсеннән Евгения Чудновецка карата хөкем карарын үзгәртүне сорап мөрәҗәгать итте. Балалар бакчасы тәрбиячесе булган Чудновецны социаль челтәрдә баланы мыскыл иткән башка кеше видеосын таратуда гаеплиләр. Ул узган елның ноябрендә хөкем ителде.

Җәзаны йомшарту тырышлыкларын төрлечә бәялиләр. Хокук яклаучы Зоя Светова «Хәзерге заман»га, Дадинның азат ителүе Русия президенты сайлавы якынлашу белән бәйле булырга мөмкин, дип әйтте. Әмма ниндидер күпләп аклаулар булачагына ул шикләнә.

Социология фәннәре докторы Искәндәр Ясәвиев, ил кризис алдына килеп басты, шуңа күрә югарыдагылар каешларны бушата башлады, дип уйларга иртәрәк, дигән фикердә. Галим Русия Президентын сайлау алдыннан ниндидер йомшартулар булачагын кире какмый, әмма ул протестлар көчәймәсен өчен уен гына булырга мөмкин, дип тә шикләнә. «Кремль тарафыннан акыллы уен, әмма сайлау узуга ук вазгыять тагын кискен үзгәрергә мөмкин. Әле бу иреккә чыгаруларга бик аз вакыт үтте бит. Шуңа күрә ниндидер нәтиҗә ясау иртәрәк. Дадинны һәм озак та үтми Түбән Вартадагы мөселманнарны азат итү очраклы туры килү генә түгел микән дигән шик калдыра. «Машина» эшләвен дәвам итә. Социаль челтәрләрдәге фикерләр һәм пост өчен экстремизмда гаепләү эшләре ел саен артуга таба гына бара. Дадин һәм Түбән Вартадагы хәл аерым бер очраклар кына булырга мөмкин», – ди Ясәвиев.

Ландыш ХАРРАСОВА,

Наил АЛАН

Тукай бүләге милли һәм фәкать әдәби булырга тиеш

Көннәр язга авышкач, безнең каләм әһелләре һәм, әлбәттә, әдәбият тирәсендәге халык бераз кымшанып, кузгалып ала. Чөнки Тукай үзе мәйданга чыга, дөресрәге, аның исемендәге дәүләт премиясе. Тар гына даирәдә Ана теле көне, ягъни Тукайның туган көне 26нчы апрельгә кадәр, гоманнар, фаразлардан гыйбарәт җанлану хөкем сөреп ала. Әдәби процесс!

Дөрес, премияне сәнгатьнең төрле өлкәләрендә уңыш казанган өчен дә тапшыралар, ләкин ул анда, минемчә, әдәбияттагы кебек үк зур роль уйнамый. Сынчыларның, рәссамнарның, аһәңсазларның әлеге премиягә лаек булуына инде күнеккәнбез, әмма шоу-бизнес каһарманнарының бөек шагыйрь һәм милли фидакарь исемендәге бүләкне алуы бернинди киртәгә дә сыймый, билгеле. Бер елны хәтта театр директорына да премия тапшырдылар, имеш, бүләкләнәсе операны театр сәхнәсендә куярга ул тәкъдим иткән! Гомумән, Тукай премиясе тирәсендә көлеп еларлык хәлләр булып тора, өч ел элек аңа, тарихка кагылышлы опуслары өчен, бер терлекче депутат та дәгъва кылып карады. «Азатлык» радиосыннан мин фәкыйрегезнең чыгышы җәмәгатьчелекне кузгатып җибәрмәсә, ул аны алган да булыр иде. Чөнки «алу» дигән хәрәкәттә бу кемсә моңарчы бер генә каршылыкка да очрамаган.

Менә быел да Тукай бүләгенә дәгъва итүчеләрнең исемлеге чыкты. Алар: әдипләр Әхәт Гаффар, Мәдинә Маликова, Тәлгать Галиуллин, Факил Сафин, Зиннур Хөснияр, Николай Сорокин; рәссамнар һәм сынчылар Владимир Акимов, Владимир Демченко, Александр Петров, Мәдияр Хаҗиев; җырчы Шамил Әхмәтҗанов; архитекторлар Владимир Курашов, Нияз Халитов, Фирдәвес Ханов; фән эшлеклеләре Рамил Исламов һәм Җәүдәт Миңнуллин; сәнгать белгече Розалина Шаһиева; композитор Әнвәр Шәрәфиев; Эчке эшләр министрлыгының «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы Харис Салихов. 19 намзәт! Мәдәният министрлыгына кемнәр тәкъдимнамә алып килгән – һәммәсе исемлеккә кергән. Мондый эт эчәгесе буе исемлекне карап чыккач, бик күпләрнең күңелендә ризасызлык уянгандыр. Әлбәттә, комиссия беренче турда ук намзәтләрне сайлап, җәмәгатьчелек игътибарына аерата лаеклыларны гына тәкъдим итәргә тиеш иде. Чөнки аларның һәрберсе турында матбугатта мәкаләләр чыгарга, фикер алышулар үтәргә тиеш, әмма бу кадәр дәгъвачы булганда кагыйдәнең әлеге шартын һичничек үтәп булмаячак. Исемлектә рәссамнар шактый, чөнки Татарстанда дүртме, бишме рәссамнар оешмасы бар, һәрберсе үз намзәтен тәкъдим итәргә мөмкин. Ләкин ачыкларга кирәк – аларның барысы да рәсми теркәлгән микән соң? Бездә бит өч кеше җыелып, үзләрен академия дип игълан итүчеләр дә булды.

Теге гасырда җырлап йөргән өчен, теге гасырда ниндидер көйләр чыгарган өчен премия даулауны җаным кабул итмәсә дә, икенче яктан уйласаң, болар бит безнең чын милли сәнгатькәрләребез, соңгы могиканнар, инде мондыйлар булмас. Сиксәннән узган хәзрәтнең дә үзе кайчандыр эшләгән эчке эшләр министрлыгыннан тәкъдимнамә алып килүе күздән яшьләр китерә. Тик салкын акыл белән аңлыйсың – премия бирү комиcсиясе җәмгыяте хәйрия түгел, монда, ай-һай, күз яшьләре ярдәм итмәс.

Мин үзем, Тукай исемендәге Дәүләт премиясе фәкать татар әдәбиятындагы казанышлар өчен генә бирелергә тиеш, дип саныйм. Ә сәнгатьнең бүтән өлкәләрендә эшләүчеләрнең дәүләт статусындагы үз премияләре булырга тиеш. Рәссам, сынчыларның Бакый Урманче исемендәге, композиторларның Салих Сәйдәш исемендәге, театр эшлеклеләренең, артистларның Габдулла Кари исемендәге. Ә эстрада җырчыларына «Грэмми» сыман үз музыкаль премияләре төс булыр иде. Аның инде татарча тиңдәше бар һәм ул «Алтын барс» дип атала бугай.

Ә шагыйрьләргә, язучыларга әлеге премияне бирү тәртибен үзгәртергә кирәк. Гыйбрәт өчен 1925нче елда Рафаэль Альбертиның әдәбият өлкәсендә Испания милли премиясенә ничек лаек булуын искә төшерәсем килә. Кагыйдәгә нигезләнеп, ул жюрига «Коры җирдәге диңгезче» дип аталган беренче шигырьләр җыентыгының кулъязмасын юллый. Һәм моңарчы беркемгә дә билгесез 22 яшьлек шагыйрьгә бераздан Испаниянең иң югары милли премиясен тапшыралар! Дөрес, жюрида Антонио Мачадо, Габриэль Миро, Морено Вилья кебек бөек испан әдипләренең эшләвен дә истә тотарга кирәк.

Мондый тәртипне бездә дә кертергә мөмкин. Һәм, әлбәттә, премия Татарстанның Тукай исемендәге милли премиясе дип аталырга тиеш булачак. Әдәбият өлкәсендә генә бирелгәч, бүләкләү комиссиясендә дә төрле иҗат оешмаларын җитәкләгән, әмма татар әдәбиятыннан хәбәрсез төрле түрә-кара тавыш бирүдә катнашмас иде.

Әле язучыларның корылтаена кадәр үк Гәрәй Рәхим белән Марсель Галиев, Тукай премиясенә намзәтләрне бары тик иҗат оешмалары гына тәкъдим итәргә тиеш, дип Татарстан Президентына хат яздылар. Ләкин тәртип шул килеш калган. Чыннан да, авыл хуҗалыгы министрлыгының әдәбият өлкәсендәге премиягә тәкъдим итүе сәер һәм көлке бит. Яисә район идарәсе тәкъдим итә. Андый тәкъдим итүләрнең ничек башкарылганын һәркем белә ләбаса! Кем анда әдәби әсәрне тәфтишләп маташсын? Авторның үтенечен аяк астына салмыйлар – шул гына. Шуңа күрә минем тәкъдим гамәлгә керсә, дәгъвачылар күп кенә бюрократик мәшәкатьләрдән дә арыныр иде. Соңгы бер-ике елда язылган әсәрең булса, туп-туры үзең конкурска юллыйсың. Конкурсның яшерен булуы да ихтимал. Жюрида орлыкны кибәктән аера белгән, һәм иң мөһиме – объектив берничә галим белән бер-ике күренекле язучы күндерелгән әсәрләргә бәя бирә һәм үз бәяләмәләрен президентка җиткерә. Вәссәлам!

Бу очракта премия әдәбият үсешенә турыдан-туры йогынты ясый ала. Стимул барлыкка килә. Теге гасырда ук язылып та кабат-кабат бастырылган әсәрләрне күтәреп йөрүнең кирәге калмый.

Ркаил ЗӘЙДУЛЛА,

язучы, Тукай бүләге иясе

Думаның Депутатлык этикасы комиссиясенә Фатих Сибагатуллинга карата шикаять юлланган

«Казанда чүп яндыру корылмасына – «Юк!» дип аталган хәрәкәт активистлары Русия Дәүләт Думасының Депутат этикасы мәсьәләләре комиссиясе рәисе Отари Аршбага мөрәҗәгать юллаган. Алар Татарстаннан сайланган депутат Фатих Сибагатуллинны депутатлык этикасы кагыйдәләрен бозуда гаепли.

Активистларның мондый мөрәҗәгать язуына Сибагатуллинның «Вечерняя Казань» газетындагы «Чүп яндыру корылмасын Самосыровода түгел, Боровое Матюшинода төзергә тәкъдим итәм» дигән мәкаләсе сәбәп булган. Андагы ике җөмлә активистларның ачуын чыгарган. Беренчесе («Михаил Задорнов әйтмешли, моны бары тик аңгыралар гына теләми») хәбәрченең Казан халкы чүп яндыру корылмасы төзелүдән курка дигән сүзләренә җавап булган. Хат авторлары моны мыскыллау дип кабул иткән. «Казанда чүп яндыру корылмасы булуын теләмим» дип аталган петицияне имзалаучыларны да мыскыллау бу, ди авторлар. Петиция 13500дән артык тавыш җыйган.

Сибагатуллинның «Ул экологик яктан чиста, аның янында парк ясасаң да, ул чәчәк атып торачак» дигән җөмләсен активистлар ялган дип саный. Хат авторлары Мәскәүдәге 3нче чүп яндыру корылмасына карата чыгарылган мәхкәмә карарына нигезләнә. Карарда ширкәт эшчәнлеге нәтиҗәсендә зарары өченче һәм дүртенче дәрәҗәдә булган калдыклар барлыкка килүе турында язылган.

Активистлар Дәүләт Думасы комиссиясе рәисеннән Фатих Сибагатуллинның депутатлык этикасы кагыйдәләрен бозу мәсьәләсен карауны сорый һәм Сибагатуллиннан гафу үтенүне таләп итәргә, матбугат чараларында әлеге кагыйдә бозу турында язарга тәкъдим итәләр.

Комментарии