Чаллы янында тагын бер уртак чишмәне чукындырып тәре куйдылар

Чаллы янында тагын бер уртак чишмәне чукындырып тәре куйдылар

Чаллы янында һәркем су ала торган уртак чишмәне православлар чукындырды һәм анда тәре куйды. Мөселман җитәкчеләре бихәбәр. Православлар аңлатма бирми. Рөхсәт биргән хакимият вәкиле мөселманнар ризалыгын сорауны кирәк санамый.

Чаллының төньягындарак Урманчы чишмәсе дигән чишмә бар. Шушыннан су алырга татары да, урысы да, башкортлар вә чуашлар да, нинди милләт вәкилләре яши – барысы да туктала. Барысы да савытлар алып килеп шушы чишмәдән су ала. Быел интернетта шушы чишмә башында элек тәреле часовня торганлыгы, аның 1850нче елда куелуы, аннан соң җимерелеп таралуы турында язмалар күренә башлады. Бу тарихны алга сөрүчеләр тәренең әле 1960-70нче елларда да шушы Урманчы чишмәсе өстендә булганлыгын ассызыкларга тырыша. Ләкин әлегә бу хакта документлар юк.

Уртак чишмә өстенә тәре кую вакыйгасы матбугат чараларында зурдан кубып күрсәтелмәде. Ни әйтсәң дә, Чаллыда күп милләт кешеләре, төрле диндәге халыклар яши бит. Алар моны төрлечә кабул итәргә мөмкин иде. Чишмәгә тәре куелуы хакында «Азатлык»ка 20нче декабрьдә мәгълүм булды. Чыннан да, өч метр чамасы биеклектәге тәре чишмәнең табигый чыккан урынына куелган, аның баганасы зур ташлар белән бастырылган.

Ә бит Чаллы күп милләтле, күп конфессияле кала. Барысы да биредән су ала. Татарлар шәһәрдә халык саны ягыннан беренче урында да тора кебек. Урманчы чишмәсенә тәре куйганчы православ вәкилләре татар җәмгыятьләре, ислам дине вәкилләре белән киңәшләштеләрме, фикер алыштылармы икән дигән сораулар туды. Шуларга җавап алу максатыннан беренче эш итеп Чаллы мөхтәсибәтенә юнәлдек. Анда мөхтәсиб ярдәмчесе генә иде – Фоат хәзрәт Габдуллин чишмәгә тәре кую вакыйгасы турында белми булып чыкты. Моңа мөнәсәбәтен дә белдерәсе итмәде.

Чаллы хакимиятендә җәмәгатьчелек белән эшләү бүлеге, аның җитәкчесе Рөстәм әфәнде Галиуллин да Казанга күп көнле укуларга китеп барган. Урынбасары Алинә ханым да чишмәгә тәре куюны ишетмәгән икән. Шулай да 4-5 сәгатьтән чишмәне чукындыру эше башында торган Андрей атакайның эш урыны телефонын табып бирә алды. Шалтыратабыз, Андрей атакайның мәсьәләгә ачыклык кертүен үтенәбез. Алар үз чиратында безгә Чаллының Боровецк бистәсендәге Святой-Вознесенский чиркәвенең кабул итү бүлмәсенә килергә куша.

Киләбез. Ләкин килеп, 9-10 минуттан инде Андрей атакайның эш бүлмәсендә булмавы ачыклана. Бүлмә алды кешесе белән сөйләшеп алабыз. Ул Андрей атакайның хокукый ярдәмчесе Антон Тринихин булуын әйтә һәм безнең дә документларны тикшереп ала. Тринихин әфәнде сак кына тавыш белән «нәрсә, жалобалар була башладымы әллә?», дигән соравын да бирә. Бу инде чиркәү әһеленең сорауларга җавап бирмичә, сөйләшүне татарларның мөнәсәбәт белдерә башлаулары хакында кызыксынуларына боруын аңлата иде.

Сораулар аңа бик гади бирелде: кем дә булса чишмәне чукындыру, тәре кую турында безгә җавап бирә аламы? Тринихин әфәнде «Бу чишмә башында 1850нче елларда ук часовня булган. Ул юкка чыккан. Без шуны торгызабыз. Тәре куюга Түбән Кама дәүләт паркы җитәкчелеге язмача рөхсәт бирде», дигән җавапларны әйтте. «Чишмәдән татарлар да, шәхсән үзем дә су алам бит, тәре астыннан су алу, мәсәлән, миндә матур хисләр, тойгылар уятмый. Нигә алай эшлисез?», дибез. Мондый сорауларга бары Андрей атакай гына җавап бирә алуын тагын бер кат ишетәбез.

Галимҗан Зарипов озак еллар Чаллы хакимиятендә милли һәм дини эшләр бүлеген җитәкләде. Чишмәгә тәре кую турында сүз башлагач, ул да бу хакта бездән ишетүен җиткерде.

«Мондый хәлләр элегрәк тә булгалады. Без аны туктатып кала алдык. Шушы чишмә өстенә тәре куюны мин провокация дип бәялим. Мондый хәл шәһәр хакимияте, безнең халык белән киңәшләшеп башкарылырга тиеш иде. Әлеге чишмә бар Чаллы халкының байлыгы. Ул рөхсәтсез икән, тәре шундук алынырга тиеш. Елга-күлләрне, урман-чишмәләрне христиан яки мөселманныкына бүлү ярамый. Алар уртак. Бу чишмәгә тәре кую очрагы моңарчы да булган иде. Зур тавыш чыга башлагач, аны кире алдылар», – диде Галимҗан Зарипов.

Урманчы чишмәсе Чаллы янында. Әлеге җирләр, бер караганда, Тукай районына да керә. Эзләнә торгач, чишмә һәм аның якын тирәсе федераль милек булып торуын да җиткерделәр. Урманчы чишмәсе Алабугадан идарә ителә торган «Түбән Кама дәүләт паркы» җирләренә керә булып чыкты. Ә бу җирдә нәрсә дә булса урнаштыру өчен шушы парк мөдире рөхсәте дә җитә булып чыкты. Җитәкче Айрат Имамов белән телефоннан сөйләшәбез.

– Айрат әфәнде, менә шушы чишмәгә тәре куярга сезгә мөрәҗәгать булган һәм сез моңа рөхсәт биргәнсез, диләр. Бу дөресме?

– Әйе, алар миңа язмача мөрәҗәгать иттеләр. Мин рөхсәт иттем.

– Халыкның бер өлеше чишмәгә тәре куюны тынычлыкка бомба куюга да тиңли, халыкны бүлгәләүгә китерә, дип саный.

– Халыкка алай ошамый икән, яз көне чишмәнең бу ягына ярымай куярбыз. Ул чишмәдә православ тәресе элек тә булган бит.

– Сезгә тәренең булуы хакында документлар күрсәттеләрме соң?

– Әйе, күрсәттеләр. Аның тарихы да бар. Анысын да күрсәттеләр.

– Ә менә тәре куюны Чаллы, Тукай районы җитәкчеләре белән килештердегезме? Ни дисәң дә, вакыйга диннәр, милләтләр белән, шушы төбәктәге тынычлык белән дә бәйле бит.

– Ә нигә әле мин алар белән килештерергә тиеш? Бу җирләр федераль милек булып санала. Ул җитәкчеләрнең ни катнашы бар монда?

– Тәре куелгач халык арасында низаг башлануы бик мөмкин. Моның өчен шәһәр һәм район башлыклары җавап бирә бит.

– Главалар үз шәһәрләре өчен җавап бирсен. Тәре федераль җиргә куелды. Мәһдиевнең дә (Чаллы башлыгы), Хаҗиевның да (Тукай районы башлыгы) бу җирләргә катнашлары юк. Бу территорияләр Мәһдиевкә дә, Хаҗиевка да буйсынмый, чөнки федераль милек.

– Айрат әфәнде, алай булгач, чишмәгә тәре куюны Мәскәү белән килештердегезме соң?

– Юк. Мондый нәрсәләрне мин үзем генә килештерәм, үзем генә хәл итәм.

Шушы сөйләшүдән соң берничә көн узгач, Чаллы мөхтәсибәтеннән «Айрат Имамов тәре куярга рөхсәт бирмәгән икән», дигән сүзләр ишеттем. Шимбә кичендә Айрат Имамов белән кабаттан элемтәгә керәбез. «Җегетләр, үтенәм, шушы сәясәткә мине тартып кертмәгез әле», диде ул һәм телефонын сүндерде.

Чишмәгә тәре кую хәбәрен беренче көннәрдә шактый игътибарсыз гына, шулай булырга тиеш кебек кабул итүләр сизелгән иде. Хәзер инде прокуратурага шикаять язуны, татар белән урыс арасына чөй кагарга тырышуларын, Татарстан мөфтиенең, дөньяви җитәкчеләрнең дә Чаллы чишмәсен чукындырып тәре куюларны игътибарга алуын, алда тикшерүләр торачагын фаразлаулар бар.

Моннан элек Чаллы үзәгендә булган 38нче бистәдәге чишмәгә тәре йөрешләре оештырылган иде. Халык күпләп су ала торган тагын бер чишмә 2000нче елда Боровецки чиркәве карамагына күчте. Чиркәүсез, тәресез чишмәләр Чаллы халкының иң зур өлеше яшәгән Яңа Шәһәрдә инде юк.

Гафиулла ГАЗИЗ

Русиядә чит илдән кертелгән тагын 9 мең тонна азык-төлек юк ителгән

Русиядә соңгы биш айда юк ителгән бу азык-төлек Көнбатыш илләренә карата кулланылган эмбаргоны узып кергән булган, диелә. Бу хакта ветеринар һәм фитосанитар күзәтчелек федераль хезмәте белдерә.

Чикләүләр кертелгән азык-төлекне юк итү турындагы фәрманны Русия Президенты Владимир Путин 2015нче елның июлендә имзалаган иде. Җәмәгатьчелек вәкилләре һәм хокук яклаучылар әлеге карарны кискен тәнкыйть итеп чыкты. Алар юк ителергә тиешле азык-төлекне мохтаҗларга бирергә тәкъдим итте. Ул вакытта җитәкчелек әлеге тәкъдимгә игътибар бирмәде. Ләкин 2016нчы елның августында Дәүләт Думасына бу хакта канун өлгесе кертелде. Ул вакытка инде Русиядә сигез меңгә якын тонна ризык юк ителгән иде.

Хәерчелек чигендә 22 миллион тирәсе русияле яши, тагын биш меңе аена җиде мең ярым сумнан күбрәк акча эшли алмый. Русия вице-премьеры Ольга Голодец Русиядә фәкыйрьлек дәрәҗәсе статистикага караганда да җитдирәк дип белдергән иде.

Чит илдән кертелгән азык-төлекне юк итүдә Татарстан да танылу алды. Апас районының элекке прокуроры Путин хакимияте Европа берлегеннән Русиягә азык-төлек кертүне тыю фәрманын чыгаргач, Апасның бер кибетендә Маҗарстаннан кайтарылган өч каз түшкәсен табып, аларны бульдозер белән таптаттырган иде. Шул гамәл төшерелгән видеосы интернетта таралып, Татарстанны бөтен дөньяга хур иткән иде.

Әстерхан губернаторы Явыз Иванга һәйкәл куюга каршы түгел

Әстерхан өлкәсе губернаторы Александр Жилкин Явыз Иванның каршылыклы шәхес булганлыгын таныса да, һәйкәлне куймаячакларын әйтми, «ашыгырга гына ярамый» ди.

Бу көннәрдә узган матбугат очрашуында Александр Жилкин Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую-куймау мәсьәләсенә анык кына «юк» дип әйтмәде. Җирле иҗтимагый оешмалар тарафыннан шәһәрдә Казан һәм Әстерхан ханлыкларын басып алучы урыс патшасына һәйкәл куюны тәкъдим итү, мондый һәйкәл күп милләтле һәм төрле дин вәкилләреннән торган өлкә җәмгыятен икегә бүлмәсме дигән сорау куелган иде.

«Явыз Иван – каршылыклы шәхес. Бер яктан, аның Урыс дәүләтчелеген булдыру һәм ныгытудагы тарихи хезмәтләрен киметеп күрсәтергә ярамый. Икенче яктан, бик күп кешеләрне юк итүен, тулы бер шәһәрләрне җир йөзеннән сөртеп ташлавын да тарихтан сызып куеп булмый. Иван IV идарә иткән соңгы еллар – Русия тарихының иң караңгы битләре. Ул үзеннән соң бары тик бөлгенлек һәм фетнә чорын (Смутное время) гына калдырды», – ди Әстерхан губернаторы.

Явыз Иванга һәйкәл куюны шәһәр халкы бертавыштан хупламас, дип уйлый Жилкин. Шунлыктан «ашыгырга ярамый» дип белдерә. Аның сүзләренчә, әлеге мәсьәлә тарихчы галимнәр, мәдәният белгечләре, архив хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек тарафыннан җентекле һәм һәрьяклы өйрәнелергә тиеш.

Моннан тыш, Жилкин Казан белән Әстерхан арасында тимер юл бәйләнеше турындагы соравына да җавап бирде. «Бу мәсьәлә куелган. 27нче декабрьдә Русия Дәүләт Советы утырышында хезмәттәшем Рөстәм Миңнеханов белән бу турыда төплерәк фикер алышырмын», – диде Әстерхан губернаторы. Әллә ялгыш, әллә чынлап, Жилкин поезд турында сөйләгәндә ике төбәк арасында очкыч рейсларын булдыру мәсьәләсе каралачак, дип тә әйтте.

Сөембикә турында да онытмады. Ләкин ул аны «Суюндрика» дип атады. «Чынлап та, Әстерхан белән Казан дөнья картасында килеп чыкканнан бирле туганлык мөнәсәбәтләрендә яши. Без үзебезнең Сөендрикәне онытмыйбыз», – диде Жилкин. Аннары ул аны «кызый» дип атады. «Кызыйны идарә итеп алырга җибәрдек. Әйткәндәй, талантлы иде. Анда аңа һәйкәл тора», – диде Александар Жилкин белдекле кыяфәт белән.

Күптән түгел «Бөек урыс империясе» иҗтимагый оешмасы Әстерханда Явыз Иванга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыккан иде. Орёл шәһәрендә бу патшага инде һәйкәл куелды, «Азатлык» уздырган сораштыру Казанның үзендә дә Явыз Иванга һәйкәл куюны хуплаучылар күп булуын күрсәтте.

Бандитлар төшкән футболкалар кирәкме?

Казанның «Сухая река» бренды тирәсендәге гауга чираттагы тапкыр этика һәм сүз иреге каршылыгын барлыкка китерде.

Җинаятьче төркемнәрне, аларның исемнәрен һәм атрибутикасын сурәтләгән футболкалар урта буын вәкилләрендә ачы ризасызлык уятты. Коллекцияне тәнкыйтьләүчеләр Казанның оятлы тарих битләрен киемдә күрсәтү җинаять төркемнәрен романтикалаштыра, идеаллаштыра, дип белдерә. Яклаучылар исә дизайнерлар сүз ирегенә һәм сәнгать ирегенә ия һәм киемнәрдә теләгән нәрсә төшерә ала, ә 90нчы еллар – безнең тарих, аннан качарга ярамый, ди.

Әлеге гауганың ни өчен хәзер генә чыгуы аңлашылмый. 1990нчы еллар һәм бандитлар, урам егетләре стилистикасы хәзер Русиядә, чыннан да, модада. Дизайнер Гоша Рубчинский бу юнәлештә актив эшли һәм соңгы елларда Көнбатышта киң танылды һәм популярлыкка иреште. Русиядә чыккан «Спутник», «Волчок» кебек брендлар дизайннарында криминал эстетикасы, зэклар татуировкалары күптәннән кулланыла. Ләкин аларга зур игътибар бирелмәде сыман.

Шуны билгеләргә кирәк: бу брендларны үз итә торган даирәләр, ул төркем аудиториясе әлеге рәвешләрне, криминал темасын, әлбәттә, туры мәгънәдә кабул итми. Оешкан җинаятьчел төркемнәр (русча кыскартылмасы – ОПГ) актив булган елларны күрмәгән 18-25 яшьлекләр өчен бу тренд бары тик ирония генә.

«Сухая река» тирәсендәге гауганың куеруына берничә үзенчәлекле «җирле» фактор йогынты ясый.

Беренчедән, коллекциядәге рәсемнәр ОПГ темасын гомуми рәвештә алмый, ә билгеле бер географик җирләрдә яшәгән, билгеле исемнәргә ия булган («Кварталлар», «Теплоконтроль» һ.б.) ОПГларга багышлана. «Браток»лар төркемләп фотосурәткә төшкән футболка – халыкны иң нык «кыздырганы». Күп кеше ул елларда бандитизм аркасында дусларын, танышларын, туганнарын югалткан, куркып яшәргә мәҗбүр булган. Киемнәр иң элек нәкъ шул кешеләрнең ризасызлыгын уята.

Икенчедән, брендны «Инде» интернет-сәхифәсенең бизәлеш өчен җаваплы директоры Анастасия Ярушкина чыгара. Әлеге сайт соңгы вакытта еш кына гаугаларга эләгә. Күптән түгел биредә чыккан никах йоласының коммерцияләшүе турындагы язма татар-мөселман җәмәгатьчелегендә зур ризасызлык уятты. «Инде»нең четерекле темаларны профессиональ булмаган дәрәҗәдә яктыртуы кешеләрнең ачуын кабарта, чөнки асылда әлеге мәгълүмат чарасы бюджет акчаларына эшләп килә (алай да, бу мәгълүмат беркайда да расланмый). Аның кураторы – Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман, баш мөхәррире Феликс Сандаловның Казан кешеләре булмавы, күптән түгел күченеп килүләре тәнкыйтьчеләр тегермәненә су коя.

«Азатлык» мәсьәләгә карата белгечләр фикерен тыңлады.

Айрат ФӘЙЗРАХМАНОВ, тарихчы, җәмәгать эшлеклесе:

«Кызганыч, ул заманда шундый мохит иде – Дәрвишләр бистәсендә дә шулай булды. Тулы ихата – ОПГ, мәктәп тулы ОПГ, спорт секциясендә – ОПГ. Үтерелгән танышларым да булды. Бер сыйныфташым шул сәбәпле инвалид калды. Миңа калса, ул сурәтләр – карнавализация, тискәре күренешне абсурдка әверелдерү. Өлкән буын өчен бу – тупаслык, яшьләр өчен – кызык. Ә хәзер шушы нигездә бара торган кызу бәхәс – ул буыннарның бер-берсен аңламавы аркасында да. 35 яшьтән өлкәнрәкләр буыны – алар өчен бу тема чын-чынлап авырткан җир, Казанның оятлы, гарьлекле тарихы».

Павел КОНДРАШЕВ, скейт-дизайнер, панк-музыкант:

«Хәзер 1990нчы еллар стилистикасына хайп (моданың иң югары ноктасы – ред.) зур. Шуңа күрә Казанда мондый продуктны күрү бер дә гадәттән тыш хәл түгел. Шәхсән миңа бу тематика ошамый, ләкин ул бит безнең тарихның бер өлеше, һәм мин нәфрәт өчен сәбәп күрмим. Мәсәлән, шул ук матбугат чаралары да ул елларны яктыртып ОПГларга реклама ясый бит. Ә алардан беркем дә сорамый, ник моны язасыз, дип. Шулай ук миңа «Бандитская Казань» кебек китаплар авторларының бу гауга турында фикерләрен уку бөтенләй кызык: алар бит шул ук эшне эшлиләр, ул елларны халыкның исенә төшереп, акча казаналар.

Сүз иреге, үзеңне белдерү – нормаль күренеш, канунны бозу түгел. Ә сүз этика турында бара икән, хәзер һәр бала компьютер уеннарын уйнап җинаятьче яки үтерүче була ала бит, анда да кан кою шактый.

Әхлак һәм әдәпне ата-ана, мәктәпләр һәм дәүләт оешмалары кайгыртырга тиеш, балаларны кечкенә яшьтән үк тәрбияләү – аларның бурычы. Ләкин моны без күрмибез. Чираттагы дизайнер футболкалары турында сүз куертканчы, җәмәгатьчелек шул хакта уйлансын иде».

«Сухая река» бренды җитәкчесе һәм дизайнеры Анастасия Ярушкина хәзер журналистлар белән аралашмый. «Азатлык» «Теплоконтроль» панк-төркеме вокалисты Булат Ибятов (гаугалы коллекциянең бер рәсеменең авторы) белән элемтәгә кереп карады, ул да аңлатма бирүдән баш тартты.

Илдар ГАБИДУЛЛИН

Киров татарларын «берләштерү» Казаннан аеру нияте дип карала

Шушы көннәрдә «Азатлык»ка Киров өлкәсендәге җирле татарлар милли оешмаларны берләштергән Татар конгрессы оештырырга җыена, дигән хәбәр килде. Бу хакта тулырак мәгълүмат Нократ Аланы газетасында да басылды. Азатлык моны тикшерергә теләп, Киров өлкәсендәге татар оешмалары, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына мөрәҗәгать итте.

Хәбәрләргә караганда, Кировта танылган эшмәкәр, корал җитештерүче «Молот-Армз» оешмасы җитәкчесе, Киров өлкәсе Канун чыгару җыелышының алтынчы чакырылыш депутаты Равил Нургалиевка җирле татарлар мөрәҗәгать итеп, аңа өлкәдә Татар конгрессын оештырырга һәм аны җитәкләргә тәкъдим иткән.

Нургалиев өлкәдә үтә торган милли чараларга, Сабантуйга, «Кояш» ансамбле эшчәнлегенә, мәчетне яңартуга, җирле «Ак калфак» оешмасына ярдәм итеп килә, шуңа да җирле татарларның аны сайлавы очраклы түгел, диелә Шәмсия Хәлимова авторлыгы белән «Азатлык»ка килгән хәбәрдә.

Активист Хәлимованың шул ук темага багышланган һәм Нократ Аланы газетасында чыккан мәкаләсендә «…хәзер эшләүче оешмалар төбәк статусына гына ия, аларның берсе дә төбәк дәрәҗәсендә эшли белми, шуңа күрә алар куйган проблемалар да хәл ителми, җирле Татар конгрессын төзү мәсьәләсе өлгереп җитте», дип аңлатыла.

Шул уңайдан ул Нургалиевтан интервью алып, аның уй-фикерләре, планнары турында сораша. Эшмәкәр һәм депутат Нургалиев башта бу тәкъдимнең көтелмәгән булуын әйтә, әмма баш тартмый, «татарлар алдында торган барлык проблемалар белән мин таныш», дип белдерә. Аның әйтүенә караганда, ул Киров өлкәсе Татар конгрессын хәзер эшләп килүче татар оешмалары вәкилләреннән торган Иҗтимагый совет төзеп, шул рәвешле барлык татарларны берләштереп алып барырга җыена.

Татар оешмалары әлегә яңа Татар конгрессына керергә теләми

2013нче елдан бирле Киров өлкәсенең Нократ Аланы шәһәрендә эшләүче Татар мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы башлыгы Рәүф Фәсхетдинов үзенең һәм өлкәдәге татар мохтариятенең Нургалиевка Татар конгрессы төзү тәкъдимен ясамаганлыгын белдерде.

Нургалиевка Киров татарлары исеменнән кемнең мөрәҗәгать итүен ул белми. Фәсхетдинов «Азатлык»ка яңа оешмага керергә җыенмавын, гомумән, аны оештыру кирәклеген күрмәвен дә әйтте.

«Без өлкәдә эшләүче тагын бер оешма – төбәк татар милли-мәдәни мохтарияте белән үзара гел элемтәдә торып, чараларыбызны бер-беребез белән килештереп, уртак эш алып барабыз. Шәмсия Хәлимованың бу башлангычны нигә күтәрүен аңламыйм, ул безнең белән сөйләшми. Киров татарларын, җирле Татар конгрессына камчылап куып кертеп, берләштереп булмый», – ди Фәсхетдинов.

Фәсхетдинов Киров өлкәсе татарлары тормышында бу үзгәрешләрне өлкә хөкүмәтенә эчке һәм мәгълүмати сәясәт өчен җаваплы яңа министр килү белән бәйли. Аның сүзләренчә, яңа оешма төзеп, хакимият вәкилләре җирле татарларны Татарстан тәэсиреннән арындырырга тели.

Хәзерге вакытта, Фәсхетдинов әйткәнчә, ул җитәкләгән оешма, Татарстанның Мәгариф министрлыгы белән гел элемтәдә торып, районнардагы татар мәктәпләре, балалар бакчалары өчен татар дәреслекләре, әсбаплар ала, Татарстанның мәгариф, мәдәни программаларында катнаша. Әлеге татар мәдәни-агарту оешмасы башлыгы да, Киров өлкәсенең Малмыж районында урнашкан өлкә татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе дә Татарстандагы бөтен зур чараларга чакырулы, Казан җыеннарында гел катнашып тора.

Кировта урнашкан «Яшьлек» татар яшьләр оешмасы җитәкчесе Руслан Шакирҗанов та, «Азатлык» соравына җавап биргәндә, яңа Татар конгрессын оештыру турында Нургалиевка мөрәҗәгать итмәвен һәм, гомумән, бу хакта ишетмәвен белдерде.

Ул «Азатлык»ка: «анда керергә уйламыйбыз, хәзерге мохтарият белән дә яхшы мөнәсәбәттә», – дип әйтте.

Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының Русия төбәкләре белән эшләү бүлеге башлыгы Марс Тукаев Киров өлкәсендә Татар конгрессы оешу турында сүзләрне ишеткән. Ул моңа кадәр уңышлы эшләүче ике татар оешмасы белән хезмәттәшлек итүен сөйләп, шуларга өстәп өченче оешма төзелүен хупламады.

НОКРАТ ТАТАРЛАРЫ ТАТАРСТАНГА ТАРТЫЛА

Элегрәк Нократ татарлары Казан белән мәдәни багланышлар корып кына калмыйча, хәтта республикага кушылу теләген дә белдергән иде. 2014нче елда активист Дамир Гайфуллин Нократ Аланын Татарстанга кушу мәсьәләсендә җирле референдум үткәрү тәкъдимен күтәреп чыкты һәм әле дә өметен өзми.

Ул «ВКонтакте» челтәрендә ачкан төркемдә бу мәсьәләне әледән әле күтәреп тора. Киров өлкәсе һәм Татарстанда бу хакта күп фикер алышулар, мәкаләләр, белдерүләр булганнан соң, мәсьәлә 2015нче елның февралендә Нократ Аланында милләтара мөнәсәбәтләрне җайлауга багышланган рәсми җыелышта каралу дәрәҗәсенә кадәр үсеп җитте, әмма аннан ары узмады. Нократ Аланы җирле гәҗитләренең берсе, тәртип саклау оешмаларындагы чыганакларга таянып, Гайфулинның экстремистлыкта гаепләнүе белән җаваплылыкка тартылуын хәбәр итте.

Киров өлкәсе татарларының Татарстанга тартылуына җирле хакимиятләрнең мөнәсәбәте турында Дамир Гайфуллин күп сөйли алыр иде, әмма ул «Азатлык» сорауларына җавап бирүдән баш тартты.

Бикә ТИМЕРОВА

Омскидагы мәчет проекты җәмәгать тыңлауларында кире кагылган

Омск шәһәренең архитектура департаментында Сул Яр районнары төзелешенә үзгәрешләр кертү турындагы җәмәгать тыңлауларында катнашучылар мәчет төзүгә каршы чыкты.

«Омскгражданпроект» оешмасы тарафыннан әзерләнгән проектка караганда, Урал артындагы иң зуры булырга тиешле мәчет «Мега» сәүдә үзәге һәм Чукреевка бистәсе янында төзелергә планлаштырылган булган.

Оешманың баш архитекторы Богдан Мрыглод: «Мәчет яссы сәүдә үзәкләре арасында аерылып торыр, шәһәрне бизәп торыр иде», – дип аңлатса да, халык тавышы күп булыр дип, каршы чыга. Моннан тыш, гыйбадәтханә транспорт йөрүгә дә комачау итәргә мөмкин, диләр. Сәүдә үзәкләренә кеше күп йөри, юллар болай да тыгыз, мәчет ачылса, тагын да авыррак булачак, ди халык.

Җәмәгать тыңлауларыннан соң проект үзгәртелергә тиеш.

Июль аенда Омск халкы шәһәрдә мәчет төзүгә каршы имза җыя башлаган иде. Интернетта петиция да барлыкка килде. Аның авторы Павел Халев мәчетнең халык күп йөри торган җирдә куелуы шәһәрдә яшәүчеләрнең бу җиргә хуҗа булу тойгысын киметә, туган җирләре белән горурлык хисенә хилафлык китерә, дип саный. Аныңча, Омск мөселман шәһәре түгел, шулай булгач, анда яшәүчеләр мәчет яныннан узып киткәндә үз җирләре өчен хурлану хисе кичерәчәк.

Төзеләсе мәчет Урал арты төбәгендә иң зур иман йорты булыр, дип исәпләнә иде. Ул Омскида эшләп килүче Җәмигъ мәчетеннән 2,5 тапкырга зуррак һәм 1200 кеше сыйдырышлы булырга тиеш. Алтын гөмбәзле һәм дүрт манаралы гыйбадәтханәне биш елда аякка бастырмакчылар иде. Мәчет проекты июль башында төзелеш шурасында тәкъдим ителеп хупланды.

Комментарии