- 27.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №08 (21 февраль)
- Рубрика: Архив
Борынгы архитектура һәйкәле булып саналучы Кышкар мәчетен (Арча районында) 1774нче елда сәүдәгәр Баязит бине Госман әл-Кышкарый төзетә. Әби патша указыннан соң салынган мәчетләрнең өченчесе була ул. Совет чорында барлык гыйбадәт йортларына кагылган афәт Кышкар мәчетен дә читләтеп үтми – 1930нчы елда манарасы киселеп, җидееллык мәктәп итеп үзгәртелә. Соңрак ашлама, агу склады булып та хезмәт итә. 1989нчы елда инде тәмам хәрәбәгә әйләнгән ике катлы әлеге таш мәчетне торгызу эшләре башлана. 2002нче елның сентябрь башында Кышкар мәчете бинасына Татарстан Мәдәният министрлыгының «тарихи биналарны торгызу» программасы нигезендә реставрация үткәрелеп, әлеге тарихи һәйкәл яңадан халыкка кайтарылды.

Комментарии