Республика белән федераль үзәк арасындагы шартнамәгә – 10 ел

Республика белән федераль үзәк арасындагы шартнамәгә – 10 ел

Ун ел элек, 2007нче елның 26нчы июнендә, Татарстан белән федераль үзәк арасында вәкаләтләрне бүлешү турында шартнамә кабул ителгән иде. Ун елга төзелгән килешүнең мөддәте 24нче июльдә чыга.

Хәзерге вакытта яңа килешү төзү яки элеккегесен озайту турында Татарстан парламентында сүз күтәрелми, дигән Дәүләт Шурасының комитет рәисе урынбасары Рафил Ногманов InKazanга.

22нче июнь көнне Татарстан парламентында булган утырышта да шартнамә турында сүз дәшмәделәр. Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларның килешү турындагы сорауларына җавап бирергә ашыкмый.

Күптән түгел Татар иҗтимагый үзәге Русия Президенты Владимир Путинга мөрәҗәгать юллады. Хатта федераль үзәк һәм Татарстан арасында вәкаләтләрне бүлешү турында яңа килешү төзү тәкъдим ителә. ТИҮ вәкилләре әлеге мәсьәләне күтәреп май ахырында пикетка да чыккан иде. ТИҮ рәисе Фәрит Зәкиев яңа шартнамәдә Татарстанга халыкара элемтәләрдә киң вәкаләтләр бирелүне, тышкы икътисади эшчәнлекләрне үзенә алып бару хокукы танылуны, үз дәүләт банкы кору хокукы, җир һәм аның байлыкларын файдалану хокукы бирелүне, Татарстанга бар салымны үзенә җыеп, Мәскәүгә бары тик елга бер тапкыр билгеле бер күләмдә акча түләү хокукы бирелү, республикага мөстәкыйль мәгариф системасы кору хокукы танылу кебек маддәләрнең кирәклеген әйтте.

Русия Думасы депутаты Марат Бариев исә «Азатлык»ка бу шартнамәнең Татарстанга күп мөмкинлекләр тудыруы хакында белдерде. «Безне шартнамәне озайту мәсьәләсе бик борчый. Әлегә без уйлашабыз, фикер алышабыз, вазгыятьне анализлыйбыз. Билгеле, бу эшләр республика җитәкчелегеннән башка эшләнми. Фикерләрне туплап бетергәч, һичшиксез мондый килешүгә чыгачакбыз, әмма яңа килешү нинди булыр, монысын әлегә әйтүе кыен. Монда күп көчләр катышкан, республика ягыннан да, Русия җитәкчелегеннән дә. Мондый шартнамә Татарстан өчен күп мөмкинлекләр ача. Без күп еллар шартнамәле бердәнбер төбәк булдык. Бу эшне дәвам итәргә кирәк», – диде Марат Бариев.

«Татар һәм башкорт тарихчылары кирәкмәгән нәрсә өчен көрәшеп ята»

Казанда тарихи татар авылларын фәнни өйрәнүгә багышланган матбугат очрашуы үтте. Анда катнашкан тарихчы Дамир Исхаков татар һәм башкорт галимнәренең якын киләчәктә уртак фикергә килеп эшләсенә ышанмый. Бу мәсьәлә сәяси яссылыкта хәл ителергә тиеш, ди ул.

Узган ел Татарстанның Актаныш районы, Такталачык авылына башкорт милли хәрәкәте вәкилләре килеп, шушы авылда туып-үскән Мутиннар утарында тантаналы рәвештә истәлек тактасы урнаштыруы, каберләренә таш кую ниятләре гауга белән тәмамланган иде. Шушы вакыйга – татар һәм башкорт тарихчылары арасындагы киеренкелекне сурәтләгән мисалларның берсе генә.

Гомумән, башкорт галимнәренең Татарстанның көнчыгыш районнарына игътибары зур. Бу татар җәмәгатьчелегендә сораулар тудыра. Татарны өйрәнүче тарихчылар сүзләренчә, алар күп еллар Казан тирәсендәге зур шәһәрләр, Зөя утравын, Болгар шәһәрен өйрәнү белән мәшгуль. Шунлыктан Татарстанның көнчыгыш районнарына игътибар аз, ди тарихчы Дамир Исхаков.

«Башкортстан җирендә урта гасырлар буенча китап чыгардык. Ул Башкортстан галимнәренә ошамады. Билгеле, бу республикада 1,5 миллион татар яши. Бу төбәк ныклап өйрәнелергә тиеш. Соңрак Урал, Себер һәм Алтай якларын да тикшерергә кирәк. Татарстан галимнәренә Башкортстанга барып керергә бик авыр. Әгәр без анда берәр тикшерү эше оештыра башлыйбыз икән, алар безгә «ник безнең эшкә тыгыласыз» диләр. Галимнәргә, эшләгән вакытта бер-берсенә комачауламас өчен, федераль дәрәҗәдәге карарлар кирәк. Бу мәсьәләне сәясәтсез хәл итеп булмый. Башкорт тарихын язганда андагы галимнәр татар төшенчәсен бөтенләй төшереп калдыра. Безгә уртак фикергә килү бик авыр булачак. Алар эшли торган концепция уңышлы түгел. Зәки Вәлидинең туганлык концепциясе безнең бүгенге эшләрдән күпкә яхшырак булган. Ул безгә караганда акыллырак тарих язган. Хәзерге башкорт галимнәре бу өйрәнүләрне күрмәмешкә сабышып, читтә калдыра», – ди Дамир Исхаков.

Бу фикер белән галим Альберт Борһанов та килешә. «Башкортстанның дәүләте дә, галимнәре дә Татарстанның көнчыгышын безгә караганда күпкә яхшырак өйрәнә. Моңа зур финанслар бүленә. Бездә исә Көнчыгыш Татарстанны өйрәнүгә грантлар бирелми. Үзең аннан-моннан акча табып өйрәнергә рөхсәт, ә мөмкинлек бирегез дисәң, җитәкчелек, зур галимнәр «бу тема актуаль түгел» ди дә сөйләшүне тәмамлый. Әмма бу мәсьәлә бик актуаль һәм каршылыклы. Якындагы 10 елда финанс булса, көнчыгыш төбәк өйрәнелеп бетеләчәк һәм башкортлар белән бернинди проблема булмаячак. «Западная Башкирия» дигән бер китап чыкты. Анда бөтен авылларны башкорт авыллары дигәннәр. Чынлыкта без башкортлар белән кирәкмәгән нәрсә өчен көрәшеп ятабыз. Билгеле булганча, ногай компоненты дигән төшенчә бар. Анда ногайлар да, башкортлар да, татарлар да кергән, шуны өйрәнергә кирәк. Башкорт галимнәре зур финанслар алып, җиң сызганып Татарстан көнчыгышын өйрәнгән арада, безнең археологлар Казаннан еракка барырга яратмый. Зөядә, Болгарда эшләве җиңелрәк, чатырлар корырга кирәкми. Бездә дә дәүләт тарихны өйрәнергә азмы-күпме акча бирә, әмма ул төгәл көнчыгышны өйрәнү программаларын булдыру өчен тотылмый. Бу финанслар кая китәдер – анысын җитәкчелектән сорарга кирәк», – ди Борһанов.

Гадел ГАЛӘМЕТДИН

Татарстанда никахлар саны кими, аерылышулар арта

Татарстанда соңгы 20 ел эчендә халык саны берникадәр артуга карамастан, рәсми язылышып гаилә коручылар саны 32 процентка кимегән. Татарстан Министрлар кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы Альбина Шәвәлиева «Татарстанның милли-төбәк шартларында гаилә институтының тотрыклылыгы» фәнни-гамәли конференциясендәге чыгышында шундый мәгълумат китерде.

«Бүген илдәге һәм аерым алганда Татарстандагы гаилә һәм демография торышы безгә ошап бетми. Балалар азрак туа, яңа туган сабыйларның саны быел узган елгыга караганда 70 меңгә кимрәк. Гыйнвардан майга кадәр вакыт аралыгында Татарстан халкы нибары 173 кешегә генә арткан. 1990нчы еллар ахырында балалар бик аз туган һәм хәзер без моның нәтиҗәсен күрәбез», – дип билгеләп үтте ул.

«Икенче начар күренеш – аерылышулар күп. Рәсми теркәлгән гаиләләр саны әкренләп кими бара. 2016нчы ел нәтиҗәләренә карасак, 2015нче ел белән чагыштырганда аларның саны 16 процентка кимегән. Һәм мондый үзгәрешләр бөтен Русия буенча күзәтелә», – дип өстәде Шәвәлиева.

Бу тикшеренүләр вакытында катнаш никахлар мәсьәләсе караламы, андый гаиләләр еш таркаламы – белеп булмады, чөнки Шәвәлиева, кунакларны озатырга кирәк, дигән сәбәп белән, «Азатлык» биргән сорауга җавап бирүдән баш тартты.

Шулай да республиканың кайбер районнарында катнаш никахлар буенча исәп алып барыла икән. Мәсәлән, Түбән Кама районы ЗАГС идарәсе башлыгы Бэлла Махотина «Азатлык»ка бер милләт кешеләре арасында корылган гаиләләр һәм катнаш никахларда булган аерылышулар статистикасы махсус алып барыла дип аңлатты.

«Без моны тикшердек. Урыс парлары, татар парлары һәм рус-татар кешеләре арасындагы никахларның никадәр тотрыклы булуын белергә теләдек. Нәтиҗәсе минем өчен көтелмәгән булып чыкты. Иң күп аерылулар саны – урыс парлары арасында, икенче урында – катнаш никахлар, өченче урында – татарлар», – дип сөйләде ул. Түбән Кама районында катнаш никахлар саны якынча 20 процентны тәшкил итә икән. «Гаилә корганда милләт мәсьәләсе бик мөһим – һәркемнең үз гореф-гадәте, дине, озак еллар буе оешкан яшәү рәвеше. Әлбәттә, моны искә алырга кирәк. Ләкин «катнаш никахка керергә кирәкми» дигән сүзне мин беркайчан да әйтмәячәкмен», – диде ул.

Белгечләр ачыклаганча, хәзер яшьләр бик иртә өйләнешергә ашыкмый. Элегрәк кызлар 25 яшькә кадәр кияүгә чыгып калырга тырышса, соңгы елларда кияүгә чыгучыларның уртача яше 25тән артып китә. Егетләр исә 30 яшьләре тулмыйча өйләнми. Беренче балаларын да кызлар соңрак таба башлаган – уртача 25-29 яшьтә. Соңгы егерме елда Татарстанда халык саны бераз артып барса да, никахлар саны 32 процентка кимегән. Тагын бер гадәти булмаган күренеш – баланың әтисен ачыклау очраклары 146 процентка арткан. «Бу саннарга карап, без хәзер гаилә һәм никах институтының форма ягыннан зур үзгәрешләр кичерүен күрә алабыз. Чирек гасыр эчендә парсыз яшәүне өстенрәк күргән русиялеләр саны өч мәртәбә арткан», – дип белдерде Альбина Шәвәлиева.

Белгеч сүзләренчә, дәүләт төрле икътисади чаралар аша бала туу санын арттырырга тырыша. Декрет яллары бирү, пособиеләр кертү аркасында 1980нче еллар ахырында халык күпләп арта башлаган. Соңрак ана капиталы түли башлау да шундый нәтиҗә биргән – 2007нче елдан башлап, илдә туучы балалар саны кискен арткан.

Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге җитәкчесе Флүрә Илдарханова да кызыклы гына саннар китерде. «Без халык арасында сораштыру уздырдык. «Татарстанда яшәүче гаилә тотрыклы булсын өчен нинди чаралар күрергә кирәк?» – дип сорадык. Җавап бирүчеләрнең күпчелеге матди якның тотрыклы булырга тиешлеген әйтте. Яшьләрнең 44 проценты – «фәкыйрьлек белән көрәш, яшь һәм ярлы гаиләләргә матди ярдәм күрсәтү», 32 проценты, халыкның мәдәни тәрбиясен арттыру кирәк, дип саный, шул ук сандагы кеше яшьләрнең никахка җаваплы караулары мөһим, ди. 23 проценты гына, яшьләрне өлкәннәргә, милли һәм гаилә гореф-гадәтләренә хөрмәт белән карарга өйрәтергә кирәк, дип җавап биргән.

Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, укучылар мәктәп программасына гаилә турында фән кертүне сорый. Бу тәкъдимне Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева да яклады. «Элек бу фән «Гаилә тормышы этикасы һәм психологиясе» дип атала иде. Хәзер – фамилистика яки «Гаилә кору». Ничек аталса да барыбер, әмма мәгънәсе шул килеш кала – ул фән безнең балаларыбызга бәхетле булырга ярдәм итәргә тиеш. Аларны тулы һәм тату, аңлашу хөкем сөргән гаиләдә яшәргә өйрәтергә кирәк», – дип ышаныч белдерде Фазлыева. Татарстан Фәннәр академиясенең гаилә һәм демография үзәге Мәскәү белгечләре белән шундый дәреслекне яза да башлаган икән.

Ә менә Актаныш районында гаилә дәресләрен ЗАГС хезмәткәрләре үзләре оештырган. ЗАГС бүлеге мөдире Гөлфинә Мөхәммәдиева бу дәресләр аерылышуларны булдырмаска ярдәм итә, ди. «Безнең ЗАГС бүлеге каршында гаилә мәктәбе дәресләре оешты, анда психологлар, дин әһелләре катнаша. Яшьләр бик теләп йөриләр», – дип сөйләде ул.

Алсу ӘХМӘТ

Алданган дольщиклар Татарстан мөфтиенә мөрәҗәгать итә

Казандагы МЧС торак бистәсендәге йортларда фатирлы булабыз, дип акча кертүчеләр (дольщиклар) исеменнән Булат (фамилиясе язылмаган) исемле кеше Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллинга хат язган.

Хатның «Азатлык»ка җибәрелгән нөсхәсендә автор әлеге проблеманың чишелешенә өмет белдерә. «Мөселман төбәкләрен, бигрәк тә Татарстанны, данлыклы Казанны безнең кебек алданган гади халык бизәми, дип уйлыйм. Аллаһы Тәгаләгә юнәлгән һәм битараф булмаган барча халыктан изге догалар өмет итеп калам», – дип яза Булат.

Хат авторы Камил Сәмигуллинны МЧС торак бистәсенә кунакка чакыра. «Комплекс тирәсендә бергә намаз укып, безнең йортларны уңышлы төзеп бетерүгә догалар багышласагыз, йөзләгән халыкның күңеленә өмет өстәү булыр иде», – ди Булат.

МЧС торак бистәсе «Фон» төзелеш ширкәте тарафыннан төзелә башлаган иде. Комплекс 2299 гаиләне фатирлы итәргә дип планлаштырылган биш зур йорттан тора. Бу йортларга 2011нче елда нигез салынды, 2013-2014нче елларда алар барысы да кулланылышка тапшырылырга тиеш иде.

Комментарии