Акча юк, бәяләр арта – Яңа ел белән! 

Акча юк, бәяләр арта – Яңа ел белән! 

Санкт-Петербург метросында менә шундый котлау плакатлары барлыкка килгән. «Кадерле русиялеләр! Сезгә НДС һәм бәяләрнең, бензин хакының артуын, пенсиягә чыгу яшенең озынаюын һәм яңа салым бүләк итәбез» дип язылган Кыш бабай башлыгы кигән Путин төшкән плакатта. Дмитрий Медведевның да плакатын элгәннәр. Ләкин анысын газетага биреп булмый, чөнки Хөкүмәт рәисе анда урта бармагын күрсәтеп тора. Медведевны таныткан сүзләрне бераз гына үзгәртеп бастырганнар: «Акча юк һәм булмас та». Питерлылардан менә шундый Яңа ел котлавы.

Шушы плакатларда язылганны раслагандай, бер укучыбыз кибеттә төшергән фотосын җибәргән әнә. Дөресрәге, ике фотоны кушып ясалган фотоколлаж ул. Фотоның сул ягында да, уң ягында да шул бер үк йомырка. Башта бер кап йомырканың (10 данә) бәясе 79 сум 99 тиен булган, ә дүрт көннән соң шундый ук капның бәясе 87 сум 99 тиенгә җиткән. Кыскасы, кайберәүләр кушканча «тотынып торырга» гына кала инде…

Комментарии