Дуңгызлык

Дуңгызлык

Җитәкчеләр гади халыкны санга сукмый инде – моңа без күптән күнегеп беттек. Ә менә үз гражданнарын тупас рәвештә рәнҗетү, милеген тартып алырга омтылуы күңелләрдә табигый ризасызлык уята.

Шундый мисалларның берсе бу көннәрдә Тукай районында күзәтелә. Чаллы янындагы «Тупыллар» («Тополя») бакчачылык җәмгыятенә илтүче бердәнбер юлны «Кама Беконы» ширкәте ябып куйган. Трассадан юлга төшә торган урында тимер баганалар утыртканнар һәм экскаватор белән тирән канау казыганнар. Көзге яңгырларда бу киртәләрне кырдан урап узарлык түгел.

Эш шунда ки – 544нче бакча участогын берләштергән биләмә әлеге компания җирләре уртасында, утрау булып урнашкан. Юлга да «Бекон» хуҗа. Аны кисәк ябуны компаниядә «бакчачылар безгә Африка дуңгыз чумасын кертергә мөмкин», дип аңлатканнар. Янәсе, куркынычсызлык чарасы гына бу, түзегез, юл безнеке, теләсә нәрсә эшләргә хакыбыз бар. Тик бакчачылар башкачарак фикердә шул: дуңгызчылык бизнесы аларның 34 гектар җир кишәрлегенә кул суза, дип чаң сугалар.

Мәгълүм булганча, хәрам ит җитештерә торган агрохолдинг соңгы елларда актив рәвештә үз биләмәләрен киңәйтә. «Тупыллар» тирәсендәге 116 гектарны алар моннан дүрт ел элек хосусыйшатырган. Җир белән бергә юлны да сатып җибәрүне Тукай районы хакимиятендә «ялгышлык киткән» диләр. Һәм хәзер инде аны бер нишләтеп тә булмый, дип, җилкәләрен генә селкетәләр. Асылда бу җирле түрәләрнең килеп чыккан низагтан читләшергә тырышуын гына түгел, ә турыдан-туры кем ягында булуын да күрсәтә.

Кануни яктан караганда, компания бакчачыларга хәтта үз юлыннан да машинада йөрүне чикли алмый. Чөнки хокук фәнендә «публичный сервитут» дигән төшенчә бар – бердәнбер юлдан бөтен халык та файдалана алырга тиеш. Тик моны дәлилләү өчен бакчачыларга суд юлын таптарга кирәк булачак. Хөкем карары чыкканчы, күпме сулар агып китәр дә, күпме күз яшьләре агар. Аңарчы йә ишәк үлә, йә Хуҗа. Түземлеге җитмәгән кеше, төкереп, бакчасын шул алпавытларга сатып та җибәрер.

Гомумән, «Кама Беконы» һәм әлеге ширкәтне үз эченә алган «Агросила Групп» холдингыннан Чаллы шәһәре, Тукай районы халкы соңгы вакытта еш зарлана. Дуңгызчылык һәм кошчылык комплексларыннан килгән искә түзәрлек түгел, әле, җитмәсә, тиресне кырларга чыгарып тараталар, диләр. Татар авылларына терәп, яңа комплекс төзергә җыенулары да моннан бер ел элек зур җәнҗал куптарган иде. («Дуңгыз фермасын төзетмибез!», «Безнең гәҗит», №47, 25нче ноябрь, 2015). Ул вакытта Калмаш авылы халкы үз мәнфәгатен яклап чыга алды. Әмма күз алдында акча гына күргән бай абзыйлар үз максатларыннан чигенергә җыенмыйлар, чучка үрчетә торган селекция үзәген күрше Минзәлә районында салмакчылар.

Дуңгызлык дими, моны ни диярсең?

Сәйдулла КУТУШЕВ

Комментарии