Язучылар әдәби елга йомгак ясады: «Җәмгыятьтә яман чир, ул әле үзенең үләсен белми» 

Язучылар әдәби елга йомгак ясады: «Җәмгыятьтә яман чир, ул әле үзенең үләсен белми» 

21нче декабрьдә Язучылар берлегенең Тукай клубында әдәби елга йомгак ясалды. Язучыларның һәрберсе тел өчен борчылуын, басылган әдәби әсәрләрдә милли үзаңны үстерү мотивларының тоныклана баруын, публицистикага милли гамь-ваем җитмәвен белдерде.

«Хәлебез бик мөшкел безнең. Милли телләргә, бигрәк тә татар теленә каршы бик көчле хәрәкәт бара. Мәктәпләрне ябабыз. Ата-аналарны җыялар да, балаларыгыз урысча укымаса, вузларга керә алмый, дип куркыталар һәм бөтенесе, урысча укуга күчәбез, дип кул күтәрә. Янәсе, халык үзе хәл итә. Бу – демагогия. Финляндиядә әнә чып-чын швед мәктәпләре эшли. Анда саамнар дигән халык яши. Бөтенесе 10 мең халык, ә үз телләрендә белем алалар. Менә ничек куелган башка илләрдә милли мәгариф мәсьәләсе! Башлангыч белемне бала үз телендә ала. Ә инде башлангыч мәктәпкә керә икән, ул үз телен беркайчан да онытмый. Ичмасам туган телне башлангыч мәктәптә калдырырга иде. Моның өчен көрәшергә кирәк, ә радио-телевидение, матбугат, иҗат берлекләре бигрәк тә, чыкмыйбыз бит каршы! Балта күтәреп чыгарга димим, кануни алымнар белән дә күтәрелү булмады. Без бүген 10 миллион татар, кимендә 10 миллион! Рәсми кәгазьдә ялган мәгълүмат, ышанмагыз аңа. 1939нчы елда халык исәбе нәтиҗәләрен карасак, татарлар 4,5 миллион булган. Үзбәкләр саны да шул чама. Үзбәкләр хәзер 20 миллион, ә без биш миллион! Алай була алмый бит инде ул! Нәрсә, аналарыбыз бала тудырмаганмы? Менә шушындый ялган эчендә яшибез. Шуңа күрә иҗади берләшмәләр, парламентның халыкара судка мөрәҗәгать итүе кирәк», – дип чыгыш ясады язучы Рабит Батулла.

2018нче елда урысча язучы шагыйрә, тәрҗемәче Лилия Газизованың татар зыялыларыннан, язучыларыннан күңеле кайткан. «Иҗатым өчен бу ел уңышлы булды. Әсәрләрем басылды, Румыния, Украина, Америкада чыгышлар ясадым. Татар әдәбияты дигәндә, үземне аңа катнашы бар кеше дип саныйм, чөнки мин татар кызы һәм татар телендә чыккан әсәрләрне урыс теленә тәрҗемә итүче, төрле җыентыклар, антологияләр төзүче. Кызганыч, татар әдәбияты өчен бу ел мактанырлык түгел. Хәтерләсәгез, 2018нче елның 18нче мартында Русия Президенты сайлавы узды. Мин бу чарага протест йөзеннән сайлау урынында бюллетеньне ерттым. Бу зур резонанс тудырды. Ул чакта мине татар язучыларының, зыялыларының бу мөмкинлектән файдаланмавы, бу вакыйгага үз мөнәсәбәтен белдермәве, тел проблемалары турында сөйләмәве гаҗәпкә калдырды. Мин монда экстремист алымнар, чыгышлар турында сүз алып бармыйм. Һич юк. Ләкин пикетка чыгарга, протестның башка формаларын кулланырга мөмкин иде. Үзләрен, телләрен, әдәбиятын, халкын яклый алмаган татарлардан, татар зыялыларыннан күңелем кайтты. Әдәби тәрҗемәне дә күтәрелештә дип әйтеп булмый. Безнең Гәүһәр Хәсәнова, Наил Ишмөхәммәтов дигән бер дигән тәрҗемәчеләребез бар, әмма алар артыннан яшьләр килми. Ә ни өчен түләнмәгән тәрҗемә эше белән шөгыльләнергә соң? Әдәбиятка мәхәббәтең көчле булса да, ниндидер акчага яшәргә кирәк бит», – ди Газизова.

Язучы Фәүзия Бәйрәмова җәмгыятьтә яман чир, ләкин ул әле үзенең үләсен белми, дигән фикердә. «Еллык нәтиҗә начар, хәтта ки нульгә тигез. Чөнки безнең тырышлыклар, хисләр, язган сүзләр бөтенесе аста калды. Русия кануннары, стратегиясе, омтылышы бездән көчлерәк булып чыкты. Бу югалту барыбер булыр иде, Русия моңа бик озак әзерләнде, озак көтте, стратегиясе дә күптән әзер, без әзер түгел идек. Шушылай башка китереп сугарлар дип уйламадык. Телне бер селтәнүдә юкка чыгардылар. Бу канун елның иң зур югалтуы. Безнең өчен иң зур фаҗига. Әле без моның нәтиҗәсен күрмибез. Әле без элеккеге инерция белән барабыз. Китаплар чыга, татарча язучылар бар, укучылар бар, телевидение сөйли, газеталар чыга, сәхнәдә татарча уйныйлар. Халык әле сизми. Бу – яман чир кебек. Кеше чирен үлә башлагач кына сизәчәк. Халык әле нәрсә югалтасын аңламый. Без аңладык. Мин, мәсәлән, ике китабым чыкса да, шатлана алмыйм», – диде Бәйрәмова.

Ел йомгаклары быел арабыздан киткән ун язучыны искә алудан башланып китте. Быел берлеккә ун язучыны кабул итүләре турында да игълан иттеләр. Язучыларга әдәби бүләкләр дә тапшырылды, ләкин җыелыш барыбер борчулы тоннан арына алмады.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов та үз чыгышын «Мәгариф турында»гы канунга кертелгән үзгәрешләрдән башлады. «Милли телләрне укытуга чик куючы бу канун проектын безнең берлек кискен тәнкыйтьләп чыкты. Тугандаш республикаларга, Русия Президентына, Русия Думасына, Татарстан Дәүләт Шурасына мөрәҗәгать итте. Нәтиҗәдә, милли телне укыту дәрес сәгатьләренең мәҗбүри өлешенә кертелде. Ләкин дәүләт теле булган татар телен укыту атнасына ике сәгатькә генә калды. Канун көченә кергән икән, нәрсә эшләргә кала соң? Мондый шартларда ислам дине белән беррәттән, безне милләт буларак саклап торган ана телебезне яклау, саклау, аны киләчәк буыннарга тапшыру үзебезнең җилкәгә төшә. Без, язучылар, бу өлкәдә иң актив көрәшчеләр булырга тиешбез. Дөрес, әдәби процесс актив дәвам итә, романнар, повестьлар языла, басыла тора. Ләкин дөньякүләм яңгырарлык әсәрләр бездә чыгып тора, дип мактану бүгенгә авыррак», – дип чыгыш ясады Салихов.

«Азатлык» Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге рәисе Факил Сафиннан «Мәйдан» журналының язмышы турында сорашты. «Мәйдан» журналы үз юлында, яши, эшли. Кичә Андрей Кузьмин белән сөйләшү булды, ул «Мәйдан» журналын ябу башыбызга да килмәде, диде. Ләкин кайбер үзгәрешләр булачак», – ди Сафин.

Үзгәрешләрне «Казан утлары» журналы мөхәррире Рөстәм Галиуллин да раслады. «Мәйдан» аерым редакция булып эшли, аның «Казан утлары» кебек аерым штаты бар. Баш мөхәррире алмашынды, вакытлыча, яңа баш мөхәррир тапканчы, мөхәррир вазифаларын мин башкарам. Бу филиал дигән сүз түгел. Ләкин хәзер эшне көйләп җибәрергә, абруйлы язучыларны җәлеп итәргә, эчтәлеген бераз үзгәртергә кирәк», – ди Галиуллин.

Иң җанлы чыгышларның берсен Татарстан китап нәшриятының балалар әдәбияты бүлеге мөхәррире Айсылу Галиева ясады. «Татарстан китап нәшриятында балалар өчен 24 китап чыккан. Шуның 17се – әдәби китап. «Юлбасма», «Теория», «Рухият» нәшриятларын да исәпкә алсак, узган ел балалар өчен татар телендә нибары 22 китап басылып чыккан. Аз. Китап кибетләрендә балалар өчен 413 төрдәге китап булуын һәм алар арасында биш-алты еллар дәвамында укучысын таба алмый ятканнары шактый булуны искә алганда, укучыларыбыз да күп түгел. Аларны тәрбиялисе, үстерәсе бар. Күптән түгел генә Чаллының бер татар мәктәбе директоры белән сөйләшергә туры килгән иде. Язучылар килсен, очрашуга гына түгел, балалар белән даими эшләргә, остаханәләргә, аларны иҗатка тартырга, язарга өйрәтү, телгә кызыксыну уяту өчен булса да килсен иде, ди. Узган ел, тел мәсьәләсенең иң кызган вакытында, «СОлНЦе» мәктәбе директоры Павел Шмаков татарча түгәрәк алып барырга татар зыялысын эзләде. Бик озак эзләде. Татарча укучыларны саклап калу, үстерү, тәрбияләү – үзе китап яза торган һәр татар язучысының бурычыдыр ул бүген», – дип сөйләде Галиева.

Көне буена сузылган фикер алышудан соң, резолюция кабул ителде. Анда «халыкның милли үзаңын үстерүне игътибар үзәгенә алырга; кискен мәсьәләләр уңаеннан матбугат чараларында даими чыгышлар оештырырга; әдәби жанрлар бәйгеләре оештырырга; язучылар берлегендә профессионал тәрҗемәчеләр төркемен булдырырга; милли әдәбиятлар арасында багланышларны ныгытырга» дигән юллар бар.

Казанда чүп яндыру корылмасын 2019нчы елда төзи башламакчылар

Казанда чүп яндыру корылмасын төзү өчен бар кирәкле рөхсәт документларын киләсе елның җәенә алып бетерергә җыеналар. Шуннан соң төзү эшләре башланачак. Бу хакта «РБК»га интервьюда заводны төзү белән шөгыльләнүче «РТ-Инвест» ширкәте җитәкчесе Андрей Шипелов хәбәр иткән. «Татарстанда корылманы 2022нче елдан да калмый кулланылышка тапшыру ниятләнә», – дигән ул.

Шипелов сүзләренчә, әлеге вакытта корылманың проект документлары Дәүләт экология экспертизасына җибәрелгән.

Чүп яндыру корылмасын Яшел Үзән районына кергән Усаклык бистәсендә төзергә җыеналар. Урыны төзелеш инвесторы – «Ростех»ның бер бүлекчәсе булган «РТ-Инвест»ка бирелгән. Заводта Казандагы 50 процент каты калдыкны юк итү күздә тотыла. Экологлар, җәмәгать эшлеклеләре, завод төзеләсе Усаклык бистәсе халкы төзелешкә каршы чыгып, төрле чаралар уздыра.

Татарстанда республика телләрен саклау программасын 2021нче елга кадәр озайттылар

Татарстан Хөкүмәте Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү программасын бер елга озайтты. Бу турыдагы карар хөкүмәтнең рәсми порталында чыкты.

Телләрне саклау программасын 2021нче елга кадәр озайту белән бергә, аны тормышка ашыруга тотыласы акча күләме дә арткан – 122,61 млн сумга җиткән.

Телләрне саклау программасы 2014нче елда кабул ителеп, 2020нче елга кадәр исәпләнгән иде. Билгеле булганча, Татарстан шушы программа нигезендә республикадагы татар, урыс һәм башка телләргә ярдәм итү генә түгел, Татарстаннан читтә яшәүче татарларга да туган телләрен сакларга булышу эше алып барды. Программаның тулаем бюджеты 1 206,81 млн сум, шуның 839,45 миллионы тотылган да инде.

Соңгы вакытларда тел мәсьәләсе кискенләшүгә карамастан, программага аерым үзгәрешләр кертелмәгән. Татарстан хөкүмәте программа нигезендә ачыла торган татар укыту-мәдәни үзәкләренең – КФУның Каюм Насыйри институты филиаллары санын арттырырга ниятли – мондый үзәкләрнең саны 12гә җитәргә тиеш. Яңа документта татар балаларының мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында туган телләрендә белем һәм тәрбия алуларын колачлау дәрәҗәсе сизелерлек кимегән. Беренче чорларда бу сан 64 процент булырга тиеш дип каралса, яңа программада ул 10 процентка кимегән – хәзер 54 процент. Шул ук вакытта урыс милләтеннән булган балаларны гомуми белем бирү оешмаларында урыс телендә укытуны колачлау дәрәҗәсе 100 процент күләмендә сакланырга тиеш.

Калган күрсәткечләр документта элеккечә калган.

Силуанов: «Мәскәү-Казан арасында югары тизлекле магистраль төзүдә икътисади мәгънә юк»

Мәскәү-Казан югары тизлекле магистраль проекты икътисади яктан акланмаган. Бу хакта журналистларга беренче вице-премьер, Русия финанс министры Антон Силуанов белдерде. Аның сүзләрен ТАСС китерә.

«Мин моңа шикләнеп карыйм. Сорау: монда экономия бармы соң? Хәтта бу Казан булса да. Югары тизлекле магистральләрне халык күп булган җирләрдә ясыйлар. Мәскәү белән Питер арасында булса, аңлыйм әле», – ди Силуанов.

Аның сүзләренчә, Мәскәү белән Казан арасында «нормаль авиа-элемтә бар», очкычлар тизйөрешле поездга караганда барыбер тизрәк. «Шуңа күрә монда икътисади мәгънә юк», – дип аңлата министр.

Мәскәү-Казан тизйөрешле поезд юлын икътисади үсеш министры Максим Орешкин да тәнкыйтьләгән иде. Аның фикеренчә, моңа бик күп акча кирәк. Президент Владимир Путин да магистраль төзүгә шик белдерде, проектның кирәклеген тагын бер кат тикшерергә кушты.

Мәскәүдән Казанга кадәр 770 чакрым озынлыктагы бу юл 2018нче елда төзелә башларга тиеш иде. Мәскәү-Казан арасын поезд 3 сәгать 30 минутта узар дип планлаштырылды.

Русия юстиция министрлыгы Азатлык/Азат Европа радиосын һәм аның кайбер аерым проектларын «ят агент» буларак эш итүче чит ил медиасы исемлегенә кертте. Азатлык/Азат Европа радиосы бернинди хөкүмәтнең дә агенты түгел һәм Русия юстиция министрлыгының бу карарын шикле һәм гаделсез дип саный.

Комментарии