- 27.06.2013
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2013, №25 (26 июнь)
- Рубрика: Архив
Азнакай районында сувенир курчаклар ясауны җайга салган Галина Герк хакында узган санда гына язган идем. Әлеге район бу курчаклар белән генә түгел, Актүбәдә ясалган сувенир уенчыклары белән дә данлы. Галина ханым үзе үк: «Безнең курчаклар Актүбәнеке кебек үк брэнд түгел әле, алар бит инде күптән шөгыльләнә, шуңа күрә аларны күбрәк кеше таный», – дип әйткән иде. Бер караганда, конкурентыңны шулай мактап, зурлап утыру гайре табигый хәл кебек тоелса да, Галина Альвисовнаның шундый киң күңелле булуы аны безнең күзалдында тагын да югары күтәрде. «Актүбә уенчыгы» ширкәте директоры Илсөяр Сәлахова – минем укучым. Ул бу эшкә миңа кадәр үк тотынды һәм аның уңышларына куанып яшим. Аның кебек үк тырыш, талантлы укучыларым бик күп минем», – ди Галина ханым.
КАТЛАУЛЫ ГАДИ ХЕЗМӘТ
Илсөяр апа Сәлахова Азнакай районында милли сувенирлар ясауны башлап җибәргән, үстергән, җәелдергән шәхес булуы өстенә, Актүбә сәнгать мәктәбе директоры да. Алдан хәбәр иткәнгә, ул безне мәктәптә көтеп тора иде инде. Баксаң, сувенирларны да шушы мәктәпнең соңгы катында гына ясыйлар икән.
Илсөяр апа безгә, уенчык ясау серләрен ачып, экскурсия үткәрде.
– Эш менә монда башлана, – ди ул, беренче ишекне ачып. – Без бу бүлмәне «литейка» дип атыйбыз. Биредә уенчык ясау өчен измә ясала, ул формаларга тутырыла һәм катырыла. Аны формадан зур саклык белән генә чыгаралар. Сак булмасаң, уенчыкның берәр урыны кителеп төшәргә һәм бу файдасыз товар булырга мөмкин. Алай гына да түгел, күпме материал әрәм була дигән сүз, димәк, зыянга да кайтып кала. Бу бик тузанлы, пычрак эш билгеле. Уенчыкларны ясауда без гипс файдаланабыз, шуңа күрә җитештергән продукциябез арзангарак чыга.
Шул бүлмәдә уенчыкны формадан чыгаруны озак кына карап тордым. Нишләптер, балачакта, комлыкта уйнаганда, ташбаканы тигез төшерә алмый тилмерүем күзалдына килде. Аның баш өлеше гел формага ябышып кала иде. Монда да уенчыкның берәр почмагы шулай ябышып калса… бу сиңа комлык кына түгел шул.
Икенче бүлмәдә формадан чыгарылган уенчыкларны тигезлиләр, шомарталар, матурлыйлар икән.
– Эшләгәндә, көненә 10-12 уенчык чистартам, – ди шундагы эшче хатын-кызларның берсе. – Көне буе эшләмибез, чөнки графигыбыз ирекле. Вакытың булса – кил дә эшлә. Эшләгән уенчыкларга карап акча алабыз. Чистартылган уенчыкка һәркем үз номерын суга, шуңа карап хезмәт хакы түләнә дә.
Өченче бүлмәдә уенчыкларны буйыйлар. Әзер продукция шкафларга тезелгән – кибәләр. Аннары алар тартмаларга тутырыла. Егет янәшәсендә чәк-чәк тотып басып торучы кыз сыны «Русиянең иң яхшы 100 товары»ның берсе. Универсиадага әзерләнгән сувенирлар каталогында да бар ул. Бәясе – 500 сумнан башлана. Ни өчен «башлана» дим, чөнки базар икътисады чорында бу сувенир теләсә-кайда төрлечә «бәяләнергә» мөмкин.
«СПЕКТАКЛЬЛӘРДӘН СЮЖЕТЛАР ЭЗЛИМ»
– Илсөяр апа, сувенирларыгыз ничә сумнан сатыла?
– Төрлесе бар. Бәяләр 270-550 сум тирәсендә тирбәлә. Кибетләр үз бәясен дә өстәп сата, билгеле. Хәзер менә яңа төр продукция чыгарабыз: тәлинкәгә менә шулай итеп рәсем төшерә башладык, – ди ул, тәлинкәне кулына алып.
– Эшли торган бүлмәләрегез бигрәк аз икән. Дөнья буйлап таратыла торган шундый матур сувенирлар ясау өчен өч бүлмә генә дә җитәдер дип күзалдына да китереп булмый… Бу эштә барысы ничә кеше хезмәт куя, Илсөяр апа?
– Утызлап. Аларның күбесе өйдә генә эшли инде. Инвалидлар яки инвалид балаларның әти-әниләре өчен бу бик кулай. Азнакайда филиалыбыз урнашкан, анда да эшчеләр бар. Курчакларның күбесе монда түгел, ә эшчеләрнең өендә буяла.
– Нинди буяу белән буйыйсыз?
– Элек эмаль белән буйый идек, хәзер гап-гади майлы буяу белән буйыйбыз да, эмаль белән каплыйбыз гына.
– Эшчеләрне ничек сайлап аласыз? Аларны эшкә үзегез өйрәтәсезме, әллә инде сынлы сәнгатьтә, рәссамлыкта азмы-күпме тәҗрибә сорыйсызмы?
– Юк, безгә килгәндә ниндидер тәҗрибә булу кирәкми дә. Инде еллар дәвамында эшкә өйрәтүнең үз методикасын уйлап чыгардык. Кеше килеп эшләп карый, булдыра аламы, юкмы – карыйбыз… Без бу уенчыкларны ясауны шулкадәр гадиләштердек ки, куллары «урынында» булган кешеләрнең барысы да бу эшне эшли аладыр кебек. Тырышкан, эшләргә теләгән кеше барын да булдыра. Әле бүген генә кызыма берничә уенчыкны күрсәтеп, һәр уенчыкның үзенчәлекләре булуын күрсәтеп тордым. Барысы да бер үк формадан чыкса да, эш ахырында алар бер-берсеннән бик аерыла. Һәр уенчыкта буяучының «почергы» укыла. Кызым балачакта йөзү белән шөгыльләнгән иде, аның тренеры хәзер эшеннән китеп, өендә шушы курчакларны буяу белән шөгыльләнә башлады. Ул әле 4-5 ай гына шушы эшне башкарса да, ни гаҗәп: бу эштә иң яхшы осталарның берсе булып чыкты. Кешенең эчендә иҗатка омтылыш яшәгән, аның рәссамлыкка сәләте зур булган һәм хәзер генә ул аны ача алган дип аңлыйм. Әнә шундый кешеләрне табуыбыз – үзе үк зур байлык. Кемгәдер бу эш бик тиз бирелә, кемгәдер еллар белән килә.
– Ә шушы уенчыкларның формаларын кем ясый?
– Үзем дә ясыйм, ирем дә. Бу бит безнең гаилә бизнесы. Үз остаханәм бар. Сюжетларны озак вакыт уйлап йөрим. Идея, тематика, фигураларын… Татар спектакльләреннән, әйтик, менә «Зәңгәр шәл»дән бик күп сюжетлар алдым. «Әлдермештән Әлмәндәр»дән дә сувенирлар күп ясалды.
– Аена күпме уенчык ясыйсыз?
– 500-700 данә була. Заказга да карый инде ул. Заказлар булмаса да ясыйбыз, запаслап куябыз. Эш туктап тормый. Кул белән эшләнгән әйбер, юкса 500 данә дигәнем бик аз булып тоеладыр.
КУЛ ЭШЕНДӘ – КҮҢЕЛ ҖЫЛЫСЫ
«Актүбә уенчыгы»ның директоры – Равил Рәфкать улы Нуруллин булуына соңыннан гына игътибар иттем. Аның хатыны Илсөяр апа Сәлахова исә – бу эшкә нигез салучы.
Игътибар итегез: беркем дә ниндидер эш белән бер дә юктан шөгыльләнә башламый. Язмыш сине барыбер киләчәккә әкренләп әзерли, берәм-берәм нигез ташларын хәстәрли. Илсөяр апага да бу эш еллар бүләге булган.
– Әти бик талантлы иде минем. Рәсемнәр, кулдан сыннар да ясый, төсләрне сайлый белә, матур итеп буйый иде. 8нче сыйныфта укыганда, рәсем ясый белүемне күреп, мине мәктәп стендлары ясауда катнаштыра башладылар. Шунда укытучым күреп алып: «Сиңа Лениногорскига барып, сәнгать буенча укырга кирәк», – диде. Киңәшне аяк астына салмадым: бардым, укыдым. Мәктәптә эшли башладым. Һөнәрем буенча рәсем һәм сызым укытучысы бит мин. Мәктәптә эшләгәндә үк сәнгатькә, иҗатка омтыла идем. Аннары мине балалар бакчасына чакырдылар, аларга балчыктан сыннар ясарга өйрәтүемне сорадылар. Менә шуннан курчаклар әвәли башладым. Ирем күреп алды да, алга таба эшләргә рухландырды, илһамландырды.
«Дымковские игрушки»ны беләсездер. Әнә шул курчакларга карап, нишләп әле шулай итеп татар уенчыклары ясамаска, дип, эшкә тотындым. Иң беренче эшләремнән күргәзмә ясадым. Аларны күрсәтергә һәм бәяләргә әбиләрне чакырып керттем. Әбиләр шул чакта исләре китеп, эшләгән эшләребезгә шаккатып, безне мактаган иде. Мин аны күз яшьләрсез искә дә ала алмыйм, – ди Илсөяр апа күзләренә яшь тулып.
Иң беренче уенчыклар белән бүгенгесен, чыннан да, чагыштырып та булмый: аерма – җир белән күк арасы. Элеккеләре гел кулдан ясалган булса, хәзер формалар эшкә җигелә. Элеккеге керамика урынына – бүген гипс.
– Элеккеге уенчыкларда күңел җылысы күбрәк иде, – ди Илсөяр ханым, әле бүген генә ясалган курчакка төбәлеп. – Кулдан ясалган һәр әйбердә җан җылысы бар инде ул, боларда да бит кул эше күп. Бу курчаклар ничә кешенең кулыннан уза, никадәр кешенең күз нуры түгелә бит аларга. Шулай да, элеккеләрендә кулдан эшләнү өлеше күбрәк иде. Алар бүгенге кебек нәфис булмаса да, башыннан ахырына кадәр үзем ясагангамы, алардан җылылык бөркелеп тора кебек иде. Мин инде хәзер рәссам, сынчы гына түгел, икътисадчы, менеджер да…
Әңгәмәдәшемнең күңеле нечкәрүен күреп, уйлары белән үткәннәрне айкавын чамалап, балачагы турында сорау бирәм:
– Балачакта уенчыкларыгыз күп идеме?
– Без Вологда өлкәсендә яшәгәндә, анда пленга алынган немецлар бар иде. Аларны соңрак, 1964-1965 елларда, Германиягә китәргә мәҗбүр иттеләр. Алар киткәндә, безгә тартма-тартма уенчыклар, бик күп курчаклар калдыралар иде. Тайга, тимер юлның иң соңгы ноктасы бит инде Вологда…
– 20 ел буе эшлисез һәм көннән-көн матуррак сувенирлар ясыйсыз, камилләшәсез…
– Бездән хәзер башка милләт вәкилләрен дә ясауларны сорыйлар. Русларны, башкортларны, мәсәлән. Безнең юнәлеш бик перспективалы. Кытайдан башка конкурентларыбыз да юк. Анда эшләнгән уенчыклар арасында хәтта минем сюжетлар да бар, мин бервакыт күргәч шаккаткан идем. Хәйләкәр халык: фотога төшерәләр дә, тегендә эшләтәләр күрәсең.
«Актүбә уенчыгы» сувенирлары – Азнакайны гына түгел, бөтен милләтебезне танытучы байлык. Ул безнең республикага килгән иң дәрәҗәле кунакларга бүләк ителгән һәм бу сувенир хәтта Билл Клинтонда да бар. Ак йорттан аны бәяләп, рәхмәтләр әйтеп, Азнакайга хат та килгән икән.
Илсөяр апа Сәлахова кебек горурланып сөйләрлек ханымнар безнең милләттә күп булсын иде. Талантлы, кул эшләренә бай, һөнәрле бит ул безнең халык!
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
Казан-Азнакай-Актүбә-Казан.
Комментарии