Яңа елда – яңа тәртипләр

Яңа елда – яңа тәртипләр

2017нче елдан Русиядә күпчелек гражданнарга кагылышлы яңалыклар гамәлгә керә. Алар безнең тормышыбызны бераз гына булса да җиңеләйтер, дигән ышаныч та юк түгел. Шуларның берничәсен сезнең игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

КОЛЛЕКТОРЛАРГА «ДИЛБЕГӘ» КИЕРТӘЛӘР

Законлы (һәм еш кына законсыз) рәвештә халыктан әҗәтләрне кайтартучы оешмалар саны 2017нче елда кискен кимер, дип көтелә. Русиядә аларның махсус реестры төзелә – исемлеккә барлык коллектор агентлыклары да кермәячәк. Анда эшләүчеләргә карата да чикләүләр булдырылды: җинаять эшләре буенча хөкемгә тартылганнар хәзер инде бурычлы кешеләр белән аралаша алмый. Русиядән читтә булган хезмәткәрләр дә бу эштән читләштерелә.

Әлеге канунны бозган өчен коллекторларга саллы гына штраф яный. Реестрга кермичә эшчәнлек алып барган агентлыклар 200 меңнән алып 2 млн сумга кадәр түләргә тиеш була, ә теркәү узган юридик затлар 50-500 мең сум акчаларыннан колак кагарга мөмкин.

Яңа елдан коллектор бурычлылар белән хатлар, телефон, СМС аша яки шәхсән очрашып аралаша ала, әмма аңа туганнары, күршеләре, хезмәттәшләре белән сөйләшү катгый рәвештә тыела. Вакыт чикләүләре дә бар: эш көннәрендә 8-22 сәгать, ялларда һәм бәйрәмнәрдә 9-20 сәгать аралыгында гына элемтәгә керергә ярый. Атнасына, күп дигәндә, бер очрашу һәм ике шалтырату башкарырга рөхсәт ителә.

МИЛЕГЕҢНЕ ЯШЕРГӘН ӨЧЕН – ШТРАФ!

1нче гыйнвардан салым органына транспорт чарасы, күчемсез милек турындагы мәгълүмат тапшырмаган өчен физик затлар җаваплылыкка тартылачак. Дөрес, сүз шул милеккә салым түләтә торган белешмә килмәгән очраклар турында бара. Әгәр дә сез дәүләт күзенә ни сәбәпледер күренми калган мөлкәткә ия булгансыз икән, аның турында киләсе елның 31нче декабренә кадәр хәбәр итәргә тиеш буласыз. Онытсагыз, түләнәсе салымның 20 проценты күләмендә штраф каралган.

ТОРАКНЫ ТЕРКӘҮ ҖАЙЛАНА

Күчемсез милек объектларын теркәү һәм кадастр исәбенә кую өчен документларны теләсә кайсы күп функцияле үзәктә башкарып булачак. Ягъни, әлеге объектның кайда урнашканына карап түгел. Мәсәлән, Казан кешесе Уфада фатир сатып ала икән, аны теркәү өчен аңа Башкортстан башкаласына барасы булмый.

Шунысын да истә тотарга кирәк: күчемсез милекне теркәү таныклыгы тарихка кереп кала – алсу төсендәге аерым кәгазь урынына алып-сату килешүендә махсус билге генә куелачак.

ИНТЕРНЕТ КЫЙММӘТЛӘНӘ

Русиядә үзләренең программаларын, компьютер уеннарын, музыка, видео, фотосурәтләрне, электрон китапларны сатучы чит ил компанияләре яңа елдан өстәмә бәягә салымны (НДС) түләргә тиеш. Бу нисбәттән, әйтик «Гугл» ширкәте мәгълүматны саклый торган «Гугл Диск» һәм программалар сатучы «Гугл Плэй»га бәяне 18 процентка арттыра.

МАШИНА КУЮ УРЫНЫН – ИПОТЕКАГА

Парковкаларда машина кую урыны хәзер күчемсез милек объекты булып санала. Аларны 1нче гыйнвардан рәсми рәвештә теркәргә дә мөмкин икән. Әлеге объектларны ипотекага сатып алыр өчен, буяулар-наклейкалар һәм башка ысул белән билгеләр өчен юл ачыла. Әгәр дә шул урынны сатарга уйласагыз, бу хакта парковкадагы барлык машина кую урыннары хуҗаларын да язмача кисәтергә тиеш буласыз. Шул исәптән, күпмегә сатканыгызны да күрсәтәсе.

СУД «ВИРТУАЛЬЛӘШӘ»

2017нче елдан башлап мәхкәмә органнарына гаризаны, шикаятьне яки башка документны электрон рәвештә биреп була. Моның өчен сез судның Интернеттагы рәсми сәхифәсенә кереп, махсус форманы тутырырга һәм үзегезнең электрон имзагызны беркетергә тиеш. Хөкемдарлар да, үз чиратында, андый мөрәҗәгатьләр буенча карарларны электрон рәвештә чыгарачак.

ТҮРӘЛӘР ОЗАГРАК ЭШЛИ

Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең пенсиягә чыгу вакыты әкренләп озайтыла башлый. Әлеге процесс ир-атлар өчен 2026нчы елга кадәр, хатын-кызлар өчен 2032нче елга кадәр дәвам итәчәк (һәр елны чиновникларның пенсиягә чыгу яшен ярты елга озайту күздә тотыла). Шуннан соң хатын-кызлар – 63 яшьтә, ирләр 65тә лаеклы ялга чыга башлый. Түрәләрнең пенсия алыр өчен таләп ителгән стажлары да үзгәрә – хәзерге 15 ел урынына, ким дигәндә, 20 ел булачак.

ЭЛЕКТРОН ОСАГО

1нче гыйнвардан барлык иминиятләштерү ширкәтләре дә ОСАГО полисларын электрон рәвештә дә бирә алырга тиеш. Әгәр дә машина хуҗасы интернет аша полис сатып ала алмый икән, компаниягә 300 мең сумлык штраф яный. Бу тәртипне хөкүмәт ОСАГО сатучыларның хәйләләренә каршы гамәлгә кертте: хәзер тегеләр «бланклар юклыгын» сылтау итеп, клиентларны бер нәрсәсез борып җибәрә алмый инде.

МИГРАНТЛАРНЫ «САВАЛАР»

Илебезгә эш эзләп килгән чит ил гражданнары өчен тагын бер бюрократик киртә куелды: алар урыс теле һәм Русия тарихы буенча имтихан узарга гына түгел, аның өчен дәүләт пошлинасы да түләргә мәҗбүр ителә. Ул 1000 сум күләмендә билгеләнгән, шуның 80 проценты – төбәк бюджетына, 20 проценты федераль казнага күчәчәк.

БЕРДӘМ СОЦИАЛЬ КЕРТЕМ

Эш бирүчеләр түли торган иминият кертемнәрен 1нче гыйнвардан Федераль салым хезмәте җыя башлый. Ул «бердәм социаль иминиятләштерү кертеме» (единый социальный страховой сбор – ЕССС) дип атала. Шулай итеп, шәхси эшмәкәрләр һәм оешмаларны бу түләүләр буенча Пенсия фонды түгел, салым инспекторлары тикшерәчәк. Нәтиҗәдә, аларны җыю күләме артыр, салым түләүчеләр өчен кәгазь эше кимер, дип фаразлана. Иминиятләштерү кертемнәрен түләмәгән өчен җинаять җаваплылыгы каралган.

Интернет-чыганакларга нигезләнеп, күзәтүне

Мансур ХАФИЗОВ ясады

Комментарии