- 27.11.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №47 (28 ноябрь)
- Рубрика: Архив
(Ахыры. Башы 21нче ноябрь санында.)
ИТ АШАСАҢ, ТЕШКӘ КЕРӘ… ЯКИ СҮНГӘН «ЙОЛДЫЗ»ЛАР
Билгеле, ялган белдерүләр белән бөтен райпо кибетләрен йолкып алырга торганда, Әсгать Җәләлиевнең район газетасы «игезәген» бастыруга каршы килүе түрәләрнең җенен чыгара. Шушы көннән башлап, Әсгать Борһанович эштән китәргә тиеш дигән максат куела дип аңлыйм – чөнки шул көннән соң аның өстендә кара болытлар куера башлый.
– 150 миллион сумлык райпоны 5 миллионга сатканда дәшмәгән булсам, җинаять эченә керсәм, мин, бәлки, әле дә утырыр идем редактор булып. Ләкин мин эчкә кермәдем. Моның өчен унбиш ел иректән мәхрүм итү каралган, ә мин ник ул бандага керергә тиеш? Ул бит караклар бандасы. Аны тагын ничек атарга була? Биш ел буе ялган газеталар аркылы тендер уздырып махинация эшләп барыла, ә дәүләт заказы агентлыгы башлыгы Геллер бездә бөтенесе ачык дип сөйли. Бернәрсә дә ачык түгел! Бездән атна саен «Татмедиа» ришвәтчелеккә каршы әйбер сорый. Маруся әби бер капчык бәрәңге урлаган! Аны утыртырга кирәк биш елга! Петр абый ике капчык чөгендер урлап кайткан! Аны төрмәдә черетергә кирәк! Ел ахырында шуны язган журналистларга коррупциягә каршы бик яхшы эш алып барганы өчен бүләкләр бирәләр. Нәрсәгә кирәк бу спектакльләр? Утырталар да бит. Безнең авылда Рифкать абыйны кузов төбендә җыелып кайткан ашлык өчен ябып куйдылар – мин катнашып кына коткарып калдым. Ләкин җинаятен таныту өчен бөерен төеп өлгергәннәр иде – чыккач озак яши алмады…
Район газетасының оештыручысы – «Татмедиа». «Татмедиа»ның «Йолдыз»-«Звезда» турындагы фикерләре 2011 елның көзенә кадәр гел уңай. Ел саен генераль директор имзасы белән килеп торган «Выражаю благодарность за качественную и добросовестную работу», «отмечаю высокий профессионализм всего коллектива», «уверен, что коллектив филиала и в дальнейшем будет качественно выполнять поставленные перед ним задачи» дигән мактау хатлары, конфликт килеп чыккач, 2011 елның азагында туктала. Район хуҗалары белән җәнҗал чыкканнан соң Әсгать Борһанович начар кешегә әйләнә.
Чүп өстенә чүмәлә, син дә килеп чүгәлә, дигәндәй, бу конфликтка тагын берсе өстәлә. Әсгать Борһанович әйтүенчә, 2011 елның октябрендә «Татмедиа»да эшләүчеләрнең берсе ит сорап мөрәҗәгать итә. Апаста – лапас, лапаста – бозаулар дип уйлагандыр инде, анысын да гаепләп булмый, бәлки, редакция бүлмәсе саен бозаулар тезелешеп торадыр, шуларның берсен җибәрсен дигәндер. Ит бирмәгәч, шушы ханым эшләгән бүлектән электрон хатлар килми башлый. Әсгать Җәләлиевне карарларны үтәмәүдә гаепли башлыйлар. Карарны алмагач, үтәп тә булмый бит инде аны. Шулай да, Җәләлиевне бурычларны үтәмәүдә гаепләргә монысы да ярап куя.
– 2011елның октябрендә аттестация булды, газетага идеаль бәя куелды. Февральдә газетаның сиксән еллыгы иде, мин аны зурлап үткәрүгә каршы идем. Район башлыгы бик каты талашты, зурлап үткәрергә кирәк, диде. Районның бөтен хәбәрчеләрен, почтальоннарны, якын-тирә районнардан 150 кунак чакырттырды. Хакимият ашау-эчүне үзебез көйлибез диде. Болар бер стакан чәй өчен дә сөйләшмәгән, барысы да мине кеше алдында хур итәр өчен эшләнгән булып чыкты. 150 кеше килеп басты, бер стакан чәй дә юк. Мин шаккаттым – район башлыгының урынбасарына әйткән идем, кешегә әйтмичә генә кунаклардан кач, дип киңәш бирде. Мин өйдәге ризык белән редакциягә азык-төлек алып барып ветераннарны шунда чәй эчердем. Кичә беткәч, район башлыгы әйтә, ресторанның икенче катында уналты кешегә урын сөйләшенгән, ди. Килгән шоферларны беренче катта ашаталар диделәр. Мин тагын да шуңа ышанып киттем. Ресторанга килеп кердек, мөдир чабып чыкты да «барыгыз, без туйга әзерләнәбез» дип куа башлады. Без аска төшеп киләбез, арада 80 яшьлек картлар да бар. Аста исә шоферларны беренче каттан куып чыгарганнар, аларга аппарат башлыгы «сезне икенче катта ашаталар» дигән. Шоферлар менеп килә икенче катка, без төшеп киләбез. Аннары мин үземнең шоферга әйтеп, шоферларны үз акчама ашатырга куштым. Ресторанда эшләүчеләргә безне куарга кушылган иде, алай да, алар арасында нормаль кешеләр бар, кушылган булса да, бер бүлмәгә алып кереп, калдык-постык ашаттылар. Ике редактор бер кәбестә салатын икегә бүлеп ашадык. Килгән кунаклар барысын да аңлады, бу эшнең махсус миңа каршы уздырылганын да төшенделәр.
Ярар мине яратмасыннар. «Татмедиа»дан, 80 еллык юбилейга, өлкәннәрне хөрмәт итеп, бер ишелеп беткән инспектор да килмәде. Миңа кирәкми алар. Минем ипи үстереп алган мактау грамотасы бар – агроном белгечлегем булмаса да, алты ел колхоз рәисе булып эшләдем. Газета өчен йөрәк әрни. «Татмедиа»да татар газеталарына күзәтү ясарлык бер татар журналисты юк. 300 тиражлы дубляж газетасын укыйлар да, татар газетасына бәя куялар. Инде ничә район газетасы редакторын озаттылар…
ПӨХТӘ ГАЗЕТАНЫҢ РЕДАКТОРЫ НИНДИ?
– Ә Сез ни сәбәпле эштән киттегез?
– 26 мартта мине Президент Аппаратына чакырттылар. Мин беркемгә дә бернинди жалу язмаган идем, үзләре мине таптылар. Апас халкын ниләр борчый дип сораштылар. Аннан кайткач, 20нче апрельдә гариза яздырдылар. Пенсиягә ярты ел калгач.
– Язмасагыз, нәрсә була иде?
– «Татмедиа» җитәкчеләре каршы утыртып аңлатты. «Бу өстән кушылган, сиңа борылырга да урын юк», диләр. Шикләнделәр бугай – мин башта үз теләгем буенча язган идем, «ике якның килешүе буенча» яздырып, 78 маддә буенча эштән җибәрделәр. Балаларыңа бик кыен булачак, диделәр. Шуңа күрә генә яздым.
Без анда алар белән әрләштек тә. Минем редакциядә балаларым эшли икән, ул бит династия эше. Хирургның баласы хирург профессиясен сайлый икән, ул династия, минем балам миңа охшаган икән, ярамыймыни? Бер атна элек аттестация уздырып киткәннәр иде, бөтен кеше алдында «аккуратная газета» диделәр. «Аккуратная газета»ның редакторы «неаккуратный» булып чыкты. Мин Ш.га да («Татмедиа» җитәкчеләренең берсе – Р.Л.) әйттем – газетаны тикшерергә дип килгәч, кияүнең мунчасында кунак булып аракы эчкәндә, балалар әйбәт иде, өстән карар булгач, балалар начар булганнармыни? Нигә миндә кунак булганда әйтмәгән ул кисәтүләрне?
Инде шушының белән туктарлар дигән идем, ләкин алар минем балаларга басымны туктатмады. Хакимият минем үлгән әти белән булыша башлаган иде, хәзер балалардан гына түгел, туачак оныгымнан да үч алалар. Минем балаларны эштән җибәрделәр, берсе декрет ялына китеп калды, анысына хәзер декрет акчасын бирмиләр. Бу нинди фашизм? Нигә тумаган баладан үч алалар?
ГАДЕЛЛЕК БАР – 2
Гаделлек бар икәненә тагын бер мисалы бар журналистның. Район башлыгына каршы чыккан кешедән үч алу чарасы табыла бит. Әсгать Җәләлиевнең әтисе Борһан Җәләлиев Олы Бакырчы авылының иң бай кешесе булса да, революциядән соң аны фәкыйрьләр комитеты рәисе итеп сайлап куялар. 1920 елда халыкның чәчүлек орлыгын талап алырга кызыл отряд килгәч, Борһан Җәләлиев халыкны күтәрә һәм солдатларны кыйнап, авылдан куып җибәрәләр. 1921 елгы ачлыкның төп сәбәпләренең берсе нәкъ менә шушы продразверстка отрядларының халыкның чәчүлек орлыгын талап алуы да бит инде – бу адымның халык язмышы өчен нинди роль уйнаганын шуннан бераз чамалап була.
Авыл ул вакытта Кайбыч районына керә, Кайбыч районы җитәкчеләре Борһан Җәләлиев өстеннән НКВДга язалар. Борһан Җәләлиевне өч кызыл армиячегә самосуд ясауда гына түгел, халыкны кыйнауда, эчкечелеккә сабыштыруда һәм хәтта хатын-кызларны көчләүдә (!) гаеплиләр.
Тикшерү унбиш елга сузыла. Дәһшәтле 58 маддәнең 8 пункты (терроризм) һәм тагын биш маддә буенча гаепләнеп кулга алынган Борһан Җәләлиев 1935 елның июлендә тулысынча аклана һәм азат ителә.
– Бездә ул елларда НКВД, өчлек судлары бөтен кешеләрне рәттән аттырган дип язалар. Бәлки, бу кешеләр бүтәннәрне нахакка рәнҗеткәндер. Анысын белмим, ләкин менә минем әтигә кагылышлы конкрет очракта шуны әйтә алам: 58 маддә буенча гаепләнгән кешене, совет иленә каршы эшчәнлек алып барган, бандитизм белән шөгыльләнә дигән гаеп ташланган гади авыл агаен «немедленно освободить» дигән карар чыгарып, аклаучы кешеләр дә булган. Минем бу кешеләрне эзләп табып, аларның балалары алдында баш иясем килә. Хәтта ул вакытта да гадел тикшерүчеләр булган! Хәзер бармы алар?
Әти әйткән – мин совет властенә каршы түгел. Мин дә «Бердәм Русия» әгъзасы, мин дә җитәкчелеккә каршы түгел, «Бердәм Русия»дәге бурларга каршы.
Бу тарих моның белән генә бетми әле. 1995 елда сайлау вакытында Әсгать Җәләлиевкә үпкәләре калган кешеләр 2002 елда «Апасым – гомер бишегем» дигән китапны әзерләгәндә шушы вакыйганы өстерәп чыгаралар бит. Борһан Җәләлиевне гаепләп, Бакырчы авылында бандит отрядлары оештыра дип язган әләкне шушы китапка бастыралар. Бу вакыйга аның улын тәмам гаҗәпкә калдырган:
– 2002 елда без капитализм чорында яши идек бит инде. Без ул вакытта Деникинны алып кайтып күмдек. (Деникин – гражданнар сугышы вакытында «аклар хәрәкәте» юлбашчыларының берсе – Р.Л.). Димәк, китапта «Борһан бабай каһарман булган, совет властена каршы көрәшкән» дип язарга тиешләр иде. Ә безнең Татарстанда социализм икән – минем әтине бандит дип язалар! Шуннан тиде бу миңа, артыннан йөреп, ФСБ архивыннан аны аклап язган документны табып алдым – чит кешегә әти өстеннән язылган әләкне биргәннәр, миңа аны аклаган документны да бирегез дидем. Китап авторын судка бирмәкче идем, аңа инсульт булды да, ул кешегә сәламәтлек бир дип, дога кылдым. Әти исә тарихка бандит булып кереп калды…
БИЛГЕСЕЗЛЕККӘ КҮПЕР
Үзләре өчен дигәндә Апас хакимиятендәгеләр барысын да алдан уйлап эшли. Районның кулланучылар җәмгыятен сатуга кагылышлы өлкәдә, мәсәлән. Оешманы сату вакытында шактый хилафлыклар җибәрелгән дигән шик бар. Әйтик, сатуның формасы чиста «торги» да (алыш-биреш яшерен эшләнә), «аукцион» да (алыш-биреш ачык эшләнә) түгел. Ә монда сатып алучылар сатыласы әйберне белүен белә, ә үз тәкъдимнәрен ябык конвертларда бирәләр. Серле конвертларда ни барын хакимияткә якын кешеләр генә белә. Шул рәвешле инде «чит» сатып алучыларны коеп калдырып, шалкан бәясенә бөтен райпо системасын сатып алганнар.
Сатып алганга законлылык төсмерен кертү буенча да башлары шәп эшли. Райпоны сатып алуга катнашы булганнар «судка бирешеп» уйный башлаганнар. «Үз» кешеләр райпоны сатып алучыларны судка бирә, имеш, дөрес сатып алынмаган, фәлән дә төгән. Әмма дә ләкин судта оттырырлык итеп язылган жалулары. Судта оттыралар, ун көннән суд карары көченә керә. Икенче тапкыр берәрсе чынлап торып судка бирергә уйласа, тегеләрнең кулларында суд карары бар – шуны гына тотып селкиләр!
Үзләре өчен түгел икән, хакимияттәгеләр гел киресен эшләп кенә тора. Менә бер мисал.
Апас хакимияте түрәләренең акыл дәрәҗәсе турында фикер йөртәсегез килсә, Идрәс Тинки авылы янына барып карагыз. Бу авылдан ерак түгел «Билгесезлеккә күпер» төзелгән. Районның Черкен авылы икегә бүленгән – авыл уртасында күпер булмау сәбәпле, авылның бер ягыннан икенче ягына машина белән чыгып булмый. Карабай, Татар Пүчинкәсе(Новопоселенное Ишеево)авылларына юллар да бик начар, күперләре дә «бүген җимерелим микән, иртәгә кадәр яшим микән?» дип уйланып гомер кичерә.
Районның күпер салырлык акчасы бар икән, беренче чиратта, шушы авылларга салынырга тиеш икәнен кабат-кабат аңлатып торырга кирәкмидер. Идрәс Тинки авылына җиткәндә сулга борылып кереп китсәгез, өч-дүрт чакрым җимерелеп беткән юлдан барасыз да өр-яңа, бер дигән күпергә килеп чыгасыз. Иң әкәмәте – бу урында күпер булган, аны сүтеп атканнар да яңа күпер салып куйганнар. Хәзер бу күпердән урак вакытында машиналар йөри дә, аучылар йөргәли – бу күпер бик аз кеше яшәгән басу юллары чатында. Ә Апас хакимияте моннан берничә еллар элек юкка чыккан Ишәй авылына өр-яңа күпер салдыра. Ишәй өрәкләре өчен юл бар, Татар Пүчинкәсендәге исән кешеләргә юк. Табар Черкене авылы да егерме ел буе күперсез интегә – авыл икегә бүленгән, җәйге челләдә генә авылның бер ягыннан икенче ягына чыгып була.
Минем әйтәсе килгән сүзем «күпер кирәкми» түгел. Күпернең артыгы юк – бу урынга да күпер бар икән, йөрүчесе табылыр. Ләкин күперсез тилмереп яшәгән авыллар булганда, «белмим кая күпер» салуны ничек аңларга? Дөрес, ул күпердән басу юлы белән Танай авылына да, күперсез интеккән Татар Пүчинкәсенә дә чыгып була. Ләкин, әйтәм бит, юл юк. Юл булачагына өмет тә юк – чөнки бу күпер аша барып була торган авылларга әйләнгечтән юллар бар. Татар Пүчинкәсенә бу яктан юл салу ул әйләнгеч булып чыга, унбиш чакрым күтәртмә юл салып, асфальт белән түшәргә кирәк. Икенең берсе – яки моны эшләгән кешеләр ахмак, яки алар өчен бу күпер кеше күзеннән читтә салып акча эшләр өчен кирәк булган. Ни генә булса да, халык файдасына эшли торган кешеләр түгел.
Рәмис ЛАТЫЙПОВ.
Казан – Апас – Казан.
«ЗА КОРРУПЦИЮ» ,
Комментарии